news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Президент Аппараты хезмәткәрләренең беренче интеллектуаль уенында җиңүчеләр ачыкланды

КФУның Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» турниры узды.

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). ТР Президенты Аппараты хезмәткәрләре арасында беренче тапкыр «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» турниры оештырылды.

«Командалар үзләренең яхшы әзерлектә булуын күрсәтте, бер генә сорау да җавапсыз калмады. Күпләрнең яраткан уены анда катнашучылар арасында зур кызыксыну уятты», – диде уенны алып баручы – ТР Брейн-клубы директоры Владислав Усанов.

Турнирда Президент Аппаратының дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсенең баш киңәшчесе Альберт Дирзизов җитәкчелегендәге дүрт бүлекчәдән торган җыелма команда җиңүче дип табылды. 

news_right_1
news_right_2
news_bot