news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Президент Ан-148 очкычында һәлак булган Екатерина Насырова гаиләсенә ярдәм итүне йөкләде

Рөстәм Миңнеханов Екатерина Насырова гаиләсенә матди ярдәм күрсәтүне йөкләде.

Президент Ан-148 очкычында һәлак булган Екатерина Насырова гаиләсенә ярдәм итүне йөкләде
Рамиль Гали

(Казан, 13 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ан-148 катастрофасында һәлак булган Екатерина Насырова гаиләсенә ярдәм итүне йөкләде. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итә.

2018 елның 11 февралендә Ан-148 пассажирлар самолеты Мәскәүдән Орскка таба очып чыккач, Мәскәү өлкәсендә һәлакәткә юлыкты. 65 пассажир һәм 6 экипаж вәкиле һәлак булды. Авиакатастрофа корбаннары арасында Екатерина Насырова да бар. Ул Казанда туган һәм бер ел элек Мәскәүгә күчкән булган.

Рөстәм Миңнеханов Екатерина Насырова гаиләсенә материаль ярдәм күрсәтүне йөкләде.  

news_right_1
news_right_2
news_bot