Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Президент Алинә Заһитованы Олимпиадада көмеш медаль яулавы белән котлады
Рөстәм Миңнеханов татарстанлылар һәм шәхсән үз исеменнән спортчыга яңа җиңүләр теләп калды.
(Казан, 13 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фигуралы шуучы Алинә Заһитованы Пхенчхандагы кышкы Олимпия уеннарында фигуралы шуучыларның командалы ярышларында көмеш медаль яулавы белән котлады.
Республика лидеры котлау телеграммасын шулай ук спортчының остазына – фигуралы шуу буенча Россиянең атказанган тренеры Этери Тутберидзега да юллады, дип хәбәр итә Татарстан Президентының матбугат хезмәте.
«Хөрмәтле Этери Георгиевна, кадерле Алинә! Сезне Пхенчхандагы XXIII кышкы Олимпия уеннарында команда турнирында Алинә Заһитованың искиткеч чыгышы белән тәбрик итәм. Алинәнең нәсел тамырлары Татарстаннан икәнлеген, фигуралы шуу спорты белән Әлмәт шәһәрендә шөгыльләнә башлавын белгәч бик куандым. Татарстанлылар һәм шәхсән үз исеменнән спортчыга яңа җиңүләр, уңышлар телим», - дип искәртте Татарстан лидеры.
Кичә 15 яшьлек Алинә Заһитова ирекле программада 158,08 балл (үз карьерасындагы иң яхшы нәтиҗә) җыеп, беренче урынны яулады. Нәкъ менә аның чыгышы Россия командасына көмеш медаль китерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз