Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Абхазия Президенты һәм Татарстан Рәисе Сухумда Диоскуров яр буен ремонтлау белән танышты
Абхазия Президенты Бадра Гунба һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кавказ иле башкаласы Сухумда Диоскуров яр буен ремонтлау барышы белән танышты. Бу хакта Абхазиянең «Апсныпресс» агентлыгы хәбәр итә.
Яр буенда өслекләрне чистарту һәм реконструкцияләүгә әзерлек эшләре алып барыла, дип билгеләп үтә басма.
Яр буеның бер километрдан артык озынлыктагы бу өлешен яңарту Татарстан акчалары хисабына башкарыла. Эшләрне 2026 елның 1 июненә кадәр төгәлләү күздә тотыла.
Яр буен ремонтлау 2025 елда башланган. Аны участокларга бүлделәр: Татарстаннан тыш, эшләр Башкортстан, Сухум аэропорты һәм Россиядә эшләүче абхаз эшкуарлары тарафыннан да финанслана.
Диоскуров яр буен ачу тантанасына аны тәртипкә китерү белән шөгыльләнүче төбәк, шәһәр һәм оешма җитәкчеләрен чакырырга ниятлиләр, дип билгеләп үтә «Sputnik Абхазия» агентлыгы.
Рөстәм Миңнехановның Абхазиягә эш сәфәре белән килгән «Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткән иде. Аны Бадра Гунба каршы алды.
Видео: Апсныпресс мәгълүмат агентлыгы телеграм-каналы
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз