news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәчкәрәдәге борынгы ташлар ни сөйли - «Татарстан»

«Зөләйха күзләрен ача» фильмының беренче серия­сендә без күргән кадрлар биредә – Мәчкәрә авылының Беренче җәмигъ мәчетендә төшерелгән.

(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ», «Татарстан», Ольга Туманская). Без Мәчкәрәдә, Татарстанның иң борынгы җәмигъ мәчетләренең берсе янәшәсендә басып торабыз. Менә шунда басып торганда аңлашыла да инде: Кукмарадан ерак түгел генә урнашкан шушы авыл аша туристик маршрут, һичшиксез, үтәргә тиеш. Тарихка кагылып алырга теләүчеләр өчен, нәкъ менә тотып карарга.

КҮЗЛӘРНЕ АЧАБЫЗ

– Әйдә, барысын да керт! Тиз бул! – дип кычкыра Кызыл армия солдаты.

…Күп тә үтми, мәчетнең гөмбәзле залында дога укыган тавышлар ишетелә башлый. Һәм такта идәнгә зур балта белән чапкан тавыш колакны яра.

– Ә нишләп алар аяк киемнәрен салдылар? – дип со­рый мылтык тоткан егет иптәшеннән.

– Мәчеттә шулай тиеш.

– Хәзер абзар бит инде бу…

– Киребеткәннәр!

«Зөләйха күзләрен ача» фильмының беренче серия­сендә без күргән кадрлар биредә – Мәчкәрә авылының Беренче җәмигъ мәчетендә төшерелгән. Ничек кенә кызганыч булмасын, фильм әлеге гаҗәеп урынның тарихын ничек бар, шулай кабатлый.

Фильмда мулла ролен Мәчкәрә авылының хәзерге мәчетенең имамы, Кукмара районының аксакаллар шурасы рәисе Мөнир хәзрәт Йосыповка уйнарга туры килгән. Ул бүген безнең гидыбыз.

– Әни белән беренче тапкыр шушы мәчеткә кергәндә, миңа биш яшь иде – мондагы ярымтүгәрәк матур баскычны әле дә хәтерлим! Бер кадаксыз эшләнгән иде ул. Озак вакытлар мәчеттә колхоз амбары булган, аннан соң инвентарь, ашламалар саклаганнар, – дип, балачак хатирәләре белән уртаклаша Мөнир хәзрәт. Ул безгә чүкеп ясалган борынгы ишекне ача. Аның сүзләре рас килә – икенче катта ындыр табагыннан калган эзләр саклана әле. Ә инде гыйбадәт кыла торган зур залда бераз җимерелә башлаган түшәмә астыннан бодай бөртекләре табып алам. Ничә еллар ята икән инде болар биредә?

Мәчкәрәдәге Беренче җәмигъ мәчете 1791 елда ул вакыттагы танылган эшкуар Габдулла Үтәмешев акчасына төзелгән. Беренче намаз ике елдан соң укыла.

Чүкеп ясалган ишекләр артында ниләр бар соң? Бу урынның фотоларда сакланып калган тарихы. Зур булмаган стендка куелган фотолар арасында – Мәчкәрәнең борынгы күренеше, ерактан анда мәһабәт мәчетне дә шәйләргә була. Янәшәдәге фотода исә бө­тенләй башка күренеш – мәчетнең ае да, манарасы да юк, тәрәзәләре буш, түбәсендә чүп үләне үсә. Гый­бадәтханә 1920 елда ябылган, 1940 елда манарасыз калган.

– 2005 елда мәчетне реставрацияли башлагач, күпләр манара нигә бик кыска дип сорады. Фотога карагыз – ул шундый булган бит. Тарихи дөреслек!

Кызганычка каршы, Мөнир хәзрәтнең хәтеренә уелып калган теге матур баскычны күрә алмадык – сакланмаган. Әмма гыйбадәт кылу залындагы коеп ясалган бизәкләрнең калдыклары бу урынның элек нинди матур булуы турында аннан да яхшырак сөйли. Баш очында, биектә – фигуралы гөмбәзләр. Штука­туркасы коелган урыннан түбәнең кирпечтән икәнен күреп алам! Элек зур‑зур бетон плитәләрдән башка да төзи белгәннәр.

Классицизмның башлангыч чоры, барокко эле­ментлары кушып төзелгән – тарихи архитектура белгечләре мәчетне шулай дип тасвирлый. Һәм бу гайбадәтханәнең республикадагы иң иске дини кир­печ корылмаларның берсе булуын да өстиләр. Әмма бер генә белешмәлектә дә сез биредә вакыт сулышын тоя, кояш нурларының ни рәвешле зәңгәр гөбәзләрдән кайта‑кайта төрле якларга чәчелүен күрә, аяк астында идән сайгакларының шыгырдавын ишетә һәм сезнең тавышларның тыныч кайтавазының заллар буйлап тәгәрәвен ишетә алмассыз.

ГАЛӘМ? ҺӘРНӘРСӘДӘ!

Бүген Мәчкәрәдә нибары 65 ихата, ә XIX гасыр ахы­рында биредә 130 булган. Гомумән, бу авыл беркай­чан да зур булмаган. Ә менә бер квадрат чакрымга исәпләгәндә, тарихи артефактлар саны артыгы белән куе. Алар танылган Үтәмешевләр нәселенең башлыгы – Туктар бабай улы Ишман исеме белән бәйле.

Әлеге тарих XVII гасыр уртасыннан башланып китә. Риваять буенча Ишман ул вакыттагы удмурт Мәчкәрә­сенә Бурбаш авылыннан күчеп килә. Ни өчен күчә дигәндә, тегендәгеләр белән сүзгә килә. Үзе генә күчеп килмәгән, хәтта Бурбашта төзегән агач мәчетне дә үзе белән алып килгән – сыерларга сөйрәтеп китерткән! Бик җитди, гайрәтле кеше! Нәселе дә шундый ук көчле булган.

Бу тарихны безгә Кукмара районы ягын өйрәнүче белгеч Фәрит Вәлиев сөйли һәм бер очтан Үтәме­шевләрнең утарын да карап чыгарга чакыра. Сүз уңаен­нан, утардан Җәмигъ мәчете бик яхшы күренә, мөгаен, бу яктан иң отышлы урындыр.

– Бу йортны Габдулла Үтәмешев төзегән. XVIII гасыр ахырында ул иң бай татар сәүдәгәрләренең берен­че бишлегенә кергән, – ди Фәрит Вәлиев. – Биредә, Мәчкәрәдә, тукыма мануфактурасына нигез салган, тукымалар җитештергән. Үзендә җитештерелгән ки­тайканы (мамык тукыманың бер төре – авт.) һәм ко­мачны хәтта Азиягә кадәр илтеп сата торган булган. Аның эшен улы Муса белән оныгы Исхак та уңышлы дәвам иткән – алар да беренче гильдия сәүдәгәрләре була. Алар сәүдә белән шөгыльләнгән, шул исәптән зәркан әйберләре дә саткан. XIX гасыр башында Үтәме­шевләр бакыр заводын арендага ала, гасыр ахырында исә сабын кайнату эшенә дә нигез сала, төзелеш белән шөгыльләнә башлый…

«Тирә-яктагы иң эре эшкуарларның берсе була ул, аңа байлыгы ягыннан да, юмартлыгы ягыннан да тиңнәр булмый, өстәвенә, тәкъвалыгы да көчле, фән һәм мәгърифәтчелек дип җан ата» – Габдулла Үтә­мешев турында Шиһабетдин Мәрҗани шулай дип язып калдырган. Безнең көннәрдә дә аны фабрикалар һәм завод­лар төзегән эре эшкуар гына түгел, ә мәчет һәм мәдрәсәләр салдырган хәйрияче буларак та искә алалар. Россия буйлап дистәләрчә мәчет, шул исәптән Казанның энҗесе булып санала торган «Иске таш» мәчете дә Үтәмешевләр ярдәме белән ачылган.

Аның Мәчкәрәдәге йорты 1826 елда төзелгән, ул бү­ген дә бик матур күренә әле. Йортның алгы ягы чиста, ак төстә, шул җирлектә зәңгәр йөзлекле тәрәзәләр елмая. Икенче катка агач баскыч буйлап менәсе. Эк­лектика стилендәге тере архитектура һәйкәлендә татар халык төзелеш сәнгатенең бизәкләрен дә табарга була. Йортның диварлары метрга якын калынлыкта, нигезе берничә метрга тирәнгә казылган. Гасырларга җитәрлек итеп төзелгән!

Өй каршында – гаҗәеп матур аллы‑гөлле чәчәкләрдән торган гөлбакча. Боларның барысына да карыйсың да менә‑менә баскыч буйлап Габдулла Үтәмешев төшәр дә чәйгә дәшәр төсле тоела. Әлбәттә, безне ул каршыламый, ә Мәчкәрәнең сәламәтлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәбенең дирек­торы урынбасары Фәния Галиәхмәтова каршы ала. Сүз уңаеннан, бу утарны балаларга сугыш вакытында ук биргәннәр, беренче итеп, Ленинград блокадасыннан кайткан балаларны урнаштырганнар. Бәлки, утарның варисларын сөргеннәргә озатылганнан соң, бу һәйкәл таланудан нәкъ шуның аркасында сакланып калган­дыр да… Нәрсә генә дисәк тә, бүген без, шөкер, әлеге утарны күрә, карый алабыз.

Әйе, Үтәмешевләр нәселенең язмышы, Исмәгыйль Үтәмешевнең хатыны (эре китап нәшрияты тоткан Мөхәммәтҗан Кәримов кызы) тәвәккәллеге булма­са, бик фаҗигале тәмамланырга да мөмкин булган. Ул үзләрен сөргенгә илтә торган эшелоннан балалары белән кача алган, шулай итеп, тормышын фаҗигагә әйләндергән шушы ил өчен ул улы Рөстәмнең гомерен

саклап калган. Киләчәктә Рөстәм космос, авиация һәм медицина техникасы өлкәсендә академик һәм зур белгеч булачак. Әйтергә кирәк, нәкъ менә ул Юрий Гагаринны галәмгә очышка әзерләү буенча төп эксперт һәм җаваплы кеше була. Бу турыда мин Мәчкәрәнең 2013 елда интернат-мәктәп хезмәткәрләре тарафыннан булдырылган музеенда ишетәм.

Музейга эләгер өчен, йортның биек баскычы буйлап икенче катка менәргә кирәк, һәм анда чын-чынлап та­рих белән очрашасың. Бер гасыр дәвамында шомарган баскычлар баскан саен җырлый, диярсең. Түшәмәләр, ишекләр, тәрәзәләр, хәтта җылыту системасы да – барысы да шул вакыттан бирле үзенеке калган. Җи­һазлары сакланмаган, әмма кайбер предметларны «Үтәмешевләр дәвере»нең кайбер экспонатлары кебек үк музей залында күрергә була.

– Авыл кешеләре күп кенә әйберләр бирде безгә – революциягә кадәрге коллекция шулай тупланды, – дип сөйли Фәния Галиәхмәтова. – Ә менә бу шкафлар һәм сандык Үтәмешевлардан ук калган!

Сандык серле булып чыга – үзенең сигналы бар! Белмичә ачсаң, үзенә бер тавыш чыгара. Шуның өчен генә дә килеп карарга була аны.

КАТЫП КАЛГАН ТАРИХ

«Биредә үзеңне Аустерлица кырындагы Наполеон ке­бек хис итәсең. Һәркайда үлем тантанасы, бронза корал күплеге, картинадагы кебек таралган каберләр…», – дип яза Борис Акунин танылган некрополь Пер‑Лашез турында. Мәчкәрәдә нарат инәләре түшәлгән сукмак­лар буйлап атлаганда, биредәге зират архитектурасы­ның нәзакәтлелегенә гаҗәпләнеп туймыйм.

Таң калырлык манзара ачыла торган биек калкулык – әлеге иске татар зираты әнә шундый урында җәйрәп ята. XVII гасырның урыны‑урыны белән ишелгән таш коймасы артында тынлык. Борынгы кабер таш­лары белән бер яшьлек агачлар гына шаулаганы гына ишетелә. Биредә дин әһелләре, хәйриячеләр, галимнәр җирләнгән… Алар арасында – Габдулла Үтәмешев, кабер ташына 1832 ел дип куелган…

– Зиратның иске өлеше яхшы сакланган. Без бу урынны карап-җыештырып торабыз. Шушы көннәрдә төзекләндерү эшләре башланырга тора, – дип сөйли Мөнир хәзрәт.

Бер кабер ташыннан икенчесенә үткән саен тарих сулышы ныграк тоемлана. Иң борынгы кабер ташы би­редә 1801 елга карый, Фатыйма Монасыйпованыкы ул.

– Игътибар итсәгез, һәр ташның үзенең архитек­турасы бар – без барлыгы тугыз стиль санадык, – ди Мөнир хәзрәт. – Менә монысы – Оренбургтан, шундагы оста ясаган. Һәм биредә Оренбургтан килгән шәкертнең җәсәде ята, ташка Габдулла Назин Орен­бурлы дип язылган.

Совет хакимияте каберләргә тимәгән, күрмәгән ул аларны – кабер ташларына чокып язылганнарны укый алмаганнар. Һәм иске зират онытылган. «Шу­лай яхшырак та булгандыр әле!» – дим эчтән генә, мәчет тарихын искә төшереп. Биредә барлыгы утызга якын борынгы кабер ташы сакланган. Күпчелегенең янәшәсенә татарчага әйләндереп язылган исем-шә­рифләре һәм үлгән вакытын күрсәтелгән такталар урнаштырылган.

– Ә менә монысы Мәрхәбәнең кабере – Габдулла Үтәмешевның хатыны. Ул күренекле мәгърифәтче Габеннасыйр Курсавиның бертуган сеңлесе булган! – дип күрсәтә ташка Фәрит Вәлиев.

Габдулланы мәгърифәтчелек белән туганлык җеплә­ре генә бәйләми. Туган Мәчкәрәсенә ул мәгърифәт утын алып килә – тирә-яктагы иң яхшы мәдрәсәләр­нең берсен булдыра. Анда укып чыкканнар арасында билгеле фикер иясе һәм ислам реформаторы Габден­насыйр Курсави, Каюм Насыйриның әтисе – хаттат остасы Габденасыйр бин Хөсәен, тарихчы Хөсәен Әмирхан, Шиһабетдин Мәрҗанинең бабасы Сөбхан бин Габделкәрим әл-Мәрҗани…

– Әйтергә кирәк, Мәрҗани китаплары бу зират буй­лап чын мәгънәсендә юл күрсәтә ала! Икенче килгәндә, үзегез белән алмый калмагыз аларны, – дип искәртә Фәрит Вәлиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100