news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Кама таңнары» әдәби берләшмәсенә – 50 ел

Әхлак берлә әдәбият бергә булырлар, бер кавемнең әдәбияты нинди рәвештә булса, әхлагы да шул рәвештә булыр. Ризаэддин ФӘХРЕДДИН

(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ»). Халкыбызның мәшһүр акыл иясе әдәбиятның җәмгыяттә тоткан урынына никадәр олы бәһа биргән, ә?! Безгә ислам дине белән бергә гарәпләрдән кергән әдәбият сүзенең тамырында әдәп сүзе ятканын да уйласаң, Риза Фәхреддин хәзрәтләренең әйткәннәренә таң каласың. «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенең дә әдәбият дигән олы дәрьяның бер кушылдыгы икәненә сөенеп куясың.
Түбән Камадагы «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе оешуга да 50 ел тулды, дип хәбәр итте безгә «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзасы, Татарстанның атказанган укытучысы Нурзия Мирхазова.

Шушы гомер эчендә ниләр булган, оешу чорында кемнәр чишмә башында торган әдәби берләшмә нинди үрләр яулаган? Кыскача гына булса да хатирәләргә бирелеп алыйк әле.

...1965 елда Түбән Камага шәһәр статусы бирелә һәм рус телендә «Ленинская правда», татар телендә аның дубляжы – «Ленин нурлары» газеталары нәшер ителә башлый. Шул ук елны «Ленин нурлары» газетасы редакциясе каршында әдәби түгәрәк оеша. Аның җитәкчесе итеп һөнәре буенча укытучы, үзе дә шигъри җанлы Камил Гыйльмуллин билгеләнә. Ә инде икесе дә бунтарь йөрәкле Рахмай Хисмәтуллин белән Айдар Хәлим килгәч, әдәби мохит түгәрәк кысаларына гына сыймый башлый. Чөнки каләм тибрәтүчеләр һәм әдәбият сөючеләр саны бермә-бер арта.

Берләшмә әгъзалары шигырь язу белән генә чикләнми, хезмәттәшләре турында мәкалә-очерклар яза, ярыша-ярыша хикәяләр, поэмалар иҗат итә.

Берләшмә әгъзаларының күбесе шәһәр төзелешендә, химия комбинаты цехларында эшләүче гап-гади хезмәт кешеләре булган. Матур-матур шигырьләр язучы Мизхәт Хәбибуллин, Мөхәммәт Шәйхи – тимерләрне эретеп ябыштыручылар; Фәннүр Сафин һәм Рифкат Имаев – «Нефтехим»да слесарь, аппаратчы; очерк һәм хикәяләр остасы Мөслах Таҗи һәм Фәтхулла Абдуллиннар төзелештә прораб булып эшләгәннәр. Кыскасы, әдәби берләшмә әгъзалары язылачак әсәрләре, булачак геройлары арасында кайнап йөргәннәр. Ә журналистлар Рахмай Хисмәтуллин, Айдар Хәлим, Минвәгыйзь Зәйнетдиновлар турында әйткән дә юк... Шуның нәтиҗәсе буларак, Айдар Хәлимнең «Беренчеләр» һәм «Биктырыш», Рахмай Хисмәтуллинның «Үземне таптым», Фәтхулла Абдуллинның «Көмеш тәңкәле нигез» дип аталган, шәһәрнең елъязмасын тәшкил итүче китаплары дөнья күргән. Аларны шәһәр тарихын яктыртучы беренче карлыгачлар дип әйтергә була.

Ул чорда берләшмә утырышларына җырчылар, музыкантлар, рәссамнар да йөргән. Берсе – нефть химиясе өлкәсендә булачак галим Азат Зыятдинов, икенчесе – режиссер Наил Нуретдинов, өченчесе – инженер-конструктор Нил Садыйков; киләчәктә лауреат һәм халык рәссамы исемнәрен алачак Әхсән Фәтхетдинов кебек егетләр дә берләшмә әгъзалары белән бер казанда кайнаган.

Әдәби берләшмә әгъзалары, төп эшләреннән тыш, иҗат белән генә шөгыльләнсәләр дә рәхмәттән башка сүз әйтеп булмас иде. Алар ай саен клубларда әдәби-музыкаль кичәләр үткәргәннәр; мәктәпләрдә укучы балалар белән очрашканнар; шәһәребездәге бердәнбер татар мәктәбен саклап калу өчен имза җыйганнар; «Ни өчен «Союзпечать» киоскларында татарча газета-журналлар юк?» – дип, рейдлар уздырганнар. «Тарихын белмәгәннең – киләчәге юк», дип, ел саен изге Болгарга сәяхәт оештырганнар.

«Ләззәт» һәм «Илһам” ансамбльләре белән һәрчак иҗади дуслыкта яшәгәннәр. Алар әдәби очрашуларның бизәге булып торган. Әлеге элемтәләр тора-бара иҗади хезмәттәшлеккә әверелгән. Ансамбль җитәкчеләре Флүр Гайнемөхәммәтов, Илһам Хисмәтуллин һәм музыкант Азат Нәҗмиевләр күп кенә шагыйрьләребезнең шигырьләренә көйләр язган, һәм бу күркәм гадәт бүген дә дәвам итә.

Китапханә хезмәткәрләре басылып чыккан китапларыбызны һәм, гомумән, татар әдәбиятын пропагандалауда күп көч куя. Алар әледән-әле язучылар белән очрашулар оештыра, яңа чыккан китапларга презентация үткәрә.

Без шәһәребезнең мәдәният һәм мәгариф идарәсе белән берлектә ел саен Г.Тукай һәйкәле янында шигырь бәйрәме үткәрәбез. Анда татарлар гына түгел, шәһәребездә гомер итүче руслар, украиннар, башкортлар, таҗиклар, әзәриләр һәм башка милләт вәкилләре дә катнаша. Алар да, татарлар белән бергә, ел саен Тукайга кочак-кочак чәчәкләр китерә.

«Кама таңнары» әдәби берләшмәсенә 50 ел дидек. Шушы чор эчендә берләшмәдә 200дән артык иҗат кешесе каләм тибрәткән, 150ләп китап нәшер ителгән, «Чулман акчарлаклары», «Туган як әдәбияты”» исемле күмәк җыентыклар, «Кама таңнары» альманахының 1 – 4 нче саннары дөнья күргән.

Үткән 50 ел эчендә «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенең уңдырышлы туфрагыннан Разил Вәлиев, Рахмай Хисмәтуллин, Айдар Хәлим, Фәннур Сафин, Әхмәт Гадел, Зөлфәт Хәким, Мизхәт Хәбибуллин, Хатыйп Касыймов, Таһир Нәбиуллин, Фәнзаман Баттал, Җәмилә Әхтәмова, Мөхәммәт Шәйхи, Фәтхулла Абдуллин, Илдар Хәйруллин, Марс Хафизов, Рифкат Имаев, Алмаз Хәмзин, Хөсәен Җәгъфәр, Илзирә Вәлиуллина кебек күренекле һәм үзенчәлекле язучылар, шагыйрьләр үсеп чыкты. Журналистлар тагын да күбрәк.

Шунысы куандыра: төбәгебездә өлкәнрәк язучы абый-апалары үкчәсенә басып килүче өметле яшьләр, иҗаты игътибарга лаек балалар шактый күп. Районыбызда нәшер ителүче «Туган як» газетасы ай саен, укучы балалар иҗатына багышлап, махсус «Балалар почмагы» дигән әдәби сәхифә биреп бара. Бу факт үзе генә дә киләчәгебезнең өметле икәнен күрсәтеп тора.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100