news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балага социаль челтәргә куелган фото аша күз тияме? — «Ватаным Татарстан»

Фото куйган очракта күз тиюдән саклану чараларын күрергә кирәк.

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан»). Тормыш иптәшем социаль челтәрләргә өч айлык улыбызның фотоларын керткән. «Күз тия бит, ник алай эшләдең?!» — диюемә: «Мин аның йөзен капладым бит», — ди. Болай эшләгәндә балага чынлап та күз тимиме? Рафил З.

Казан Укучыларыбызның сорауларына Саба районының Сатыш авылы имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Галимҗанов җавап бирә: 

— Фотода баланың йөзен капласаң да, тәне ачык кала. Кайберәүләр аның кулларына, киеменә, гәүдә төзелешенә дә кызыгып карарга мөмкин. Шул рәвешле сабыйга барыбер күз тиюе ихтимал.

Фото аша да күз тия ала. Шуңа күрә социаль челтәрләрдә балаларыбызны, үзебезнең кайбер тормыш вакыйгаларын артык күрсәтмәсәк яхшырак.

Бөтен кеше дә безгә сокланып һәм «сөбханаллаһ» дип карамый бит. Фото куйган очракта күз тиюдән саклану чараларын күрергә кирәк. Андый чакта госел һәм тәһарәтле булу, фарыз гамәлләрне үтәү, хәрамнан тыелу, «Аятел-көрси», «Ихлас», «Фәлак», «Нәс» сүрәләрен укып, үз-үзеңне өшкерү, догалар кылу зарур.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100