news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Индус Таһиров: Флорид Әгъзамов һәрвакыт оптимист иде — «Ватаным Татарстан»

«Ул ялагайларны, түрәләр алдында бөгелеп-сыгылып йөрүчеләрне, тәлинкә тотучыларны җене сөймәде. Андыйларны хыянәтчеләргә тиңләде», - дип яза Индус Таһиров.

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан», Индус Таһиров). Флорид Әгъзамов безнең арадан 70 яшь тулырга ике ай кала китеп барды. Егетләрчә, беркемгә дә авырлык китермичә, саубуллашып-нитеп тормыйча китте дә барды. Ничектер шулай килеп чыкты, соңгы вакытта аның белән сирәк очраштык. Хәер, ул миңа һәрвакыт янәшәмдә кебек тоела.

Ул чын мәгънәсендә гуманист иде. Бу сыйфат төп һөнәре булган журналистикада да якты чагылыш тапты. Журналистиканың кешелеклелек яки гуманизм принципларын тикшерүгә багышланган махсус китап язуы да юкка гына түгел. Хезмәтләрен укыганда, алар әле генә язылган кебек хис туа.

Флорид дустыбыз кулыннан килгәнчә һәркемгә булышып яшәде. Аның өчен һәммә кеше дә бер иде. Олысы да, кечесе дә. Түрәләр дә, гап-гади адәми затлар да. Ул беркем алдында да баш имәде һәм, шул ук вакытта берәүне дә кимсетмәде һәм кимсеттермәде дә. Ялагайларны, түрәләр алдында бөгелеп-сыгылып йөрүчеләрне, тәлинкә тотучыларны җене сөймәде. Андыйларны хыянәтчеләргә тиңләде. Үзе исә тугрылыкның өлгесе була килде. Бигрәк тә «Социалистик Татарстан» газетасының мөхәррире булып эшләгән Шәмси ага Хамматовны бик хөрмәт итте. Аның хакында: «Мине туры юлга чыгаручы остазым», — дип әйтә торган иде.

Ул үлемнән курыкмады. Моңа ниндидер бер оптимистик юмор белән карый иде. Шул хакта сүз чыкса, бернинди үкенечсез, безнең нәсел кыска гомерле, дип кенә әйтә торган иде. Ул моны уфтанып түгел, киресенчә, адәм баласының гомере эчтәлекле һәм кешеләр өчен файдалы булырга тиешлегенә басым ясап әйтә иде. Аның ярым шаярып, бер мәзәк сөйләгәнен хәтерлим. Имештер, үлем түшәгендә яткан берәүнең әрнүле һәм үкенечле тавыш белән әйткән соңгы авазы, «их, кешеләр кала бит», дигән сүзләр булган. Бу адәм үзе белән башкаларны да алып китә алмавына үкенгән булып чыга. Ә Флоридның кредосы башка. Ул үзеннән соң калачакларга бәхетле озын гомер теләде. Китапларының берсе юкка гына «Үзәктә — кеше» дип аталмагандыр. Андагы мәкаләләр журналистларны үз язмаларында кешеләр турында чын кайгыртучанлык күрсәтеп язарга өйрәтә. Әгъзамов үсеп килүче журналистларны кешегә хезмәт итәргә өйрәтүче остаз да иде. Ул университетның журналистика факультетына нигез салды. Йөзләгән, меңләгән кызлар һәм егетләр аның мәктәбен үтеп, танылган журналист булып өлгерделәр. Димәк, ул башлаган эш дәвам итә дисәм, һич кенә дә ялгышмам. Флорид Әгъзамов исемендәге премия, журналистика факультетында аның исемендәге стипендия булдыру — әнә шул мәңгелеккә ишарә.

Флорид белән мин ул «Социалистик Татарстан» газетасы мөхәрриренең урынбасары булып эшли башлаганнан бирле таныш. Газетага тарихыбызга кагылышлы материаллар китергәли идем. Ул аларга бик игътибарлы булды, тарих белән бик нык кызыксынды. Мәскәүдә КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Иҗтимагый фәннәр академиясендә укып, тарих фәннәре кандидаты дигән фән дәрәҗәсе юкка гына бирелмәде аңа. Аның иҗатында күп вакыт журналистика һәм тарих бер җепкә тезелгән булыр иде.

Флорид Имамәхмәт улы милли мәсьәләләрдә ифрат сак булды. Аның өчен беренче урында милли гаделлек иде. Үз халкының язмышы — беренче урында. Җаны-тәне белән татар булса да, ул, Башкортстан җирлегендә туып үскәнгә, башкорт халкына һәрвакыт ихтирамлы иде. Җыелышып утырган вакытларда татар җырлары белән беррәттән башкорт җырларын да башкарды. Башкорт халык җыры «Янбикә», шул исемдәге операдан «Азамат» ариясен башкарулары әле дә булса колак төбендә яңгырый сыман. Ике улының берсе Азамат исемле булуы да очраклы гына түгел булса кирәк. Ул татар-башкорт мөнәсәбәтләрен кискенләштерүчеләргә һәрвакыт үз сүзен әйтә килде. Тик моны ифрат тыныч, үзенә генә хас булган алымнар белән эшли белде.

Без аның белән күп еллар бергә яшәдек. Йортларыбыз да бер тирәдә, Займищедагы дачаларыбыз да бер-берсеннән ерак түгел. Күп вакыт эшкә дә, дачага да бергә йөрдек. Эш сөючән кеше иде Флорид. Аның бакчасы һәрвакыт «керт» итеп торыр. Чүп-фәлән күрмәссең. Тормыш иптәше Рая ханым белән үстермәгән әйберләре булмагандыр. Икесе дә искиткеч кунакчыл вә юмарт затлар иде. Дустыбыз үзе дә тәмле ризыклар пешерергә яратты. Тәмле-тәмле ашлар, бәлеш, пироглар белән безне дә сыйлады.

Флорид чын мәгънәсендә иҗат кешесе булды. Аның өчен отпуск яки каникул юк иде. Җәен дә кышын да язды. Мәкаләләре һәммә кеше өчен актуаль, кызык булды. Мондый сәләт бик сирәк кешегә бирелә. Кешеләргә ышанды. Күп мәртәбәләр алданса да, ышанычын югалтмады. Студентларны да шундый булырга өйрәтә иде. Җәмгыятьтәге тискәре фактларны күрми түгел иде, киресенчә, башкаларга караганда күбрәк тә күрде. Ләкин аларга каршы бөтен җәмәгатьчелек белән көрәшүне алга сөрә килде. Иртәгә журналистика фронтына чыгачак студентларны да шуңа өйрәтте. Бервакыт семинар вакытында студентлар җәмгыятьтәге урлау-талау шикелле тискәре фактларны китереп, киләчәккә өметсезлек белдерә башлыйлар. Флорид Имамәхмәт улы аларга, очрак­лы фактларга таянып, зур нәтиҗәләр ясамаска киңәш бирә. Бу семинар университетның химия корпусындагы кабинетында үтә. Кафедра мөдире һәрвакыттагыча алгы бүлмәдә чишенгән була. Семинар бетә. Студентлар тарала. Флорид та өенә кайтырга җыена. Киенә башлагач, бүреге юкка чыкканлыгын күрә. Ә урамда буран, көчле җил. Өенә таксига утырып кайтырга мәҗбүр була. Моңардан ул фаҗига ясамый. Бу хәл турында үзенә генә хас нечкә юмор белән сөйли иде. «Конкрет факт турыдан-туры үзеңә кагылса, башкачарак уйлый башлыйсың икән ул», — дип көлдерә иде.

Тормышында нинди генә авырлыклар булуына карамастан, Флорид һәрвакыт оптимист булып калды. Ә аның авыр көннәре булмады түгел. Берсе артыннан берсе туганнары китә торды. Әнисе, аннан соң Рая ханым да дөнья куйды. Заманыбызга хас булган башка проблемалар да читләтеп үтмәделәр. Ләкин мин аның кайчан да булса төшенкелеккә бирелгәнен күрмәдем. Флорид Әгъзамовны җәмгыятебезнең һәрбер күзәнәгенә урнаша барган заман чирләре борчыды. Шунлыктан ул үзенең барлык көчен җәмгыятебезне шулардан арынуга багышлады. Соңгы көненә кадәр гаделлек сакчысы булып калды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100