Түбән Новгородта физик мөмкинлекләре чикле кешеләр татар авылларына сәяхәткә барган

30 сентябрьдә алар өчен Түбән Новгородның татарлар белән бәйле урыннарына экскурсия оештырылачак.

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Түбән Новгород өлкәсенең «Туган як» газетасы физик мөмкинлекләре чикле булган төрле милләт кешеләрнең татар авылларына сәяхәте турында яза.

Мөмкинлекләре чикле булган бер төркем төрле милләт кешеләрен узган атнада Түбән Новгородтан Кызыл Октябрь районына сәяхәткә алып бардык. Әйтергә кирәк, алар инде икенче тапкыр татар авылларына чыктылар.

Беренче барганда да бик ошатып кайтып, алар соравы буенча Казанга да алып барган идек үзләрен. Бу барганда да бик канәгать калдылар алар. Сокландырганы шул, аларның физик мөмкинлекләре чикле булса да, бик актив hәм кызыксынучаннар.

Араларында татарлар берничә генә булса да, барысы да бик теләп музейларны карады, Мәдәнә hәм Рбишча мәчетләренә дә керергә теләделәр, ә инде безнеӊ искиткеч авылларныӊ hәркайсын йөреп чыгарлар иде. «Шәhитләр каберлеге» мемориалын да узып китәселәре килмәде аларныӊ. Динебезгә хөрмәт йөзеннән хәер салырга да онытмадылар, яхшы сүзләрен дә кызганмадылар.

Әлбәттә инде, бу төркем дә Казанга барырга теләк белдерде. Аллаhы кушса, октябрь азагында анда җыенабыз. Ә 30 сентябрьдә алар өчен шәhәребезнеӊ татарлар белән бәйле урыннарына экскурсия оештырабыз. Бусын башкарып чыгарга бу урыннарны яхшы белүче, оста итеп җиткерә алучы безнеӊ активистыбыз Альберт Юсипов булышыр.

Мәдәнәдәге региональ, Уразавылдагы төбәк музейларында безне кабул иткән Рамил Абдулбариевич Сафинга, оештыру эшләрендә булышкан район башлыгы Ринат Равил улы Жаляловка, Нижгар татарлары конгрессы рәисе урынбасары Гөлнара Рафек кызы Абдуллинага, «Туган як» газетасы редакторы Олег Хөсәин улы Әндәрҗәновка зур рәхмәтләребезне җиткерәбез, дип яза өлкә «Ак калфак» оешмасы рәисе Зилә Әхмәдуллина.