news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Алтын каләм» бәйгесенә гаризалар кабул итүдә үзгәрешләр бар — «Ялкын»

11-15 августта «Идел» яшьләр үзәге базасында «Алтын каләм — Золотое перо» XXV Республикакүләм балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивале узачак.

«Алтын каләм» бәйгесенә гаризалар кабул итүдә үзгәрешләр бар — «Ялкын»
Александр Эшкинин

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ», «Ялкын», Илүзә Касыймова). «Алтын каләмдә» 10-20 яшь аралыгындагы булачак журналистлар (гомуми һәм урта белем бирү уку йортлары укучылары) катнашачак.

Медиасфера профессионаллары белән эшлисең, үз газетаңны, телевизион программаңны булдырасың яки шәхси блог концепциясен төзисең киләме, әллә инде КФУның журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә бюджет урынында белем алырга телисеңме? Моның өчен 20 июльгә кадәр «Алтын каләм» фестивале нигезләмәсендә күрсәтелгән шартлар нигезендә гариза бирү дә җитә!

Сайлап алу турын уңышлы узган иң яхшы яшь журналистлар 2020 елның 11-15 августында фестивальнең финалында катнашачак. (Коронавирус пандемиясенә бәйле рәвештә, фестиваль финалын үткәрү форматы үзгәрергә дә мөмкин).

Быелгы фестивальнең төп яңалыгы ул — юнәлешләрнең үзгәрүе. Быел «SMM» һәм «Видеоблогинг» юнәлешләре өстәлде. Бу исә төрле социаль челтәрләрдә (Vk, Instagram, TikTok, YouTube) аккаунтларны үстерү белән шөгыльләнүчеләргә һәм социаль челтәрләрдә видеоконтент җитештерү белән мавыгучылар өчен шәп яңалык!

Татарстан Республикасы мәгълүмат кырының актуаль көн тәртибеннән чыгып, фестивальнең алты төп темасы да сайлап алынды:

  • «ТАССР төзелүнең 100 еллыгы»;
  • «Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы»;
  • «Фестивальгә 25: бары алга!»;
  • «XXI гасыр журналисты»»;
  • «Татарстан Республикасының яшьләр сәясәте».

Гадәттәгечә, фестивальнең төп җиңүчеләре Татарстан Республикасы бюджетыннан Президент Рөстәм Миңнеханов карары белән бирелгән грант ярдәмендә Казан федераль университетына «Журналистика» белгечлегенә укырга керә алачак! Моннан тыш, катнашучыларның һәркайсы үз муниципаль берәмлекләренең хакимият органнары басмаларында һәм матбугат хезмәтләрендә стажировка узу мөмкинлеге белән дә бүләкләнәчәк.

Исегезгә төшерәбез: беренче фестиваль 1996 елда Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге инициативасы белән уздырылган иде. Бүгенге көндә дә ул үз эшен уңышлы дәвам итә. «Алтын каләм» мәктәбе укучылары — Татарстан һәм Россиянең массакүләм мәгълүмат чараларының уңышлы хезмәткәрләре булуы моны янә исбатлый. Менә инде 25 ел «Алтын каләм»нең төп бурычларының берсе — яшь журналистларны ачыклау, мәгълүмати кырны үстерү процессына иң талантлы яшьләрне җәлеп итү, аларга ярдәм итү, ике дәүләт телендә (рус һәм татар) эшләүче яшь журналистларны арттыру!

Фестиваль турында тулырак мәгълүматны рәсми төркемнән алырга мөмкин: https://vk.com/zolotoepero2020.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100