Шәфыйка Котдусова: Сөеп һәм сөекле булып яшәдем — «Татарстан» журналы

Ул ире Абдраимны, уллары Җәвит белән Эрнстны вакытлыча Кырымда калдырып, икеләнүләрен, шик-шөбһәләрен җиңеп, Казанга килә.

(Казан, 30 март, «Татар-информ», «Татарстан», Ландыш Әбүдарова). 1940 елның 8 ноябрендә Акмәчет (Симферополь) шәһәреннән поездда Казан вокзалына килеп төшкәндә, Шәфыйка Котдусованың кулында музыка училищесы дипломы белән бер чемодан гына б ула. Йөрәгендә — опера җырчысы булу хыялы. Хыял дигәнең шулкадәр көчле ки, ул бирегә, ире Абдраимны, уллары Җәвит белән Эрнстны вакытлыча Кырымда калдырып, икеләнүләрен, шик-шөбһәләрен җиңеп килде, димәк, ялгышырга хакы юк. Күр, әнә Казан ничек каршы ала аны: урамнарда кичәге бәйрәм шаукымы дәвам итә — музыка, транспарантлар, Ленин, Сталин, Ворошилов, Молотов, Каганович, Берия һ.б. юлбашчыларның портретлары җилферди… Әйтерсең лә, Нежданов, Собинов, Шаляпин җырлаган сәхнәләр аны күптән көткән, зур вәгъдәләр биреп, үзенә дәшә…

 Шәфыйка Котдусова, җырчы (лирик-колоратур сопрано), 1910 елның 18 мартында Таврия губернасының Акъяр (Севастополь) шәһәрендә туа.

1931–1941 елларда — Керчь һәм Симферополь шәһәрләрендә радио концертмейстеры һәм Кырым татарларының җыр һәм бию ансамбле солисты.

1941–1951 еллар — Татар опера һәм балет театры солисты.

1951–1954 елларда Татар филармониясе солисты.

1954–1956 елларда — Олег Лундстремның джаз коллективында җырчы, СССРның Москонцерт оешмасы солисты, Татар эстрада бригадасын оештыручы.

Төп эшләре: Н. Җиһановның «Алтынчәч» операсында Алтынчәч партиясе, Җәүдәт Фәйзинең «Башмагым» музыкаль комедиясендә Сәрвәр, Дж. Россининың «Севильский цирюльник» операсында Розина, М. Юдинның «Фәридә» операсында Фәридә партияләре һ.б.

ТАССРның атказанган артисты (1950 ел).

1956 елның 18 апрелендә Мәскәүдә вафат була.

 КИСЕЛГӘН ӨМЕТ: АЛТЫНЧӘЧ

 Гәрчә татар совет опера сәхнәсенең үзенең дә әле түл җыйган мәле. 1925–1930 нчы елларда Солтан Габәшинең «Сания», «Эшче» опералары язылу, Са­лих Сәйдәшевнең музыкаль драмалары куелу татар мәдәниятендә беренче опералар барлыкка килүгә юл сала. Ул чорда үзеңнең милли опера сәнгатенә ия булу мәдәни яктан җитлеккәнлекне раслый торган критерийларның берсе санала, татар профессиональ музыка сәнгате барлыкка килгәнгә дә ярты гасыр. Салих Сәйдәшев, Мансур Мозаффаров, Җәүдәт Фәйзи, Заһид Хәбибуллин кебек олы композитор­лар иҗат итә. Боларның нәтиҗәсе — ТАССР Халык комиссарлары советы 1934 елда Казанда опера һәм балет театры оештыру турында карар кабул итә. Бер төркем иҗатчы Мәскәүдә укый башлый. 1939 елның 17 июнендә ул Нәҗип Җиһановның «Качкын» опе­расының премьерасы куела.

Яңа тормыш төзүчеләрнең планнары зурдан: Казан 1941 елда Мәскәүдә узарга тиешле Татар сәнгате декадасына әзерләнә. Анда, һичшиксез, музыка сәнгатенең таҗы — опера да күрсәтелергә тиеш. Мәскәү тамашачысы өчен Җиһановның Муса Җәлил либреттосына иҗат иткән «Алтынчәч» операсы сай­лап алына. Дөресрәге, Җәлил либреттоны Мәскәүдән үк язып алып кайта һәм яшь композиторга ышанып тапшыра. Алтынчәч партиясенә Советлар Союзының төрле почмакларыннан килгән җиде вокалистка дәгъва итә. Шәфыйка Котдусова да алар арасында.

Дөресрәге, Шәфыйканы бу рольгә чакырып ки­терәләр. 1940 елда Кырымга Җәүдәт Фәйзи җитәк­челегендә музыкантлар төркеме килеп төшә. Мак­сатлары -булачак декадага опера җырчылары эзләү. Комиссия Кырымның җыр һәм бию ансамбле солист­касы, түгәрәк йөзле, кыйгач кашлы, лирик-колоратур сопрано тавышлы Котдусованы сайлап ала.

Казанга килгәннең икенче көнендә үк ул опе­ра һәм балет театрына ашыга. Туп-туры директор Ильяс Әүхәдиев кабинетына килеп керә. Ә анда җиде ир-егет һәм үз-үзен шактый кыю, хәтта тәкәб­бер тоткан бер хатын-кыз була. Заһид Хәбибуллин рояльдә уйный, Шәфыйка аларга җырлап күрсәтә. Барысын да ошаталар, әмма мишәр акцентын сәбәп итеп, Шәфыйканы кире боралар…

Филармония директоры Абдуллиннан янә Казанга чакырып, хат килгәнче, айлар уза. Бу айларны нинди авыр хисләр белән үткәргәндер, әмма хат килүгә, Шә­фыйка ханымның күзләрендә яңадан очкын кабына. Бу юлы инде алар гаиләләре белән татар мәркәзенә күчеп килә. Икенче көнне алар урнашкан «Совет» кунакханәсендәге номерларының ишеген икәү килеп кага. Яшь җырчы аларның берсен таный — Абдуллин, ә икенчесе үзен «Җиһанов» дип таныштыра.

-Мин сезне ноябрь аенда ук ошатып калган идем, Алтынчәч партиясен сез генә башкара алыр идегез, — дип мөрәҗәгать итә яшь композитор Шәфыйкага. Шул ук көнне Котдусованың опера һәм балет теа­трында эшләячәге хәл ителә, һәм хыял сәхнәсенә Алтынчәч образында аяк баса ул.

 — Сез, Шәфыйка ханым, чишмә суы кебек саф кыз бала образын уйнарга тиеш, ул менә-менә чәчәк атарга әзерләнгән ак чәчәк бөресе кебек, — дип, киңәшләрен бирә аңа Җиһанов һәм рояльдә уйнап

күрсәтә. Тирә-як язгы кояш нурларына күмелгәндәй була. Шәфыйка ханым үзенең Алтынчәченең гүзәл­леген шунда ук тоемлап ала.

«Алтынчәч» операсының беренче составында Алтынчәчне -Галия Кайбицкая, Җикне Нияз Даутов башкара, Шәфыйка Котдусова белән Фәхри Насрет­динов икенче составка билгеләнә. Репетицияләр дәвам итә, 17–18 июнь көннәрендә театр ачылышы­ның ике еллыгын билгеләп үтә, анда «Алтынчәч»нең Мәскәүдә куярга әзер булуы игълан ителә. Әмма дүрт көннән соң башланган Бөек Ватан сугышы бөтен планнарны, өмет-ышанычларны сызып ташлый. Декада турында да онытырга туры килә.

Шулай да сугыш башланып, 20 көн узгач, Казанда «Алтынчәч»нең премьерасын уздыралар. Җәйге Казан бу вакытта сугышның ни дәрәҗәдә дәһшәтле булуын эвакуацияләнеп килгән кешеләрдән генә ишетеп белә. Сугышны дүрт елга сузылыр дип, берәү дә уйламый, әлбәттә. Өченче сезон, дүртенче сезонда да Шәфыйка Алтынчәчне җырлый, «Башмагым»нан Сәрвәрне, Кави Нәҗми либреттосына эвакуациягә килгән композитор Михаил Юдин иҗат иткән «Фәридә» операсында Фәридәне һәм башка партияләрне өйрәнә. Җиһановның «Түләк» операсындагы Су-Сылу партиясенә әзерләнә башлый. Иренең һәлак булуы турындагы хәбәрне алган көнне дә сәхнәдә була ул. Кара кәгазь килгән көнне Шәфыйка «Башмагым»дагы Сәрвәрне уйнарга тиеш була. Бик дулкынланып, бөтен составны үзе артыннан ияртеп башкара ролен. Дошманга үч итеп, нәфрәт белән…

 

АКЛАНМАГАН ӨМЕТ: АВТОБИОГРАФИЯ

Көннәрдән бер көнне 1944 елның апрель ахыр­ларында Шәфыйканы театрның музыка җитәкчесе Нәҗип Җиһанов кабинетына чакырып ала һәм аңа республиканың атказанган артисты исеме бирү турында документлар җыя башларга кирәклеген әйтә. Шул көнне артистка Кырым АССРның Югары Советыннан да Симферополь театрына чакыру алган була. Һәм куанычыннан дулкынлана-дулкынлана автобиографиясен язарга утыра.

Совет чорында автобиографиядән дә кыйммәт­лерәк документ булдымы икән? «Гади крестьян гаиләсеннән» яки «пролетариат баласы» дигән сүз урынында башка төрлерәк социаль статус торганда, аның бәһасе гомер белән, озакка сузылган ГУЛАГ еллары белән үлчәнгән очракларның да бихисап икәнлеген яхшы беләбез. Менә тагын… 1944 елның маенда ул туган җире Кырымдагы коточкыч фаҗи­галәрдән бихәбәр булып, тормыш юлын кәгазьгә төшереп утыра.

1910 елның 18 мартында Акъяр (Севастополь) шәһәре мулласы Йосыф Рәхимовның ишле гаиләсен­дә бер кыз бала туа. Җиде бала үсә алар. Алтынчы булып туган сабыйга Йосыф әфәнденең якын дусты, аркадашы Исмәгыйль Гаспралының кызы хөрмәтенә Шәфыйка дип исем кушалар. Кечкенәдән җыр-моңга һәвәс булып үсә кыз. «Тәфтиләү», «Тукай марш»ла­рын һәр кичне гаилә концертларында җырлый торган була. Әтисе кызының музыкага җитди мөнәсәбәтен күреп, аңа музыка дәресләре бирү өчен поляк кызы Остроменская Елена Францевнаны яллый. Шопен, Чайковскийларны фортепианода уйнарга бергәләп өйрәнәләр һәм озакламый шәһәрдә концертлар бирә башлыйлар. Үзенең тамашачылары барлыкка килү Шәфыйкага канатлар куя — үзенең музыка укытучысы Ленапа киңәше белән ул Мәскәү консерваториясенә

укырга керергә карар кыла. Әнә шунда 1925 елның 9 июлендә дә бер автобиография язган иде ул. Кабул итү комиссиясе алдында Чайковскийның «Барка­рола»сын уйнап күрсәтеп, комиссия әгъзаларын таң калдырса да, «пролетар чыгышлы булмаганы өчен» аны кире борганнар иде…

Мәскәү Шәфыйканың ышанычын акламаса да, җыр һәм театр сәнгате турындагы хыял канатларын кисә алмый. 1926 елда Акъярга беренче гастрольләре белән Кырым Татар театры килгәч, ул вакытта әле Рәхимова театрга гашыйк була. Әтисе белән әнисенә үзенең артистка буласы килүен әйтүгә, Йосыф мул­ла театрның сәнгать җитәкчесе Җәләл Маиновны өйләренә кунакка дәшә. Шунда Акъярда да драма түгәрәге оештыру турында сүз куешалар. Түгәрәкне абыйсы Камил Рәхимов җитәкли, музыка җитәкчесе Ленапа — Елена Францевна була. Җәләл Маинов аларга азәрбайҗан драматургы Узеир Гаджибәков­ның «Аршин мал алан» пьесасын алып килә. Акъяр тамашачысы Шәфыйканың Гөлчәһрәсен аеруча яратып кабул итә. Тамашачылар арасында булачак ире — Абдраим Котдусов та булган икән. Көннәрдән бер көнне спектакльдән соң өенә кайтып барганда, аны Абдраим куып тота да үзе гашыйк булып өлгергән «Гөлчәһрә»гә шунда ук кияүгә чыгарга тәкъдим ясый. Йосыф Рәхимов кызының ВКП (б) әгъзасы булган кы­зыл большевик Абдраим Котдусовка кияүгә чыгуына каршы була. Әмма кыз һәрвакыттагыча карарында нык тора, һәм мулла әтисенең яшь парга качып кына никах укудан башка чарасы калмый. 1928 елда Котдусовларның уллары Җәвит, 1934 елда Эрнст туа. Шул рәвешле Шәфыйка бөтенләе белән гаилә мәшәкатьләренә чума, көннәрен кечкенә улларына багышлый: көн саен диңгездә коендырырга алып бара, җырлар җырлый, дөньяның матурлыгына сабый күзләре белән карап, аны яңадан ача. Әмма сәхнә тәмен татып өлгергән, җыр-моң дәрьясында йөзгән, иҗат дөньясында яшәгән Шәфыйканың күңеле ире яшәгән Керчька гына сыеша алмыйча, еракларга — йолдыз биеклегенә ымсына…

Менә аның хыялы тормышка аша: 1936 елда ул Симферополь музыка училищесына берьюлы ике — вокал һәм фортепиано бүлекләренә укырга керә. Бу юлы «Котдусова» фамилиясе белән язылган ав­тобиографик анкетасында әтисен -«каравылчы», әнисен «хуҗабикә» дип күрсәтә. Ә нигә? Тырнак очы кадәр дә ялган юк монда: энциклопедик белемле, Коръән белгече, француз, гарәп һәм башка телләрдә иркен сөйләшә белгән Йосыф Рәхимов чыннан да уен кораллары остаханәләрендә каравылчы булып эшли, алты ел элек инде аның мәчетенең манара­сын кистеләр, үзен муллалыктан алдылар. Иренең дә рәсми хакимият белән каршылыкка кергән чагы Абдраимның яшь чагында ук әле революциягә каршы булган әтисе Котдусны большевиклардан яшереп җирләве ачыкланып, аны да партиядән чыгаралар, ул эш эзләп, эзәрлекләүләрдән качып, Мәскәүгә китә.

1940 елның 7 августында Котдусова җырчы дипло­мы белән Кырым радиокомитетына эшкә урнаша. Шунда эшләгән вакытта аны Җәүдәт Фәйзи күреп, Казанга чакыра да инде…

СОҢГЫ ӨМЕТ: МӘСКӘҮ

Милли операларда төп партияләрне генә башкарса да, Шәфыйка Котдусованың репертуарында дөнья классикасы бик аз була. Ә моның өчен белемнәрне тирәнәйтергә, тәҗрибә тупларга кирәк. Җиһанов аңа консерваториядә укып чыгарга киңәш бирә. Шулай итеп, 38 яшендә Шәфыйка Котдусова студент булып китә һәм, өч ел эчендә программаны үзләштереп, 1951 елда аны тәмамлый.

Эш белән уку, уку белән өй арасында йөгереп, ул театрда үзенә карата мөнәсәбәтнең үзгәргәнен, алай гына да түгел, суынып киткәнен сизмәгән дә икән. Спектакльләргә сирәгрәк куя башлаганнар, репети­цияләре дә азайган икән бит аның. Ишетмәгән дә, артыннан «кырым татары» дип сөйләнеп калалар түгелме соң? Бик күпләре аның белән очрашмаска тырышып урап уза…

Кырымнан булса да, Кырым татары түгел ул югый­сә. Әтисе — Буа яклары мишәре. Хәер, 1936 елда радиодан Сталинның яңа Конституцияне укуын тын да алмый, якты киләчәккә өмет итеп тыңлаган­нар иде. Ул вакытта Сталин социалистик система җиңеп чыкты, хәзер һәркем азат, һәркемнең үзе теләгәнчә яшәргә хакы бар, дип сөйләгән иде. Шул ук елның 12 декабрендә әтисе Йосыф мулланы алып киттеләр, ул лагерьда вафат булды. Әнисе Фатыйма 1937 елда кызы Шәфыйка янына күчеп килде. Әле кайчан гына социаль чыгышы аркасында булган мөмкинлекләрдән колак кагарга туры килгән иде, менә хәзер милләте өчен дә җавап тотасы була микәнни? Ире — Кырым татары Абдраимының кара кәгазенә «Совет илен фашист илбасарларыннан азат итү өчен сугышта батырларча һәлак булды» дип язылган. Улмы соң инде хыянәтче, йә? Улларын ниләр көтә икән? Шундый шөбһәле уйлар белән яшәгән көннәрдә аңа ТАССРның атказанган артисты исемен биреп куялар. Әмма шатлыкның төсе уңган була инде: шушы истәлекле көннән соң барыбер аңа Алтынчәчне дә, дөнья классикасы партияләрен дә башкарырга туры килми. 1951 елның 20 декабрендә атказанган җырчыны театрдагы вазыйфасыннан азат итәләр. Әйе, «азат итәргә», дип язылган була боерык кәгазендә.

Шуннан соң Шәфыйка Котдусова бик озак авырый, тавышын югалта. Әмма өметен өзми һәм Мәскәүгә дәваланырга китә. Озакламый ул Мәскәүдә Салих Сәйдәшев концертында «Наемщик»тан Гөлйөзем ариясен башкара. Биска җырлаталар. Концерттан соң, Салих Сәйдәшев аның янына килеп рәхмәт әйтә. Шул бәйрәмнән аны Алексей Мамай — Шәфый­ка Котдусованың булачак икенче ире озата кайта. Алексей Мамай Котдусова әле йолдыз булганчы ук аның иҗатына гашыйк зыялы бер кеше була. Бу концертка да афишада аның фамилиясен күреп килә. Узган очрашуда Котдусова ирле хатын булса, бу юлы Алексей Григорьевич бәхетен кулыннан ычкындырмый. Уллары да, әнисе дә бу никахка фатихаларын биргәч, 1953 елда ул Мәскәүгә күчеп килә. Талантлы җырчыны тиз генә эшкә алмыйлар. Олег Лундстремның джаз коллективында җырлап йөри, бары тик вокалистлар конкурсында җиңү яу­лагач кына, Котдусова Москонцерт оешмасына эшкә урнаша ала. Анда татар эстрада бригадасын оештыра. Бригада белән күп шәһәрләргә гастрольләргә чыга.

1953 елда аны Казанга «Алтынчәч»не яздырырга чакырып алалар. Теге вакытта аны театрдан җибәрүгә үз өлешен керткән дирижер Исаак Шерман нинди талантны кулдан ычкындыруын шунда гына аңлый. Шул ук елны СССР халкы Сталин белән хушлаша.

1954 елда яман шеш авыруына операция ясаткан­нан соң, Салих Сәйдәшев вафат була. Шәфыйка аның янына хәлен белергә барып йөри торган була. Салих абыйсы аннан Гөлйөзем ариясен җырлата.

1955 елның августыннан 1956 елның февраленә кадәр Шәфыйка Котдусова туксан концерт бирә… Ә 18 мартта аның туган көне була. Шул көнне авыруы үзен каты сиздереп, аны Склифосовский хастаханәсенә салалар. Яшәү дәрте, иҗат нуры белән янып тор­ган Шәфыйка сөекле ире Алексейны да, улларын да, дусларын да «яшим әле» дип тынычландыра. Үлем турында уйлап та карамый ул. Кая уйласын! Тормышы җайланып, яши генә башлады бит әле ул! Әмма бавырындагы яман шешне җиңәрлек булмый инде. 1956 елның 19 апрелендә Шәфыйка Котдусо­ваның гомере өзелә.

Аның сәхнә тормышы гөлт итеп кабынып, балкып янган йолдыз гомерен хәтерләтә. Ә йолдызлар үзләре янса да, аларның яктылыгы тирә-юньне балкыта. Татар операсы да Шәфыйка Котдусова йолдызы яктылыгында 15 ел яшәп кала. Милли операның иң биек үрләренә күтәрелгән чагы…

ИСТӘЛЕКЛӘР

Дилявер Осман, «Йолдыз» кырымтатар әдәби журналының баш мөхәррире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Кырымның атказанган сәнгать эшлеклесе:

— Танылган җырчы, кабатланмас талант иясе Шәфыйка Котдусова бүген дөньяда «татар» исемен саклап калган, аны яшәткән Кырым һәм Казан арасында татар мәдәниятенең ялкынлы илчесе булып кала. Ул татар дөньясының күгендә мәңге балкып торган бер йолдыз, җырчы һәм шәхес буларак сәнгатебез, тарихыбызда урын алды.

Кырым һәм Казанны, татар дөньясын тоташтыручы, татар җыры, опера сәнгатенә гомерен багышлап, аны зур югарылыкка күтәрә алган Шәфыйка Котдусовага (Рәхимовага) чорның кара көчләре рәхимсез булды, ә замандашлары аны яклый алмады…

Әлфия Айдарская, балерина, Сара Садыйкованың кызы:

— Без тулай торакта яшәгәндә, Шәфыйка Котдусова безнең күршедә торды. Әнием белән бик дуслар иде. Икесе дә югары колоратур сопрано буларак, операларда бергә уйныйлар, бездә әнием белән чәй артында сөйләшеп утыралар, аралашалар иде. Шәфыйка Мәскәүгә киткәч, әнигә язган җылы хатлары дәүләт архивында саклана. Аның Зәйнәп Хәйруллинага, Әхмәт Фәйзигә язган хатлары да архивта бар…

Фагыйлә Тимерова, опера җырчысы, Татарстанның атказанган артисты:

— Без консерваториядә укыганда Шәфыйка Котдусова анда концертмейстер булып эшләде. Аны мин бик тә матур, зәвык белән киенгән хатын-кыз дип беләм. Фортепианода бик әйбәт уйный иде. Шуны белдем: ул консерваториядә вокал бүлегендә дә укыган булган икән…

»…Мин бәхетле. Дөньяда мин юкка яшәмәгәнмен. Сәнгатькә, сөекле халкыма хезмәт иттем. Бик акыллы ике ул үстердем. Сөеп һәм сөекле булып яшәдем.

Мин беркемгә дә ачу сакламыйм. Хушыгыз, туганнарым һәм газизләрем».

(Шәфыйка Котдусованың соңгы хаты)