Фәтхулла Абдуллин: Уйлы күңелем ут йота — «Мәдәни җомга»

Авырлык килгәндә ярдәм кулы сузган халык турында “поганый, злой, насильник, убийца” дип язу хакыйкатьме?

(Казан, 30 март, «Татар-информ», «Мәдәни җомга»). Татар халкының мең еллар дәвамында чарланган теле бар. Патша хөкүмәте татар балаларын укыту өчен сукыр бер тиен бүлеп бирмәсә дә, халкыбыз үз мәгариф системасын булдырган, һәрчак аң-белемгә омтылган.

Революциядән соң властька килгән коммунистлар да безгә якты чырай күрсәтмәде. 1923 елның беренче яртысында барлык дини мәктәпләр ябылып бетте, манаралар ауды, гарәп алфавитында язылган әсәрләребез учакларда янды. Коммунист­лар партиясенең “Слияние и сливание в одну нацию” дигән утопик идеологиясен байрак итеп, ничәмә-ничә мәртәбә алфавит алышынды. Көчләп яки вербовка сылтавы белән татарларны урман кисү, торф чыгару, шахталарда күмер чабу кебек иң авыр эшләргә тараттылар. Ничек тә таркатырга, сыекландырырга тырыштылар. Катнаш никахларга юл ачылды. Лексиконга толерантлык дигән сүз килеп керде. Ә без – беркатлы ачык авызлар – алны-артны уйламыйча, авыз суларын корыта-корыта:

Бер киявем Полтавада...

Бер киявем Тбилисида, – дип, чәйләр-мәйләр эчә-эчә, аяк тибеп җырладык. Эшчән, булдыклы, тал чыбыктай зифа буйлы кызларыбызны әтрәк-әләмгә биреп әрәм иттек. Югалттык! Чөнки чит мохиткә барып эләккәч, ул мескен баланың телен генә түгел, рухын да сындыралар. Рухы төшкән җайдакның аты чапмас, дигән Чыңгыз хан. Кызларыбыз күпчелеге сабыйларын татарча итеп тәрбияли алмады. 

Вакытсыз арабыздан киткән талантлы шагыйрь Эдуард Мостафин халкыбыз язмышы өчен чын йөрәктән әрнеп:

Башларны ия-ия

Күләгә булдык инде, – дип язган иде.

Милләтебезне, туган телебезне саклау мәсьәләсендә өзлексез чигенәбез. Инде тупикка терәлдек, чигенер ара калмады.

Мәскәү менә ничә гасыр буе безгә яла яга. Тарихи темаларга төшерелгән фильмнарда татарлар тик кыргый кавем генә. Ә без биатасы алдында тел яшергән килен кебек дәшмибез. 2019 елда Россиянең мәдәният министры В.Мединскийның Халык­лар бердәмлеге көне алдыннан “Мифы о русской демократии, грязи и тюрьме народов” дигән китабы пәйда булды. Мәскәү түрәсе шуның “татарский вопрос” дигән бүлегендә безнең халыкка карата лаканы белән пычрак түккән. Ил бөтенлеген кайгыртырга тиеш мәдәният министры “никакой другой народ не воспринимался в народном сознании страшнее и хуже чем татары” дип язган. Ә инде министрның “нет в народной памяти ни поляка, ни немца, ни шведа, такого же беспощадного “сосальщика” дани, насильника, убийцы”, дигән юлларын укыгач, чәчләр үрә тора! Аныңча, без русларга кадәр үк инде дәүләтләр тоткан милләт түгел, ә папуаслар кебек кыргый бер кавем булып чыгабыз икән!

1552 елда русларның Казанны алуы турында мәдәният министры: “Эта победа возводилась в ранг религиозной победы над “погаными”, борьба сил добра и зла” – дип, язмасына дини эчтәлек тә бирә. Гәрчә ул поганый сүзе куштырнаклар эченә алынса да, аның фикеренчә, христианнар ак та пакь, ә мөселманнар поганый килеп чыга. Ә добрый, злой сүзләрен куштырнаксыз гына куллана. Аныңча, оятсыз рәвештә күрше җирен басып алырга килгәннәр – добрый, ә газиз ватанын саклаучылар – злой булган. Без баскынчыларны бәлеш пешереп каршы алырга тиеш булдык микән?

Бу игелексез Мәскәү чиновнигына тырнак астыннан кер эзләп татарларны сүккәнче, Русь иленә корылык килгән елларда (1024, 1229...), руслар ачка кырылганда татарларның риясыз ярдәме турында язса, күпкә отышлырак булыр иде. Авырлык килгәндә ярдәм кулы сузган халык турында “поганый, злой, насильник, убийца” дип язу хакыйкатьме? Республика хакимиятенең бер чылбыры буларак, Татарстанның Яшьләр, Мәдәният яисә Мәгариф министрлыклары бу хәсрәт чиновникка нәфрәт белдерергә тиеш иде. Юк шул, дәшмибез, чөнки без сум итен кисеп алсалар да толерант!

Бакча иясенә түтәл юк дигәндәй, соңгы вакытта Татарстан мәктәпләрендә татар теле дәресләре бермә-бер кимеде, татарча укыту ихтыярига калды. Аннан имтихан тапшырасы юк, ул ЕГЭ программасына да кермәгән. Сәер. Рус дәүләтенә куркыныч янаган чакта күкрәге белән дошман амбразурасын кап­лаган татарга туган илендә туган телендә белем алу мөмкинлеге бетте! Теле барның – иле бар, теле юкның – иле юк, ди халык мәкале. Милли әдәбият, сәнгать юкка чыга. Милләт кемнең телен ала, шул халыкка әйләнә дә куя. 

Югарыдан ярдәм көтеп утыру үлемгә тиң. Гаяз Исхакый язган инкыйразга – бетүгә юл бу. Без тәһлил әйтергә әзерләнгән төсле, кул кушырып утырырга тиешмени? Иң беренче чиратта халыкны гафләт йокысына тиң битарафлык­тан уятырга кирәк.

– Россия hәм Татарстан Конституцияләренә таянып, балаларыбызга туган телебездә белем алу мөмкинлеге булдыруларын таләп итәргә.

– Ана телебезне кулланышка кертү өчен мохит тудырырга. Кибет, банк, хакимият органнары, трамвайга кергәндә дә татарча мөрәҗәгать итәргә. “Өлкән агай” вәкиле кисәтү ясый икән, андыйларга Ф.Энгельсның: “Язык местного народа может не знать иностранный гость, колонизатор или идиот” дип җавап кайтарырга.

– Халкыбызда милли үзаң, горурлану хисләрен уятырга, аның өчен гарәп сәяхәтчеләре Әл-Җувейни, Ибн-Арапшаh; немец галимнәре Г.Миллер, Карл Фукс, В.Радлов; инглиз Эдуард Паркер; француз Шарль Монтескье; рус галимнәре С. Соловьев, Лев Гумилев, Михаил Худяков... кебек гадел тарихчыларның язмаларын күбрәк бастырырга. Үзебезнең татар галимнәре Шиһабетдин Мәрҗани, Риза Фәхретдин, Сәлам Алишев, Равил Фәхретдинов, Газиз Гобәйдуллин, Индус Таһиров, Раил Фәхретдинов, Фаяз Хуҗин, Искәндәр Гыйләҗев... хезмәтләрен күбәйтергә кирәк. Ә язучыларыбыз Һади Атласи, Нурихан Фәттах, Мөсәгыйть Хәбибуллин, Вахит Имамов, Флүс Латыйфи, Мәхмүт Галәү, Фәүзия Бәйрәмова, Айдар Хәлим романнары өстәл китабына әверелсен. Менә шуларны укыган татарлар гафләт йокысыннан уянмыйча калмас.

– Дини һәм милли азатлык өчен көрәшкән каһарманнарыбыз Мамыш бирде, Әхмәт һәм Япанчы батыр, Сарый батыр, Теләкәй-Күчем-Акай-Габдулла нәселе, Сәет батыр, Дөмәй Ишкәев, Солтан-Морат Дускәев, Алты татар... (В 1524 году шес­теро всадников сделали смелую вылазку из осажденного города и с успехом сумели отбиться от 2000 русских солдат. М.Худяков. “Очерки по истории Казанского ханства”. Стр. 229. )... Һәм тагын бик күпләрнең исемнәрен ташка уеп, һәйкәлләр куеп, урамнарга кушып мәңгеләштерү кирәк (26 Баку комиссары, 28 панфиловчы исемен йөрткән урамнар бар бит әле).

– Сәясәтчеләрдән Йосыф Акчура, Фоат Туктаров, Садри Максуди, Кәрим Хәкимов исемнәрен оныттырырга ярамый. Үз вакытында Төркия вафатыннан соң фәкать ике шәхесне генә дәүләт байрагына төреп ләхеткә иңдерде. Аның берсе 1912-1920 еллардагы 6-7 империалистик илгә каршы сугышып, Төркиянең мөстәкыйльлеген кайтарган Мостафа Кемал Ататөрек булса, икенчесе президент Ататөрекнең иң якын киңәшчесе татар Садри Максуди иде. Шул ук төрекләр Казанда Садри Максудига һәйкәл дә куйды!

Төгәл фәннәр буенча Николай Коперникка кадәр үк инде Җирнең Кояш тирәли әйләнүен исбатлаган Сәйфи Сараидан алып бүгенге галимнәребез вулканолог Һарун Таҗиев, Камил Вәлиев, Роальд Сәгъдиев, Роберт Нигъмәтуллин, өч Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, ике мәртәбә Ленин ордены белән бүләкләнгән химия фәннәре докторы, Татарстан һәм Россиянең атказанган фән һәм техника эшлеклесе, СССР Дәүләт премиясе лауреаты Гыйлем Камайлар... белән дә горурлану фарыз.

Төпченсәң, Россиядә авиациянең барлыкка килүендә дә татарның өлеше бар. 1881 елда диңгез офицеры А.Ф. Можайский проекты буенча кешене һавага күтәрә алырлык беренче аэроплан (воздухолетательный снаряд) төзелә. Ул җирдән бер метр чамасы күтәрелгәч тә, бер якка янтаеп, канатын сындыра. Патша хөкүмәте конструкторның эшен хупламый һәм Можайский аэропланы буенча эшләү туктатыла. Фәкать 1910 елның 23 маенда Киев политехника институты профессоры А.С.Кудашев кына үзенең сызымнары буенча үзе ясаган бипланда үзе очып та күрсәтә!

– Профессор әфәнде, тагын кайчан очарга җыенасыз?, – дип сорый шулчак корреспондентларның берсе, ә ул, елмаеп:

– Теләсәгез, хәзер ук очып күрсәтә алам, – ди дә штурвал артына утыра. Бу юлы ул тагын да биеккәрәк (2 сажень) күтәрелә һәм тагын да ераккарак (300 м) оча (“Изобретатель и рационализатор” журналы. 1978 ел. №1. 40-42 битләр).

В.Моисеев атлы журналист берочтан Кудашевның шәҗәрәсе турында да информация бирә: “Да, знатны Кудашевы. Кровь татарских мурз течет в их жилах. Предок, Чапай-мурза в московском осадном сидении участвовал”. Чуаш белән руслар “Чапаев безнеке!” дип тарткалаша, ә чынлыкта әлеге Гражданнар сугышы каһарманының да нәсел тамырлары татарга барып тоташмый микән әле?

1812 елгы Ватан сугышында Россиядә партизаннар хәрәкәтен оештырган шагыйрь Денис Давыдовның татар икәнен белгән Наполеон юкка гына “Русларның кайсын гына кыргычласаң да татар килеп чыга” дип әйтмәгән инде. Геройларыбыз санап бетергесез: Петр Гаврилов, Петр Новиков, Муса Җәлил, Даян Мурзин, Гази Заһитов... 49 көн Тын океанда бәләкәй генә шхунада йөзеп, командасын саклап калган Әсгать Җиһаншин... Бүгенге Герой – самолетын кукуруз басуына утыртып, 136 пассажирның гомерен саклап калган очучы Дамир Юсупов...

Соңгы сулышына кадәр туган халкына хезмәт иткән сөекле кызларыбыз Сара Садыйкова һәм ханбикәбез Сөембикә хөрмәтенә ясалган һәйкәлләребез әзер, алар Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында мөнбәрләргә “менеп бассын” иде. Байтак еллар буе “калган эшкә карны яудырдык” бит инде. Рухлары рәнҗемәсен!

Сөекле Тукаебыз, яшьләргә мөрәҗәгать итеп:

Әйдә, халыкка хезмәткә,

Хезмәт эчендә йөзмәккә, – 

дигән бит.

Шагыйрьнең пәйгамбәр хәдисләренә тиң сүзләре яшьләргә дә, өлкәннәргә дә, барыбызга да кагыла!