news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баш архитектор Илсөяр Төхвәтуллина: «Безнең милли архитектурабыз бар» - «Идел»

Казан соңгы ун ел эчендә танып булмаслык үзгәрде. Моны кунаклар да әйтә, үзебезгә дә яхшы күренә, ди баш архитектор

(Казан, 30 март, «Татар-информ», «Идел», Рузия Сафиуллина). Казан каласының тарихи һәм заманча йөзе ничек билгеләнә? Башкалабыз тагын да матуррак, төзегрәк, уңайлырак булсын өчен мөһим карарларны кем кабул итә? Идел белән Казансу буенда урнашкан уникаль шәһәрне киләчәктә нинди үзгәрешләр көтә? «Идел» укучысына бу хакта Казанның баш архитекторы Илсөяр Мисхәт кызы Төхвәтуллина сөйли.

ХЕЗМӘТЕБЕЗНЕҢ «ҖИМЕШЕ» ЕЛЛАР УЗГАЧ КҮРЕНӘЧӘК

— Илсөяр Мисхәтовна, сез Казан шәһәренең баш архитекторы итеп билгеләндегез — иҗат эшеннән түрәлеккә күчтегез. Тормышыгызда һәм һөнәри яктан нәрсә үзгәрде?

— Әлеге вазифага сайлануыма бер ел булды. Һөнәри яктан барысы да үзгәрде. Мин гамәлдәге архитектор идем, ә хәзер үз кулым белән эшли алмыйм, башка архитекторлар, шәһәр архитектура идарәсе, мэрия белән берлектә Казанны тагын да матурайту өчен тырышабыз. Түрә булырга хыялландым димәс идем. Юк. Конкурста җиңү насыйп булган икән инде — шактый зур иде ул, анда ирләр генә катнашты, мин бердәнбер хатын-кыз идем — хәлемнән килгәнчә файда китерергә тиешмен. Әлеге вазифада озак торырмынмы — тәкъдирдә язылган хәтлесе. Әмма һич калдыксыз үземне шул эшчәнлеккә багышлыйм. Иҗат эше хәзер шәһәр белән бәйле.

— «Идел» журналы сәхифәләрендә архитекторлар — шактый сирәк кунак. Укучыбызны үз җаваплылык даирәгез белән таныштырсагыз иде.

— Казан соңгы ун ел эчендә танып булмаслык үзгәрде. Моны кунаклар да әйтә, үзебезгә дә яхшы күренә. Баш архитектор буларак бурычым — шәһәребез архитектурасының сыйфатын яхшыртуны дәвам итү. Ягъни шәһәрне сезнең ничек итеп күрүегез — зур бер команданың эше ул.

Атнага ике көн кешеләрне кабул итәм. Шәһәр эчендә берәр бина, мәсәлән, торак йорт төзергә телисез икән, башта үзегезгә эскиз проекты ясап бирерлек архитектор табасыз. Эскиз әзер булгач, архитекторыгыз белән бергә, заказчы буларак, баш архитекторга киләсез. Мин бу проектның шәһәр мохитенә ничек ярашуы, бинаның ерактан һәм якыннан ничек күренүе, яктырту, яшелләндерү, аның тирәсеннән җәяүлеләр һәм транспорт ничек хәрәкәтләнүе һ.б. үзенчәлекләре турында фикеремне әйтергә тиешмен.

Архитектурадагы эшчәнлекнең нәтиҗәсе бүген үк күренми. Әйтик, гадәти архитектор проектны бер ай ясый. Төзелешнең проект-смета документациясен ул дүрт-биш ай әзерли, катлаулы объект булса, сигез айга да сузылырга мөмкин. Төзелеш үзе кимендә бер ел бара. Ягъни архитектор эшенең нәтиҗәсе күренгәнче, иң аз дигәндә, ике ел вакыт уза. Димәк, хезмәтебезнең «җимешләре» дә берничә елдан гына күренәчәк әле.

МИЛЛИ АРХИТЕКТУРАБЫЗ БАР БЕЗНЕҢ!

— Шәһәребездә тарихилык-заманчалык балансы ничек саклана?

— Казанның тарихи үзәген һәм истәлекле урыннарын саклау (Кремль яны гына түгел, Бишбалта да, хәтта Сталин чоры биналары сакланган Соцшәһәр дә һ.б.) — Казанның тотрыклы үсеше концепциясендә чагылыш тапты.

Заманча архитектура, гадәттә, тарихи үзәктән тыш зонада барлыкка килә. Һәрбер дәвер шәһәр архитектурасындачагылып, аның хәтерендә кала. Әлеге хәтерне без хөрмәт итәргә тиешбез.

Дөньяда хәзер сәнәгать белән бәйле биналарның кадерен аңлыйлар. Казанда да XIX йөздә формалашкан сәнәгать биналары бар, аларны бик кызыклы итеп төзекләндерергә була. Без дә бит көн саен тарихны «ясыйбыз» — шәһәр архитектурасында бүгенге чор да чагылырга тиеш. Һәм шушы чагылыш өчен безгә оят булмасын иде.

Конкрет тарихи объектларга килсәк, төзекләндерелгән, шәһәребезнең горурлыгына әверелгән тарихи биналар бар. Тик кайберләре әкренләп җимерелә бара. Хуҗалары әлеге биналарның тарихи йөзен кайтарырга ашыкмый, аларны бөтенләйгә югалтырга мөмкинбез. Милекчеләр бу биналарны тәртипкә китерсен өчен, законнарга үзгәрешләр кертергә кирәк. Шушындый тәкъдимнәр дә әзерлибез.

— «Татарларның үз милли архитектурасы юк» дигән фикерне ишетергә туры килгәне бар. Белгеч буларак, сез бу турыда ни уйлыйсыз?

Әлеге фикер белән килешмим. Чынлыкта моны бик җиңел тикшереп карарга була. Мисал өчен, шәһәрнең тарихи үзәгендәге барлык түбәләрне хыялдагы «бетергеч» белән сөртәбез дә очлы башлы итеп ясап куябыз. Аларга карагач, сез: «Юк, бу Казан түгел!» — диячәксез. Яки мәчетләрне алып ташлыйбыз — бу да Казан булмаячак. Тәрәзә пропорцияләре, бинага керү-чыгу юллары, эчке ишегаллары — аларда элек яшелчә түгел, агачлар үсеп утырган. Һәм башкалар — татар милли архитектурасының үзенчәлекләре күп төрле. Архитектурадагы милли үзенчәлекләребез дип тышына ялтыравык йөгертелгән (глазурованный) кечерәк кенә кирпеч — монысы инде безнең җирле эшләнмә; бинага кергәндә ишек өстендәге чуен күләгәлек (козырек); бина эчләрендә чуеннан коелган баскычлар; түбә, тәрәзә уемын, йөзлекләрен санарга мөмкин. Бу темага багышлап, кайбер чаралар үткәрергә дә ниятлибез: без саклап калырга һәм хәзерге архитектурада чагылдырырга тиешле нәрсәләрне уртага салып сөйләшәсе иде. Барысын җыйгач, кызыклы, гадәти булмаган синтез килеп чыгарга мөмкин.

ИҢ ЯРАТКАН УРЫНЫМ — БАЛАЛАРЫМ, ӘТИ-ӘНИЕМ ЯШӘГӘН ШӘҺӘР

— Татарда зыялылыкның бер билгесе — җиде буын нәселең тарихын белү. Нәселегез, әти-әниегез турында сөйләгезче. Сездә архитекторлар да бармы?

Мин гадәти гаиләдә туып үстем. Әнием Энгельсина Гатуф кызы — акушер-гинеколог, бик күп хатыннарны бала төшермәскә күндерде. Әтием Мисхәт Мирсәед улы Төхвәтуллин журналист булып эшләде. Икесе дә пенсиядә инде. Әти-әнинең чираттагы ялларында Уралга китә идек, ел саен Башкортстанда Агыйдел елгасында салда йөздек. Холкым шунда чыныккандыр.

Сигез яшемнән әти-әни белән походларга йөрдем. Безне, балаларны, беркем кызганып тормады. Төрле һава шартларында зурлар белән беррәттән, ишкәген дә иштек, чатыр корып, учагын тергездек, бөтен командага җитәрлек итеп ашарга пешердек, елганың салкын суында савыт-саба юып үстек. Әти-әнием «Алтын Боҗра» маршрутын велосипедта үткән кешеләр. Ике яктан нәсел-нәсәбем белән безне балачакта ук таныштырдылар. Велосипедларда чыгып китеп, бөтен Татарстан буйлап туганнар белән танышып йөргән хәтеремдә.

Нәселебездә архитекторлар юк, ләкин әти рәсемнәрне шәп ясый. Әтинең әтисе Мирсәед бабам да бик оста рәсем ясаган. Гомумән, талантлы кеше иде, диләр аны. Егерме җиде яшендә ул инде Татарстанның иң эре урман хуҗалыгы җитәкчесе булган! Утыз ике яшендә дүрт баласын калдырып китеп барган… Картиналары саклана — шул кыска гомерендә һәммәсенә ничек өлгергәндер. Бабамның унынчы буын бабасы Бигеш атлы кеше булган. Соңыннан шушы авыл исеме белән Бигеш аэропортын атаганнар. Әни ягыннан әби-бабайлар да — зыялы нәсел. Алар Сарман районы Яңа Бүләк авылыннан, Илһам Шакиров якташлары.

— Дөньяда иң яраткан, сокланган урыныгыз кайда?

Җирдә иң яраткан урыным — Казан — балаларым, әти-әнием яшәгән шәһәр. Байтак илләргә сәяхәт иттем, ләкин мин булмаган илләр тагын да күбрәк.

Шуңа сокланырлык урыннар — әле алдадыр, дип уйлыйм.

— Хоббиегыз бармы?

Спорт белән шөгыльләнергә, табигатьтә еш булырга яратам. Һаман да җәй көннәрендә әти-әни, балалар белән салда йөзәбез, походларга чыгып китәбез. Затлы, сирәк очрый торган китапларга мөкиббәнмен. Минем өчен бүләкнең иң кыйммәтлесе — һаман китап. Электрон китапларга исем китми, ә менә басма китапны кулга алуы да рәхәт.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100