news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшелчәне кайчан чәчәргә? — «Шәһри Казан»

Яшелчә орлыкларын ай календарендагы уңайлы көннәрдә чәчү отышлы, кәлшәләре нык­лы, уңышы мулдан була.

(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ», «Шәһри Казан», Хәмидә Гарипова). Чәчү срогын ачык­лаганда, рассаданың кайда үстереләчәген (ачык грунтта, теплицада), культураның сор­тына карап, тишелеп чыккан көннән алып, уңыш бирә башлаганчы күпме вакыт кирәк булуын исәпләп чыгарам. Ай календаре буен­ча быелгы язгы чәчү өчен уңышлы көннәр белән таныштырып үтәм.

Вегетация срогы 140-150 көнлек соң өлгерешле томатларны быел 19-20, 25, 28-29 февральдә чәчәргә ярый. Уртача өлгерешлеләрен — 5-6, 12-18 мартта, иртә өлгерешлеләрен 22, 27-28ендә чәчү тиеш. Орлыкларны әкәм-төкәм кебек итеп төрелгән поролон эчендәге дымлы туфракка чәчәм. Үсентеләрне тәүлегенә 12шәр сәгать фитолампа белән яктыртам. Ике чын яфрагы чык­кач, берәмтекләп күчереп утыртам. Майның 4-5, 11-12се көнне — теплицага, кыраулар куркынычы беткәч, июньнең 12-13ендә ачык грунтка күчерергә ниятлим.

Баклажанның соң өлгерешле ­сортларын — февральнең 12-15, 19-20сендә, уртача өлге­реш­леләрен — 25, 28ендә, Алмаз кебек иртә өлгереш­леләрен 1, 4-6, 11-14 мартта аерым савытларга чәчәм. Теплицага — майның 14-17сендә, ачык грунтка 11-14 июньдә күчерәбез. Соң өлгерешле баллы, ачы борычларны — 12-13 февральдә, уртача өлгерешлесен 16-20се чәчәргә, фитолампа астында үстерер­гә кирәк. Иртә өлгерешлесен 11-18 мартта чәчәргә ярый. Борыч пикировканы авыр кичерә, аерым стаканнарга чәчү отышлы. 9-11 майда теплицага күчереп утыртырга ниятлим. Ачык грунтка 12-13 июньдә күчерәбез.

Кыярны теплицада үстерү өчен, үз-үзен серкәләндерә торган сортларны — апрельнең 10, 13-14ендә, ачык грунтта пленка астында үстерү өчен 25-28 апрельдә аерым савытларга чәчәбез. Өч-дүрт чын яфрагы формалашкач, бер айлык кәлшәне түтәлгә утыртабыз. Үрдерелмәгән орлыкларны япма астына — июньнең 1-3, 7-8ендә, ачык грунттагы түтәлгә 12-15ендә чәчәргә була.

Сельдерейны, Брюссель кәбестәсен 12-15 февральдә чәчәбез. Тамыр сельдерейның ике чын яфрагы чыккач, пикировка ясыйбыз, 80 көнлек рассада 12-18 июньдә ачык грунтка утыртыла. Брокколи, чәчәк кәбестә, кольрабины мартның 11-18, 27-28ендә вак секция­ле лотокларга чәчәбез, 40-45 көнлек рассада түтәлгә күчерелә. Тернәкләнеп киткәнче, өсләренә төбе киселгән, авызы ачык 5 литрлы су савытлары кап­лап торабыз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100