news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чулпан Әхмәтҗанова: Коронавирусны якыннарым ярдәме белән җиңдем — «Шәһри Казан»

«Психикага да йогынты ясады. Тик торганда ачу чыга башлады», — ди Чулпан.

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ», «Шәһри Казан», Эльвира Шакирова). Татарстанның атказанган артисты Чулпан Әхмәтҗанова коронавирус белән чирләве турында хәбәр итте. «Ярты ел эчендә дөнья бик үзгәрде», — ди җырчы.

«Мин вирусны бик авыр кичердем. Ис сизмәдем, гәүдә нык авыртты. Өч көн буе температура 38,9да торды. Парацетамол гына коткарды, болай төнлә йоклап булмас иде. Әле аннан соң да сәламәтлек борчыды. Кан басымы күтәрелде, бик тиз ара торган булдым. Психикага да йогынты ясады. Тик торганда ачу чыга башлады. Шуңа күрә хәзер магний В6 эчәм», — дип сөйләде безгә Чулпан. 

«Мин бу чирне якыннарым ярдәме белән җиңдем. Дөнья мәшәкатьләре аркасында мөһим әйберләр турында онытабыз. Илдәге вәзгыять дөньяга карашны үзгәртергә таләп итә торгандыр», — ди Чулпан Әхмәтҗанова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100