news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Удмуртия татарлары лидеры Илсур Миңнемуллин: Милли йөкне бергә тартабыз

Удмуртия Татар иҗтимагый үзәге үзенең 30 еллык юбилеен билгеләп узды.

Удмуртия татарлары лидеры Илсур Миңнемуллин: Милли йөкне бергә тартабыз
https://yanarysh.ru

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Удмуртия татарларының «Яңарыш» сайтында Гүзәл Шакированың 18 декабрьдә Республика халык иҗаты йортында Удмуртия Татар иҗтимагый үзәгенең 30 еллык юбилеен бәйрәм итүдән репортажы чыкты.

Бу көнне республикабызның татарлар яшәгән шәһәр-районнарыннан милли җанлы, үз халкы белән горурланган, телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калуга, иманыбызны ныгытуга зур көч куйган шәхесләр, Казан шәһәреннән Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марс Рифкать улы Тукаев һәм танылган җырчылар да килгән иде.

Удмуртия татарлары өчен бу ел юбилейларга бай, үзенчәлекле ел булды. Пандемия булу сәбәпле чикләүләр күп булса да, «Яңарыш» газетасына да, Татар иҗтимагый үзәгенә дә 30 еллык юбилейларын билгеләп узарга мөмкинлекләр булды, шөкер.

«Бөтендөнья татар конгрессы Россиянең 76 төбәгеннән һәм 45 чит илдән 500 артык татар оешмаларын берләштерә. Шушы оешмалар арасында Удмуртиянең Татар иҗтимагый үзәге иң бай тарихка ия булган оешмаларның берсе дияр идем. Мәсгуд абый Гаратуев һәм аның көрәштәшләре башлаган бу изге эшнең бүгенге көндә дә дәвам итүенә без бик шат. Иҗтимагый үзәкне булдыруны башлап йөрүчеләргә һәм бүген учакны сүндермичә, дөрләтеп торучыларга чиксез рәхмәт. Без күп вакытта Удмуртия татарларын Россия төбәкләрендә эшләп килүче милли оешмаларга үрнәк итеп куябыз. Чөнки мәгариф, мәдәният, дин, матбугат өлкәләрендә башкарган эшләрегез бик күп», — диде Марс Рифкать улы.

Ул милли тормышта үзләреннән зур өлеш керткән милләттәшләргә Татарстан Республикасы Мәдәният, Мәгариф министрлыкларының, «Татмедиа» матбугат һәм масса­күләм коммуникацияләр агент­лыгының Рәхмәт хатларын, Мактау Грамоталарын, «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен» Бөтендөнья татар конгрессы халыкара берлеге медальләрен тапшырды.

Бәйрәм барышында милли хәрә­кәтнең башында торучы, туган телебез өчен көрәш башлау­чы олы шәхесләребез дә телгә алынды. Залда утыручы Татар иҗтимагый үзәге ветераннарына истәлекле бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырылды. Шулай ук төрле тармакларда көч куючы күп кенә милләттәшләребез Рәхмәт хатлары, Мактау Грамоталары белән бүләкләнде.

Котлаулар «Асылъяр» балалар үрнәк җыр һәм бию ансамбле, «Андан» халык бию ансамбле, моңлы җырчыларыбыз Ләйсирә Копысова, Елизавета Корбанова, Удмуртиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Светлана Кайсина җитәкчелегендәге халыкара конкурслар лауреаты аккордеончылар триосы «Тринимф» чыгышлары белән үрелеп барды.

Удмуртия Республикасы Милли сәясәт министры вазифасын башкаручы Людмила Соковикова, РФ Дәүләт Думасы депутаты Лариса Буранова, Мәдәният министры Владимир Соловьев Татар иҗтимагый үзәгенең Удмуртия татарлары тормышында гына түгел, ә республикадагы барлык уңай үзгәрешләрдәге ролен ассызыкладылар. Ә бәйрәм шатлыгын уртаклашырга килгән төрле милләтләрнең иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре исә үзара дустанә мөнәсәбәтләрнең яхшы булуына басым ясадылар.

«Бүген бер генә оешманың юбилее түгел. Бу — бөтен Удмуртия татарлары өчен зур бәйрәм. Чөнки иҗтимагый эшне бер генә кеше башкара алмый. Милли тормыш йөген без Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе, „Яңарыш“ газетасы белән берлектә тартабыз. Бүгенге көндә бергәләшеп эшләгән эшләребез дә бихисап. Барлык башлангычыбыз да Удмуртия Милли сәясәт министрлыгында яклау таба, Татарстан Республикасы тарафыннан да ярдәм күрсәтелә. Республика мәктәпләрендә татар сыйныфлары эшли, балалар бакчаларында татар төркемнәрендә балалар милли тәрбия алалар, халкыбызның бизәге булган төрле ансамбльләребез эшли, татар телендә радио-телевидение тапшырулары чыга, иҗтимагый үзәк нигез салган „Янарыш“ газетасы нәшер ителә, мәчетләребез иман нуры тарата, Ижау шәһәрендә М.Җәлил исемендәге китапханә актив эшли, „Иман“ татар яшьләре берлеге яшь буынны берләштерә, күптөрле бәйгеләр, бәйрәмнәр, фестивальләр уза. Киләчәктә дә шулай кулга-кул тотынышып, үзара ярдәмләшеп, милләтебезгә хезмәт итәрбез дип ышанам», — диде Татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе Илсур Миңнемуллин үзенең чыгышында.

Бәйрәмнең бизәге — Бөтендөнья татар конгрессы бүләк итеп җибәргән таныл­ган артистларның: Татарстанның халык артисты Фер­динанд Фәтхи, композитор, җырчы, баянчы, Татарстанның атказанган артисты Вәис Бәйрәмов, Татарстанның атказанган артисты Сиринә Зәйнетдинованың чыгышлары булды.

Ижауда гына түгел, респуб­лика­ның татарлар яшәгән барлык шәһәр-районнарында да милләттәшләребез телебезне саклап калу, мәдәния­тебез­не, сәнгатьне үсте­рү өлкә­сен­дә җиң сызганып эшлиләр. Мож­га, Сарапул, Глазов, Вот­кинск шәһәрләрендә, Балезино, Камбарка, Алнаш, Юкамен, Ки­яс районнарында милли тормыш гөрли. Дөрес, тормышыбыз гел бәйрәмнәрдән генә тормый. Ал­да әле хәл ителәсе проблемалар да, җавап табасы сораулар да җитәрлек. Бердәмлегебезне саклап, 30 ел элек Татар иҗтимагый үзәге сайлаган юлдан тайпылмыйча, тагын озак еллар милләткә фидакарь хезмәт итәргә язсын иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100