news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Өстенлекле ипотека өстенлеклеме? - «Ватаным Татарстан»

Өстенлекле ипотека гамәлгә кертелгәч, ихтыяҗ кискен артты.

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан», Рәшит Фәтхрахманов). «Ватаным Татарстан»ны укучылар хәтерлиләрдер: моннан берникадәр вакыт элек без «Калькулятор белән сөйләшү» дигән язма бастырган идек. Анда ипотека кредиты бирү фатир төзелешен арттырмый, киресенчә, киметә дигән нәтиҗә ясадык. Үз нәтиҗәләребезне без рәсми статистикага таянып ясадык. Бер яктан карасаң, бурычка фатир сатып алу мөмкинлеге фатир сатып алучылар санын арттырырга тиеш бит инде.

Банкка барасың да, кредит рәсмиләштереп, акчаңны фатир өчен түлисең һәм рәхим ит: кулыңа ачкыч тоттыралар. Әмма үлчәүнең икенче ягы да бар бит. Ихтыяҗ арттымы, бәяләр арта. Базарның бу кануныннан котылып булмый берничек тә. Өстенлекле ипотека гамәлгә кертелгәч, ихтыяҗ кискен артты. Моңа торак базары мәгълүм шул канун белән җавап бирде: фатир бәяләре кискен өскә сикерделәр. Процентларның түбәнәюе кредит алучыларның хәлен аз гына да җиңеләйтмәде, авырайтты гына.

Милли рейтинг агентлыгы белгечләре безнең сүзләрне тулысынча раслыйлар. Октябрь уртасына Мәскәүдә яңа фатирларның бәясе апрель ахыры белән чагыштырганда 10 процентка, Санкт-Петербургта 17 процентка, төбәкләрдә уртача 7 процентка кыйммәтләнгән. Күпчелек белгечләр фатир бәясе 8 процентка кыйммәтләнгәндә, өстенлекле ипотеканың бер өстенлеге дә калмый, дип саныйлар. Процентларның түбәнлегенә алданып, кешеләр үз өсләренә күтәрә алмаслык йөк өяләр. Соңыннан бу түләүләрнең кичектерелүе һәм банкротлык давылы белән әйләнеп кайтачак. Ел ахырына кадәр торак бәяләре тагын 3 – 5 процентка үсәчәк дип фаразлыйлар әле. Сүз бит миллионнарга һәм дистә миллионнарга өстәлгән 5 процент турында бара. Бик күп акча түләргә туры киләчәк иртәге көн өчен бүген үк яшәп куярга яратучыларга. Минфин исә өстенлекле ипотеканы 2021 ел уртасына кадәр озынайтырга ниятли.

Вице-премьер Марат Хөснуллинның вәкиле 2021 елда бәя күтәрелү акрынаерга тиеш дип фаразлый. Тик акрынаю төзелеш арту хисабына түгел, халыкның муеннан бурчыка батуы һәм гражданнарның түләү сәләте югалу сәбәпле булачак.

Торак базарында куык кабаруы белән барлык белгечләр дә килешә. Кайберәүләр, ул куык бөтен ил буенча күперде дисәләр, икенчеләре аерым төбәкләр генә кабарта дип саный. Мәскәүдә һәм миллионлы шәһәрләрдә фатир бәяләре тиешледән кыйммәт, диләр алар. Барлык товарларга да бәяләр күтәрелү, тормыш кыйммәтләнү, реаль керемнәрнең кимүе шартларында фатирга да бәяләр үсү гаҗәп инде. Бу – Россиянең бер сәер үзенчәлеге. Бездә бит акча кимегән саен бәяләр үсә, кризис көчәйгән саен салымнарны арттыралар. Нефтькә бәя төшкәндә мотор ягулыгына бәя арту үзе генә дә ни тора! Бу – икътисади системаның гадел булмавы нәтиҗәсе. Өстенлекле ипотека элмәгенә алданып баш тыгучыларның күбесе үкенәчәк киләчәктә. Әле бит COVID-19 катастрофасы төгәлләнмәгән, кайчан төгәлләнәсе дә билгеле түгел. Аннан башка да кризис үз куәтен арттыра. Менә бу факторлар барысы да ипотека пирамидасын кайчан булса да бер җимерергә тиешләр. Әмма бездә сумның девальвациясе белән чыгарга тырышачаклар авыр хәлдән. Тик девальвация хәлне авырайтачак кына.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100