Самарадагы татар оешмалары һәм иҗади коллективлар «Этника mob» бәйрәмендә катнашты

«Туган тел» татар җәмгыяте җитәкчесе Ильяс Шәкүров бәйрәмгә килүчеләргә «Самар татарлары» журналларын таратты һәм кунаклар өчен татар милли ризыклары белән чәй табыны оештырды

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Самараның «Бердәмлек» газетасында «Этника mob» фестивале хакында Венера Галимова, Тилав Расул-Заде репортажы чыкты.

Менә инде 9 ел рәттән Самара губерниясендә яшәүче төрле милләт халыклары «Этника mob» фестивалендә катнашалар. Җыр-биюле, уен-көлкеле Халыклар дуслыгы бәйрәме быел Самара шәһәренең Ленин районында, Клиническая һәм Коммунистическая урамнары киселешендә гөрләп узды.

— Проектның исеме дә очраклы түгел, — дип билгеләп үтә «Мичуринский» иҗтимагый үзидарә рәисе Елена Большакова. — «Этника» сүзе милли традицияләргә игътибарыбыз зур булуын аңлата, ә «mob» кушымтасы халыкның беренче тапкыр элемтә чараларыннан файдаланып җыелганын искәртә, — ди ул. — Бу фестиваль өлкәдә яшәүче төрле милләт халыкларына бер-берсенең мәдәнияте белән танышырга һәм аралашырга, бер-берсен яхшырак аңларга, көчле һәм бердәм булып яшәргә ярдәм итә, — дип ассызыклый Елена.

Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә фестиваль үз тирәсенә өлкән буын кешеләрен дә җәлеп итә, яшьләрдә дә кызыксыну уята. «Мичуринский» ТОСы өлкә Халыклар дуслыгы йорты белән тыгыз хезмәттәшлектә эшли. Проектны милли оешмалар җитәкчеләре дә хуплый һәм чараны оештыруда актив катнашалар.

Әлбәттә, татар иҗтимагый оешмалары һәм иҗади коллективлары да бу чарадан читтә калмыйлар. Танылган «Ялкынлы яшьлек» ансамбле артистлары башкарган «Казан», «Свердловск татарлары биюе» салкында өшеп, бераз боегып торган тамашачыларны җылытып җибәргәндәй булды, ә татар эстрадасы мэтры Искәндәр Әхмәтов башкаруындагы «Аерылабыз» җырының сүзләрен аңламасалар да, мәгънәсен бик яхшы аңладылар.

Татар халкының «Капкалы» милли уены да тамашачылар күңеленә хуш килде.

«Эх, Самара городок» җырын да бергәләп җырладылар, дагыстан, осетин, яһүд халкының дәртле биюләрен дә яше-карты рәхәтләнеп биеде.

Самара өлкәсенең «Туган тел» татар җәмгыяте җитәкчесе Ильяс Гомәр улы Шәкүров бәйрәмгә килгән милләттәшләребезгә «Самар татарлары» журналларын таратты һәм кунаклар өчен татар милли ризыклары белән чәй табыны оештырды.

Вазыйх Мөхәммәтшин «Ялкынлы яшьлек» ансамбле артистлары өчен «күчмә гримерка» оештырган иде.

— Вазыйх Гатович тәкъдим иткән «Газель» машинасы киенү-чишенү бүлмәсе буларак хезмәт итте. Бәйрәм ачык һавада узганлыктан, бу безнең өчен бик зур ярдәм булды. Аллаһының рәхмәте яусын аңа, — диделәр артистлар.

Фестивальгә килгән халыкның кәефе әйбәт иде. Кунакларның әлеге чара турында нәрсә уйлаулары белән кызыксынмыйча булдыра алмадык.

— Мин Самарада туып-үстем. Әтием — татар, әнием — башкорт. Этнофестиваль буласын ишеткәч, бу бәйрәмдә катнашырга булдым. Ике сәгатьлек тамаша чын шоу булды инде. Артистларның костюмнары да мине таң калдырды. Алар өлкәдә яшәүче теге яки бу милләтләрнең тарихы, мәдәнияте, милли үзенчәлеге белән таныштырдылар. Мондый чараларның ешрак үткәрелүен теләр идем. Чөнки алар яшьләрне шәхес буларак формалаштыруда ярдәм итәләр, — дип уртаклаша медицина университетының беренче курс студенты Наилә Рөстәмова.

— Мин фестивальгә кызларым Фатыйма һәм Аишаны алып килдем. Концерт бик ошады. Өлкә җитәкчеләренең милли сәясәтне дөрес алып баруларына инандым. Һәркем, гомумроссия тарихыннан һәм мәдәниятеннән тыш, үз милләтенең дә тарихын һәм мәдәниятен, гореф-гадәтләрен белергә һәм сакларга тиеш. Фестивальне оештыручыларга зур рәхмәт, — ди 40 яшьлек эшмәкәр Әмирхан Нурмөхәммәтов.

Гомере буе география укытучысы булып эшләгән Наталья Владимировна: «Бу фестиваль югары дәрәҗәдә узды, дип саныйм. Миңа бигрәк тә „Ялкынлы яшьлек“ татар милли ансамбле, „Яшь егетләр“ дагыстан халык бию ансамбле артистлары чыгышы ошады. Советлар Союзы таркалганчы мин Ташкентта яшәдем, җирле халык иҗатын бик ярата идем. Самарага күченгәнемә утыз еллап вакыт узды инде, ә мин һаман үзбәк халык җыр-биюләрен сагынам. Киләсе этнофестивальләрдә Таҗикстан, Үзбәкстан, Кыргызстан вәкилләре катнашса, тагын да яхшырак булыр иде», — ди.

— Мондый этнофестивальләр күбрәк уздырылсын иде. Чөнки яшьләр барысы да көнбатыш яшәү рәвешенә тартыла. Мин тормышның бөтен матурлыгын һәм гармониясен Россия халыкларының этник мәдәниятләре, гореф-гадәтләре төрлелегеннән күрәм. Шул безнең үзенчәлегебез һәм байлыгыбыз, — ди шәфкать туташы булып эшләүче 25 яшьлек Ольга.