news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Итекче киңәше: Йомшак итеккә кызыкмагыз — «Ватаным Татарстан»

«Ак, көрән итек җылырак та була, дәвалау үзлегенә дә ия», - ди Нурфия Ризванова.

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан»). Хәзер кышлар киез итек киярлек түгел инде дип әйтергә ашыкмагыз. Һич югы бер тапкыр ап-ак кардан шыгыртатып үтәр өчен генә булса да киез итек булу кирәк. Итекне киеп караган кеше генә аның рәхәтен, җылысын аңлый торгандыр. Итек дигәнебез аякларны гына түгел, күңелне дә җылытырлык булсын дисәк, аны сайлый белү кирәк. Серен күп еллардан бирле итек түшәүче Нурфия Ризвановадан белештек.

— Итекне базардан алырга тырышмагыз. Уңайлы булсын һәм озак хезмәт итсен дисәгез, иң яхшысы итекне үзегез өчен махсус бастырып алу. Итек сайлаганда кеше иң элек йомшаклыгын тикшерә. Бу иң беренче хата. Яңа итек йомшак була икән, димәк, ул тиешле дәрәҗәдә басылмаган була. Тиз тишелә, юешләнсә кечерәя, керешә дигән сүз. Сатып алучыларның гадәттә йомшак итек эзләгәннәрен белгәнгә күрә, базарга сатучылар йомшак итек алып чыга да инде. Чем кара итекләр әлбәттә буялган була. Бернинди буяуларсыз, химик матдә кермәгән итек кирәксә ак, көрән итек алыгыз. Ул җылырак та була, дәвалау үзлегенә дә ия, — ди Нурфия ханым.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100