news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чәй агуга әверелмәсен — «Сөембикә»

Чәй эчүнең дә үз кагыйдәләре бар.

Чәй агуга әверелмәсен — «Сөембикә»
Рамил Гали

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ», «Сөембикә», Эльмира Закирова). Чәйдән башка тормышыбызны күз алдына да китереп булмый, шулай бит? Ләкин чәй эчүнең дә үз кагыйдәләре бар икән. Чәйне пешергәч үк, ягъни суга төрле матдәләр бүленеп чыга башлаганчы ук эчәргә кирәген барыгыз да беләдер инде. Нәкъ менә 5–10 минут узуга, чәй яфракларыннан сыеклыкка файдалы матдәләр күчә башлый. Ә 15 минуттан соң чәйдә зарарлы матдәләр барлыкка килә. Чәйдә барлыкка килгән элпә эфир майлары булуын сөйли. Элпәдә органик кушылмалар бар, алар һава белән контакттан окисьлаша, патоген микрофлора барлыкка килә. Ягъни сыеклык бозыла башлый. Чәйгә шикәр салсаң, бу процесс тизрәк тә бара. 

Чынаяктагы чәй дөрес пешерелгән очракта гына организм өчен файдалы. Ул стрессны киметә, кәефне күтәрә, организмны төрле авырулардан саклый. 

Чәйне пешергәндә һәм эчәргә биргәндә очрый торган хаталар

1. Ач карынга эчү. 

Ач килеш чәй эчсәң, ашказаны бизләре эшчәнлеге бозыла. 

2. Каты чәй. 

Кофеин чамадан тыш булу нерв системасы эшчәнлегендә негатив чагыла. Тахикардия, куллар калтырау, бәвел күп чыгып, организмда су җитмәү күзәтелә. Каты чәйдәге танин эч катуны китереп чыгара. 

3. Кайнар чәй. 

Үңәч, тамак лайласы, ашказаны өчен куркыныч. Гел кайнар чәй эчеп торсаң, яман шеш барлыкка килү куркынычы яный. 

4. Даруны йотар өчен чәй эчү. 

Даруның тәэсир көчен киметә, шуңа күрә аны гади су белән йотып җибәрергә кирәк. 

5. Ашаганда чәй эчү. 

Ашагач ук чәй эчсәң, аксым һәм башка файдалы матдәләрне үзләштерү кими. Шуңа күрә ашаганнан соң 45 минут узгач кына чәй эчәргә кушалар. 

6. Кичтән калган чәйне эчү. 

Төн кунган чәйдә патоген микроорганизмнар актив үрчи башлый. Ул сәламәтлек өчен зарарлы. Кичтән калган чәй — агу ул. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100