news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 24 яшендә үлгән Камиләнең өч баласы ятим калган — «Шәһри Казан»

Яшь әнинең башта кулы, аннары аягы да йөрми башлаган. Аннары бик каты башы авырткан.

(Казан, 28 август, «Татар-информ», «Шәһри Казан», Дилбәр Гарифуллина). Операциягә керергә берничә сәгать кала вафат булган 24 яшьлек Камиләнең берсеннән-берсе өч баласы ятим калган. Ире Фәннур 5 яшьлек Зәмирә, 3 яшьлек Данияр һәм 1 яшь тә 4 айлык Амелия белән ялгыз калган.

Камиләне өченче көнне иренең туган ягына алып кайтып җирләгәннәр.

Камилә — Казан кызы. Ире Фәннур — Әтнәнең Күлле Киме авылыннан. Җиде ел элек өйләнешеп, Казанда яшәгәннәр. Алар белән бергә Камиләнең техникумда укый торган ике энесе дә яшәгән. Моннан унөч ел элек юл һәлакәтенә очрап, инвалид коляскасында гына хәрәкәтләнә торган әниләре Сочида яшәп ята. Кодагыйдан рөхсәт сорап, киленебезне үзебезнең авылга алып кайтып күмдек, диде Гөлнара Әхмәтшина.

Килене Камилә турында ул бик акыллы, әдәпле, тыныч кыз иде дип искә алды.

— Улыбыз белән матур итеп яшәп яталар иде. Өйләнешкән вакытта киленгә 18 генә яшь иде. Ул бухгалтерлыкка укыды, балалар белән декрет ялында озаклап утырды. Алар өчен сөенеп туя алмадык. Өченче балалары тугач, машина да алып куйдылар. Машина булгач, авылга ешрак кайта башладылар. Бер дә зарлана белмәделәр, Камиләнең авырганын да сиздермәскә тырышканнар иде. Даниярны балалар бакчасына биргәннәр иде. Киленгә, Данияр бакчага ияләшә аламы, дип кенә язган идем. Ул гадәттә бик озын итеп тәфсилләп язарга ярата. Бу юлы берничә сүз белән генә язды. Сүзләре дә буталган, бик хаталы иде. Нәрсә булды икән, дип улыма шалтыраттым. «Ул, хәлләребез начар әле, Камиләнең бер кулы йөрми башлады. Бер клиникадан икенчесенә йөрибез, әлегә диагноз куймадылар» диде. Башта кулы, аннары аягы да йөрми башлаган. Аннары бик каты башы авырткан. Түләүле клиникаларда йөреп, бик күп акчалар түккәннәр. Озаклап тикшеренгәч кенә, башында шеш тапканнар. Шунда аны хастаханәгә салдылар. Анда бер төн кунып, операция булырга берничә сәгать кала үлеп тә китте. Үлеме белән килешеп булмый әле һаман да, бик хәсрәтле чагыбыз, балалар әнисез калды, — дип елый-елый сөйләде безгә Гөлнара ханым.

Аңарчы Камилә бер тапкыр да авырыйм дип әйткәне булмаган. Бер ай эчендә кинәт кенә сүнеп китеп барган. Әлегә балалары авылда. Гөлнара ханым мәктәп ашханәсендә пешекче булып эшли. Оныкларны карыйсы була, эштән китәргә туры килер инде, ди ул.

Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен контактлар: карта номеры 2200 5301 3199 3099 (Гөлнара Әхмәтшина Шамил кызы)

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100