news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар академигын укыткан мөгаллимнәр — «Мәгариф»

Академик Индус Таһиров үзенә белем биргән иң беренче укытучысы — әнисе Әминә Каюм кызы Каюмова турында сөйли.

(Казан, 28 май, «Татар-информ», «Мәгариф», Индус Таһиров). Мин укытучыларымнан уңдым һәм һәрвакыт аларга рәхмәтле булып яшим. Дөньяда иркен сулыш алып, анда үз урынымны табып, гомер кичерә алуым белән мин аларга бурычлы.

Ләкин бу язмамда сүз күбрәк үзебезнең иң беренче укытучыбыз — әниебез Әминә Каюм кызы Каюмова турында булачак.

Ул — изге ил аналарының безнең өчен иң якыны. Телебезне дә ул ачты, туган халкыбызга карата мәхәббәт хисләрен дә ул уятты. Мәктәпкәчә үк укырга-язарга да ул өйрәтте, яшәү тәртипләрен дә аның аша белдек. Яхшылыкның яманлыктан өстен булырга тиешлеген дә безгә ул сеңдерде.

Анабызның тормыш юлы җиңелләрдән булмаса да, аның язмышы бәхетле. Чөнки башына төшкән авырлыкларны, кайгы-хәсрәтләрне, берсеннән-берсе зур югалтуларны батырларча җиңә белгән зат иде ул. Ата-анасыннан васыятъ итеп алган «сабырлыкның төбе — сары алтын» дигән сүзләр аның яшәү кагыйдәсе булды. Аны безгә дә васыять итеп калдырды.

Ул чын мәгънәсендә кешелекле зат иде. Гомере буе берәүдән дә көнләшмәстән, киресенчә, кеше шатлыгына сөенеп яшәде, беркайчан да беркем турында начар сүз әйтмәде, берәүгә дә рәнҗемәде, берәүне дә рәнҗетмәде. Берәүне дә каргамады, берәүгә дә ачу сакламады, начарлык та теләмәде. Ул һәрвакыт безнең өчен эчкерсезлек үрнәге була килде.

Ул Урсал тавы астында Зәй буенда, тирә ягын урман-болынар чорнап алган Әлмәт авылында туып үскән. Атасы, безнең бабабыз Каюм, хатыны үлгәч, 65 яшендә икенче мәртәбәгә күрше Түбән Мактама авылы кешесе Хәмидулла кызы Бибигайшәгә өйләнә. Алар икесе биш бала үстерәләр. Әниебез дөньяга килгәндә, атасына 83 яшь була. Ике елдан соң әниебезнең сеңлесе Галимә апабыз дөньяга килгән. Бабай балаларын аякка бастырып, аталык вазифаларын тулысы белән үтәгәннән соң, йөз яшен тутырып дөнья куя.

Әниебез Бөгелмәдә педагогия юнәлешендәге махсус уку йортын тәмамлап, яңа төзелгән Шөгер районына эшкә билгеләнә. Ул шушы җирлектә ныгый, педагог булып өлгерә. Шөгерне чын күңеленнән яратып кабул итә.

Яратмаслык та түгел шул безнең Шөгеребез. Аның искиткеч табигате, һичкайда булмаган гүзәл таулары, урман-болыннары күпләрне таң калдыра. Аны хәтта Татарстан Швейцариясе дип тә атыйлар. Аңа дан җырласаң да, мактасаң да, сагынып искә алсаң да, болар барысы да аңлашыладыр дип уйлыйм. Чөнки ул — туган җир, безне тудырган һәм дөньяга чыгарган җир. Аның моңнары, аның сагышлары, кичерешләре безнең һәммәбезгә дә сеңгәндер. Туган илгә, халкыбызга, телебезгә мөнәсәбәтләр шунда яралган. Без аны үзебезгә татарлык нигезе салганы өчен яратабыз.

Бөгелмәдә әниебезгә ныклы белем биргәннәр. Һади Атласи, Фазыл Туйкин шикелле мәртәбәле шәхесләр эшләгән ул уку йортында. Әниебез үзенең укытучыларын сагынып сөйли торган иде. Алар турында язып та чыкканы булды.

Һади Атласины укучылары «милләтебез балаларына аң-белем бирүгә чын күңелдән бөтен көчен куйган, күп кырлы галим» дип бәяләгәннәр. Ул шушы данлыклы уку йортында тарих, география, немец телен укыткан. Әниебез аны мөкәммәл рәвештә инглиз, алман, гарәп һәм фарсы телләрен белүен ассызыклый торган иде. Аның

язмаларында яраткан укытучысы турында мондый сүзләр бар: «Мәһабәт гәүдәле, ачык чырайлы укытучыбыз Һади абый класска килеп керүгә аягүрә басып каршы ала идек. Мин аның тарих, география дәресләрен бигрәк тә яратып укыдым.Ул вакытта дәреслекләр, китаплар булмаганлыктан, лекцияләрне тыңлап язып бара идек. Хәзер дә исемдә әле: мин, Герцен урамындагы фатирыма кайткач, кара буяуга аз гына шикәр комы салып (янәсе, ялтырап торсын!) кара ясыйм да, дәфтәрем кырыеннан кыр калдырып, класста язып кайткан караламаны матур итеп күчереп яза идем».

Һади Атласи үзенең укучыларына «бабаларыбыз: белем алу — энә белән кое казу», — дип тикмәгә генә әйтмәгәннәр. Белемне җиләк җыйган кебек берәмтекләп җыйсаң гына була», — дип әйтә торган булган. (Һади Атласи. Тарихи-документаль җыентык. Казан. «Җыен» нәшрияты, 2007, 370-371 бб.)

Әниебез Шөгергә, Һади Атласиның педагогик мәктәбен үтеп, укытучылык хезмәтенә зур мәхәббәт сеңдереп килгән. Һәм гомере буе аңа тугрылыклы булып яшәде.

Алар әтиебез Риза Шәйхетдин улы белән шушы җирдә гаилә корып җибәрәләр, гөрләтеп яши башлыйлар. Әтиебез авылда колхоз оештыручы да, авыл Советы рәисе булып та эшли. Гомумән, ул бик актив кеше була. Җыелышларда ул сөйләгәнне таң калып тыңлый торган булганнар.

1941 елны әти фронтка китә һәм 1944 елның ноябрендә Латвияне азат итү өчен барган каты сугышларда рота командиры буларак һәлак була. Без 3 бала: олыбыз Дамир 8 яшендә, уртанчысы мин 5 яшемдә һәм кечебез Энгел 1 яшендә әтидән калып анабыз тәрбиясендә үстек.

Сугыш елларында ул Шөгер районының Түбән Чыршылы авылына мәктәп директоры һәм партоешма секретаре итеп билгеләнә. Агитколлектив оеш- тырып, аны да җитәкли.

Чыршылының табигате дә матур. Шөгердәге кебек таулар. Ике Чыршылыны: Түбәнен һәм Югарысын Куак суы бүлеп тора. Бу авыллар бербөтендәй яшиләр иде.

Авыр сугыш еллары анабызның кешелек сыйфатларын ныклап сынады. Ул һәрвакыт мескеннәргә, авыр хәлгә төшкән кешеләргә ярдәм кулын суза торды, аларның зар-моңнарын тыңлап, кайгы-хәсрәтләрен уртаклаша белде. Мәктәп өчен махсус җир алып, анда бәрәңге, чөгендер, тары үстереп, фронтовик балаларын ашату-эчертүне җайга салды. Безгә, үзенең балаларына, анда йөрү катгый рәвештә тыелган иде. Шулай да кайбер вакыт, ул күрмәгәндә, аш пешереп торучы мәктәп җыештыручысы Минзифа апа, безне кызганып, көчләп диярлек алып кергәли иде. Рәхмәт яусын үзенә, бигрәк мәрхәмәтле нечкә күңелле җан иде ул.

Анабыз педагог һәм психолог буларак, укытучы халкына, бигрәк тә авыл мөгалимнәренә төпле ярдәмче була килде. Ялгышучыларны туры юлга күндерүче дә, егылганнарны аякка бастыручы да ул иде.

Ул кешеләрне, гомумән, халкыбызны ярата иде. Гомере буе халык иҗаты аның юлдашы булды. Күп язучыларның, шагыйрьләрнең әсәрләрен белү генә түгел, аларның шактыен яттан сөйли иде ул. Аның теле йөгерек, тормыш эпизодларын, табигатъ матурлыгын тасвирлавы мавыктыргыч.

Ул Казан педагогика институтының татар теле һәм әдәбияты бүлеген читтән торып тәмамлый һәм мәктәптә туган тел һәм әдәбиат укыта. Укучылары аны әле дә булса сагынып сөйлиләр. Директор булса да, сугыштан соң Шөгер район мәгариф идарәсендә инспектор булса да, ул беркайчан да укыту эшчәнлеген туктатмады, киресенчә, аны бертуктаусыз камилләштерә торды.

Сугыш чоры укытучылары, колхоз- чылар белән бергә кырда, балалар белән мәктәптә булдылар. Алар авыл халкына дәрт һәм дәрман биреп торучылар. Үз көчләре белән концертлар оештыралар, хәтта спектакльләр дә куялар иде. Без аларның балалары да сәхнәгә менеп җырлый һәм декламацияләр сөйли идек.

Эше никадәр тыгыз булуына да карамастан, әниебез һәрвакыт безнең өчен вакыт таба иде. Хәтеремдә, ул мәктәп китапханәсендәге китапларны алып кайта да, без — балаларга кызыклы булган урыннарын кычкырып укый башлый. Әсәрнең иң кызык җиренә килеп җиткәч, ул, «ә инде моннан соң ниләр булганын үзегез укып белер- сез», — дип, китапны үзебезгә тоттыра. Без исә, тырыша-тырышы, укуны дәвам итәбез. Китапка мәхәббәтне ул безгә Тукайның «Су анасы», «Шүрәле», «Гали белән Кәҗә» кебек шигырьләре һәм башка язучыларыбызның әсәрләре аша сеңдерә килде. Аларның шактыен кат-кат укып, яттан белә идек.

Мәктәпкә кергәнче үк укырга-язарга өйрәнүем дә әнә шул әниебезнең әдәбиятыбызга уяткан мәхәббәтеннән булса кирәк. (Өченче сыйныфта укучы Дамир абыебызның әтигә фронтка язган бер хатында үзенең «отлично»га укуы турында хәбәр итеп, «Индүс тә язарга өйрәнә башлады инде, әле ул мәктәпкә укырга кермәде, бакчага гына йөри», — дигән сүзләр бар.)

Түбән Чыршылы мәктәбендә Мөнәвәрә апа Чапаева минем беренче укытучым булды. Гаиләбезнең якын дусты, әниебезнең сердәше Зифа апа Гыйлаҗева да абыебызның һәм минем беренче укытучыларыбздан. Ул исән чагында без аның белән Чыршылы авылында очрашып, үткәннәрне искә төшереп, җырлашып та утыра идек. Аның үтә аһәңле, моңлы тавышы колакта һаман да яңгырап тора кебек.

Әниебез, болай да кыска булган йокыларын калдырып, безнең өчен стена газетасы чыгара иде. Анда тормышыбызның кызыклы мизгелләре үзе ясаган рәсемнәр астында урын ала.

Зифа апа белән очрашканда, без шушы газетага бәйле бер кызыклы сәхифәне искә төшерә идек.

Безнең кәҗәбез бар иде. Кыш көне аның бәтиләре безнең белән өйдә. Алар сикерешәләр, әллә кайларга менәләр. Шулай бервакыт әни югында ап-ак кәҗә бәтиләре пичкә кереп, корымга батып, кап-кара төскә кергәннәр. Кечебез Энгел, әни ачуланмасын дип, аларны юынгыч астында юа башлаган. Нәкъ шул вакыт әни кайтып керә дә: «Улым, син нишлисең?» — ди. Энгел исә аңа: «Бәтиләрнең пичкә кергәннәрен күрми калдым, син ачуланмасын дип, аларны юам», — дип җавап бирә. Стенгазетада шушы эпизод әнинең үзе ясаган рәсеме астында күрсәтелгән. Аны укытучылар да, мәктәп балалары да көлешә-көлешә укыганнары әле дә булса хәтеремдә.

Мәктәп китапханәсендә рус китаплары да күп иде. Тик менә без русча белмибез. Укыйсы килә, ләкин теш үтми. Әни шул китапларны уку өчен безгә русча-татарча сүзлек бирә. Исемдә: кайбер сүзләрен табам, ләкин җөмләсен аңламыйм, чөнки грамматика дигән әйбернең нәрсә икәнен дә белмим. Булдыра алмагач, елыйм. Моны күреп, әни ярдәмгә килә, нәтиҗәдә, сүзләр тезмәсеннән җөмләләр барлыкка килә. Елавымнан туктыйм, шатланып, көлеп тә җибәрәм.

Русча өйрәнә башлауның беренче тәҗрибәсе иде бу. Ә инде аны ныклап үзләштерү тик Шөгергә кайткач, руслар белән аралаша башлагач кына булды. Моның өчен мин рус теле укытучыбыз Михаил Николаевич Дементьевка рәхмәтлемен. Ул бик белдекле һәм таләпчән кеше иде. Шушы безнең өчен ят булган телнең бөтен нечкәлекләрен, аның ия белән фигыльләрен генә түгел, хәтта нокта-өтер кебек тыныш билгеләренең кайчан һәм ничек куелырга тиешлекләрен ныклап сеңдерүче ул булды.

Ләкин Чыршылыдан кайткач, баштарак мин укуымны Шөгернең татар мәктәбендә дәвам иттем. III сыйныфны шунда тәмамладым. Монда аз гына укыган булсам да, укытучыбыз Асия апа Гыйльметдинова минем хәтеремдә ныклап уелып калды. Татар теленнән диктант язганда, мин «лейтенант» дигән сүзне «летейнант» дип язганмын. Асия апабыз аны кызыл кара белән төзәтеп астына сызган. Шулай да бу бердәнбер хата булганлыктан, «5» ле билгесе куйган. Аның безне бик җиңел ысул белән тапкырлау таблицасын өйрәтүе дә онытылмый. Соңрак үземдә шул ысулга башкаларны өйрәтә торган булдым.

Мин җиденче сыйныфны, тәмамлагач, гаиләбез белән Әлмәткә — әниебезнең туган җиренә күчтек. Әтиебез һәм аның туганнарының берсе дә сугыштан әйләнеп кайтмагач, туганнар безнең шунда күчүебезне теләделәр. Урта мәктәпне шунда тәмамладым.

Әниебез анда да, Шөгердәге кебек үк, РОНО инспекторы булып эшләде. Ул чын мәгънәсендә укытучылар укытучысы иде. Нәкъ Шөгердәге кебек, кышкы бураннарда да, көзге салкын яңгырларда да авыл мәктәпләрендә булыр, мәктәпләрнең, укытучыларның ихтыяҗларын ныклап өйрәнер һәм кулыннан килгәнчә ярдәм итәр иде. Ул беркайчан да укытучыларга авыр сүз әйтмәс, хаталарын-кимчелекләрен, аларны һич кенә дә рәнҗетмәстән, аңарга гына хас булган осталык белән төзәтә белер. Үзен беркайчан да алардан өстен итеп күрсәтмәс.

Шушы педагогик кагыйдәләрне ул безгә дә сеңдерә килде. «Укучыларга „ике“ле куярга ашыкмагыз, аларның хата-кимчелекләрен дорфа рәвештә төзәтмәгез. Күбрәк, аларга карата „мин синең урында булсам, менә болайрак эшләр идем“ кебек сүзләр кулланыгыз, аларны түбәнсетмәгез», — дип әйтә торган иде ул безгә.

Энем Энгел белән икебез дә Казан университетының тарих-филология факультетын тәмамлап, тарихчы-укытучы дипломына ия булдык. Без дә — әниебез шикелле укытучылар. Мин — университетның тарих факультетында, энем — культура институтында. Эшебезне анабыз васыятьләренә таянып алып барабыз.

1987 елны без әниебезне әти җирләнгән Салдус шәһәрендәге туганнар зиратына алып бардык. Әни каберлек өстендә намаз укыды. Гомер юлдашы белән кавышты да, хушлашты да. Кабер туфрагын Казанга алып кайтты һәм шуңа гөл утыртып үстерде.

Анабыз «Татарстанның атказанган укытучысы» дигән мактаулы исемгә, Почет билгесе орденына, башка бик күп бүләкләргә лаек булды. Иң кыйммәтлесе шул: аны укучылар да, укытучылар да, гади халык та бик ярата иде. Аның эшләгән елларын сагынып сөйләүчеләр бүген дә бар әле.

Бу дөньядан 94 яшендә китеп барса да, ул безнең күңелләребездә һаман исән. Ул һаман да безнең укытучыбыз булып кала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100