news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коронавирус вакытында Коръән ашлары уздырырга ярыймы? - «Ватаным Татарстан»

Әлеге сорауга Татарстан Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев җавап бирде.

(Казан, 28 март, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан», Рәшит Минһаҗ). Дөнья булгач, үлем-китем булып тора. Туганнарны, дусларны, күршеләрне чакырып, имамнан, абыстайдан Коръән укытып, мәрхүмнәребезне искә аласы, рухлары тыныч, шат булса иде, дип дога кылдырасы, өчесен, җидесен, кырыгын, елын үткәрәсе килә.

Әмма яңа коронавирус эпидемиясе таралу аркасында Коръән ашлары җыю ярыймы икән? Шундый сорау белән Татарстан Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевка мөрәҗәгать иттек.

— Табигый, халыкның аш үткәрәсе килә инде. Ишеткәнсездер: хакимиятләребезнең егермедән артык кеше җыелмаска дигән тәкъдим-күрсәтмәсе бар. Димәк, үткәрәсең икән, чакырылучылар егермедән артмаска тиеш. Билгеле, әлеге егерме кеше арасында да вирус эләктергән кеше булуы ихтимал. Шулай дип шикләнәсең икән, ашка бармыйсың инде. Бердән, күп җыймаска, икенчедән, зарур булмаган чараларны үткәрмәскә кирәк. Уздырмасам, кеше нәрсә әйтер икән дип борчылу, гомумән, урынсыз. Мондый мәҗлесләрне уздыру мәҗбүри түгел. Дөньяның фани-вакытлы, ахирәтнең мәңгелек икәнлеген искә төшерә торган, бездә киң таралган бик күркәм гадәт бу. Тик аны беркайчан да фарыз дәрәҗәсенә күтәргәнебез юк, Инде бик теләсәң, бу хәвефле көннәрдә бик аз кеше, якын туганнарыңны җыеп кына үткәрүең мәслихәт, — дип җавап бирде ул безгә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100