news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарлар бер утыруда ничә сумлык ризык ашый? - «Ватаным Татарстан» газетасы

Татарстанда 4 кешелек бер гаиләгә милли ризыклардан торган табын әзерләү 1133 сумга төшкән.

Татарлар бер утыруда ничә сумлык ризык ашый? -  «Ватаным Татарстан» газетасы
архив/Владимир Васильев

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан»). Татарстанда 4 кешелек бер гаиләгә милли ризыклардан торган табын әзерләү 1133 сумга төшкән. Милли банк икътисадчылары токмачлы аш, өчпочмак һәм гөбәдия әзерләүнең күпмегә төшүен исәпләп чыгарган.

Быел октябрь аенда токмачлы аш пешерү (1 кило тавык, 400 грамм бәрәңге исәбеннән, кул токмачы өстәп) уртача 152 сумга төшкән. Бу — узган елдагыга караганда 1,1 процентка кыйммәтрәк. Быел республикада бәрәңге уңышы яхшы чыкты. Шуның белән бергә, аның үзкыйммәте дә арткан (чит илдән яңа техника, ашлама сатып алу, шулай ук яшелчә саклау өчен инфраструктураны үстерү хисабына). Нәтиҗәдә «икенче икмәк» узган елның шушы ук чорындагыга караганда кыйммәтләнгән.

Ә менә тавык ите хакы октябрьдә, алдагы елдагыга караганда, 3,2 процентка арзанайган. Бәягә республикада һәм күрше төбәкләрдә кош-корт ите җитештерү күләме арту, шулай ук сәүдә челтәрләре арасында көндәшлекнең үсүе йогынты ясый. Чагыштыру өчен: октябрь аенда Идел буе федераль округында тавык ите бәясе алдагы еллардагыга караганда, уртача 1,2 процентка кимрәк булган.

Өчпочмакка килсәк, октябрь аенда республикада сыер итеннән 10 өчпочмак әзерләү 426 сумга төшкән (узган елдагыга караганда 6,5 процентка кыйммәтрәк). Ризык бәясендә төп өлешне, әлбәттә инде, ит (600 грамм) алып тора. Аның бәясе ел дәвамында 5,2 процентка үскән. Август аенда республикада, мал-туарның иминлеген тәэмин итү өчен терлекләрне маркировкалау башланган. Җитештерүчеләр бу чыгымны продукция бәясенә кертә. Шуңа күрә ит кыйммәтләнә.

Октябрь аенда Татарстанда бер гөбәдия пешерү (250 грамм корт һәм 1 кило төче камыр исәбеннән, йомырка, дөге һәм йөзем кушып) 555 сумга төшкән (еллык бәя үсеше — 3,0 процент). Гөбәдиянең эчлеге, шулай ук камыры өчен атланмай да күп кулланыла. Монысы ел дәвамында 1,6 процентка кыйммәтләнгән (Идел буе федераль округында иң очсызыннан берсе). Республика Россия төбәкләре арасында атланмай җитештерү буенча алдынгы сафларда бара, шул ук вакытта сөт ризыклары белән тәэмин итүчеләр арасында көндәшлекнең үсүе дә бәяләрнең «сикерүенә» юл куймый.

Шулай итеп, барлык чыгымнары 1133 сум тәшкил иткән. Бу — узган елдагыга караганда 4 процентка күбрәк. Ризык әзерләүдә чыгымнарның төп өлеше сыер итенә, тавык ите һәм атланмайга туры килә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100