Коронавирустан тернәкләнү бер елга сузылырга мөмкин - «Ватаным Татарстан» газетасы

Республиканың дәвалау оешмаларында тернәкләндерү бүлекләре ачылды.

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан», Фәния Арсланова). Коронавирустан дәвалангач та, әлеге авырудан соң озак вакыт тернәкләнергә туры килә. Республиканың дәвалау оешмаларында тернәкләндерү бүлекләре ачылды. Тик күп кеше төрле сәбәпләр аркасында анда барып җитә алмый. Андыйларга Казандагы 7 нче шәһәр хастаханәсенең нейрореабилитация бүлеге мөдире Эльмира Хөсәинова киңәшләрен тәкъдим итәбез.

 — Әлегә могҗиза тудырырлык сихри дару төймәләре уйлап табылмаган. Үпкә тукымасы әкренләп рәтләнәчәк, — ди Эльмира Рөстәмовна.

— Бу вакытта якыннарның ярдәм итүе мөһим, ләкин күп нәрсә авырып алган кешенең үзеннән тора.

Өзлегүләр килеп чыкмасын өчен вакытында дәваланыгыз, табибларның киңәшен тотыгыз. Италия, Кытай, Бөекбритания белгечләре тәҗрибәләре күрсәткәнчә, тернәкләндерү чаралары кеше авырып

киткәннән башлап, ике-өч айга кадәр, кайчакта бер елга сузыла. Тизрәк тернәкләнү өчен иммунитетны күтәрергә кирәк.

Сәламәт яшәү рәвеше

Тартучыларга тәмәкене ташларга киңәш итәбез. Тәмәке тарту үпкәдә фиброз килеп чыгу куркынычын арттыра. Сәламәт яшәү рәвеше алып бару, физик эш белән шөгыльләнү, дөрес сулыш алу күнегүләре ясау үпкәне ныгытырга ярдәм итә. Бу чорда үзеңдә булган хроник чирләрдән дәвалануны да онытырга ярамый,

чөнки, белгәнебезчә, коронавирус инфекциясе эндокрин, йөрәк-кан тамырлары системасы һәм башка авыруларны көчәйтә. Температураны, артерия кан басымын, кандагы шикәр күләмен белеп тору да комачауламас.

Туклану

Аксымга, витаминнарга (аеруча Д витамины), микроэлементларга бай ризыкларга өстенлек бирергә. Д

витамины балык маенда күп. Аерым алганда, сыер, тавык, күркә итләре, диңгез балыклары, бавыр, сөт ризыкларыннан — эремчек, сыр, атланмай кулланырга киңәш ителә. Коронавирус белән авырганда һәм аннан тернәкләнгәндә клетчаткалы азыктөлек ашау файдалы. Бу вакытта авыз тәм сизмәскә мөмкин. Помидор, кыяр, кәбестә һәм бүтән яшелчәләрдән, тәмләткечләрдән ясалган салатлар әкренләп аппетитны ача. Пневмониядән соң да яшелчәләр ашарга киңәш ителә. Алар организмнан агулы матдәләрне чыгарырга булыша. Ипи һәм татлы камыр ризыклары, тиз үзләштерелә торган углеводлар, казылыклар

ашаудан тыелып торырга кирәк. Исерткеч эчемлекләрдән бөтенләй баш тартыгыз.

Су эчү

Азык-төлектән тыш, организмга су җитәрлек керсен. Хроник чирләре булмаганнарга көнгә 2,5–3 литрга

кадәр су эчәргә ярый. Кеше югары кан басымыннан интексә, йөрәге җиткелекле эшләмәсә, суны 1,5 литрдан да күбрәк кулланырга киңәш ителми. Бу киңәш бөере сәламәт булмаганнарга да кагыла.

Халык медицинасы

Халык медицинасыннан кайбер чаралар иммунитетны күтәрергә булыша. Розмарин, әнис, җитен орлыгы,

гөлҗимеш, мүк җиләге, дүләнә, мәтрүшкә төнәтеп эчегез. Тик үләннәр белән сак эш итегез, чөнки кайбер кешедә аллергия китереп чыгарырга мөмкин. Минераль су белән ингаляция ясауның да тын юлларына

файдасы зур. Сулыш алу иркенәйгәч, организмга кислород җиңелрәк үтеп керә.

Мунча

Уртача һәм авыр формада авыручыларга кайнар мунчага, саунага керү тыела. Терелгәч тә, өч ай дәвамында керергә киңәш ителми. Тәнне туңдыру да, кайнарлату да зыянлы. Хәтта эчемлекләрне дә эчәр алдыннан суытырга кирәк. Кайнар һава сулагач, вирус бөтен организмга таралырга мөмкин. Төрле

майлар кулланып аркага массаж ясау, киресенчә, файдага булачак. Аркага әледән-әле суккалап алганда тын юлларыннан какырык җиңелрәк бүленеп чыгачак.

Хәрәкәт

Күбрәк йөрергә тырышыгыз. Көн матур, җилсез, аяз икән паркта, урманда йөрергә була. Ярты сәгать кенә

җәяү йөрүнең дә үпкәгә файдасы зур. Япония һәм Америка галимнәре фикеренчә, урманда йөрү депрессиядән чыгарга ярдәм итә, кәефне күтәрә, хәтерне яхшырта, иммунитетны ныгыта, арып кайтканнан соң йокы да яхшыра.

Стресс

Стресс, борчылу тернәкләнүне тоткарлый. Озакка сузылган киеренке халәт кан оешуга һәм кан тамырлары кысылуга китерә. Үзегезне тынычландырырга өйрәнегез. Телевизордан, гаджетлардан начар хәбәрләр, яңалыклар җиткерүче тапшырулар карамагыз. Яхшы, позитив фильмнар, матур әдәбият кәефне

күтәрәчәк. Күңелгә рәхәтлек, тынычлык бирүче танышлар, дуслар, туганнар белән сөйләшегез. Йокыны җайга салырга тырышыгыз. Бер үк вакытта йокларга ятыгыз, кичтән урамда йөреп керергә мөмкин.