news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самара өлкәсенең Мәчәләй халкы авылга ярдәм итүче фермерларга рәхмәт белдерә

«Яшь авылдашларыбыз җыелып, «Восток» оешмасы оештырып җибәрделәр, чит авыллар алып сөрә башлаган җирләрне кайтардылар һәм җиң сызганып эшкә тотындылар», - дип яза Шамил Мамышев.

Самара өлкәсенең Мәчәләй халкы авылга ярдәм итүче фермерларга рәхмәт белдерә
«Бердәмлек» газетасы

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Самараның Похвистнево районының Мәчәләй авылыннан Шамил Мамышев «Бердәмлек» газетасында авылдашлары — фермерлар турында яза.

Мөселман кешесенең җир йөзендәге яшәеше иманга һәм шәригать кануннарына корылган. Сабыр итеп, бер-берең белән аралашып яшәүнең кадерен белгәндә генә кыенлык­ларны җиңеп була бит ул. Кызганычка, җиңеп чыга алмаслык сынаулар да бар. Шуларның берсе — коронавирус. Бик күп авылдашларыбыз шушы яман чирне йоктырып, бакыйлыкка китеп бардылар.

Илдә үзгәртеп кору чоры башланганнан бирле халык берничә социаль катламга аерылды, яңа байлар барлыкка килде. Уртак мал-мөлкәтебезне, казылма байлыкларны тигез итеп бүлү беркайчан да булмады һәм булмас та инде. Заводлар ябылды, колхозлар таралды. Буш кырларны, җимерек фермаларны, ятим калган өйләрне күреп йөрәк әрни иде.

Авылыбыз бөтенләй таралмасын дип, яшь авылдашларыбыз җыелып, «Восток» оешмасы оештырып җибәрделәр, чит авыллар алып сөрә башлаган җирләрне кайтардылар һәм җиң сызганып эшкә тотындылар. Мәчәләйнең бүгенгесе һәм киләчәге шушы оешма эшчәнлегенә бәйле хәзер.

Быелгы илә дә кызу, авыл хуҗалыгы өчен катлаулы елда да авыл хуҗалыгы җитәкчесе Ренат Искәндәров кыр эшләрен җиренә җиткереп үтәде, һәм без — авыл халкы, оешманың уңышларын күреп сөенәбез. «Восток» 1230 гектар җирдән 1500 тонна көнбагыш җыеп алды. Бер гектардан уртача 12 центнер уңыш алу, елына карата, бик тә яхшы нәтиҗә. Баш агроном әйтүенчә, быел көнбагыш, үткән ел белән чагыштырганда, ике тапкыр күбрәк тә чыккан. Әлеге культураны Рәшит (751 тонна) һәм Наил Исмәгыйлевлар (749 тонна) җыеп алдылар. 

Киләсе ел да уңышлы булсын өчен, Леонид Исупов, Андрей Денисов, Фәрит Байбеков, Фатыйх Яхин 1900 гектар җирне, яңа технология буенча сөреп, әзерләп куйганнар инде.

Киләчәккә планнар да төзелгән — яңа технологияләрне гамәлгә кертеп, яңа техника сатып алып, 2022 елда да мул уңыш алырга ниятлибез.

«Восток» оешмасының баш бухгалтеры Екатерина Ис­мәгыйлева турында да әйтеп үтмичә булдыра алмыйм. Ул төп эше арасында авылдагы 4 мәчетнең дә исәп-хисабын алып бара. Аның тырышлыгы белән 4 мәчетнең дә газ счетчиклары «Содэк» системасы аша гына түләүгә җайланган. «Нулевой» исәп-хисап белән башыбыз әйләнеп бетә иде, бүген ул кайгы да онытылды. Шушы «Восток» оешмасы авыл халкы өчен Аллаһы Тәгаләнең бер нигъмәте булды инде. Авылның имамнары, 4 мәхәллә халкы алар өчен дога кылып торабыз, эшләрендә — уңышлар, үзләренә исәнлек-саулык телибез.

Җитәкчеләренә карап, оешма хезмәткәрләре дә үрнәк алалар, гел элемтәдә торалар һәм мәчеткә йөриләр. Авыл тормышы һәм матурлыгы тик «Восток» эшчеләре һәм җитәкчеләре җилкәсендә бара.

Россия җир асты казылма байлыклары буенча иң бай илләрдән санала, ләкин халыкның тормыш дәрәҗәсе, чит илләр белән чагыштырганда, бик тә түбән. Җирдә эшләүчеләр кереме бик аз булганлыктан яңа техника сатып ала алмыйлар, хаклары бик югары. Трактор ягулыгының да бер литры 50 сумнан артып киткән. Бу бик кызганыч хәл. Эшлисең-эшлисең, ә нәтиҗәсе ноль. Пенсионерлар, яшь гаиләләр, инвалидлар бик авыр хәлдә яши. Шуңа да «Восток» эшчеләре үзләре җыеп алган уңышларыннан авыл халкына да өлеш чыгаралар. Кемгә — үсемлек мае, кемгә — ашлык, кемгә — салам… Аллаһының рәхмәте булсын аларга.

«Бәхет — канәгать булуда, ” диелгән. Аллаһының бир­гәннәренә шөкер итеп, нигъ­мәтләре белән көн күреп, ислам динен тотып яшәргә язсын иде. Амин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100