news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самараның «Бердәмлек» татар газетасы матди ярдәм сорап мөрәҗәгать итте

«Акча җитмәүнең сәбәбен тираж төшүдән һәм өлкә хөкүмәте ярдәме кимүдән күрәбез», - ди редакция вәкилләре.

Самараның «Бердәмлек» татар газетасы матди ярдәм сорап мөрәҗәгать итте

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Самара татарларының «Бердәмлек» газетасы ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.

Туксанынчы еллар ахырында «Бердәмлек» газетасы, түбәтәен салып, халыктан акча сораган вакытларны кайбер әбүнәчеләребез әле дә хәтерлиләрдер. Ул вакытта баш мөхәрриребез ир кеше — Рәфгать Нәбиулла улы Әһлиуллин иде.

Хәзер коллективта тик хатын-кызлар гына эшли, салырга түбәтәебез дә юк. Ә хәлебез хөрти — әбүнәчеләребездән килгән акча бетеп бара, ел ахырына кадәр җитмәячәк.

Сер түгел, газетабызны яздырып алучы әбүнәчеләребез бакыйлыкка күчә тора, ә яшьләр татар телендә укый-яза белми, шуңа күрә язылмый да. Өлкә хөкүмәте дә быел, коронавирус сәбәпле, ярдәмен киметеп бирде — 700 мең урынына 490 мең генә алдык. Акча җитмәүнең сәбәбен тираж төшүдән һәм өлкә хөкүмәте ярдәме кимүдән күрәбез.

Аңлыйсыз инде, атналык газетаны чыгарып тору бик тә чыгымлы эш. Почта һәм типография хезмәте, хезмәт хакы һәм налоглар халыктан килгән акчаны ашап бетергәнлектән, соңгы өч ай өчен түләргә акчабыз калмады.

Шуңа күрә газета укучыларыбызга мөрәҗәгать итәргә туры килә. Һәрберегез 100 сум гына җибәрсәгез дә, ел ахырына кадәр җитәрлек акча җыелыр иде. Садакагызны 40703810054400012004 в Самарском отделении № 6991 ПАО «Сбербанк России» исәп-хисап счеты буенча, яисә түбәндәге QR-код аша җибәрә аласыз.

Туганнар, Самарада даими чыгып торучы бердәнбер милли газетаны саклап калырга ярдәм итегез!

Киләсе елга да дәррәү кубып газетага язылсагыз, әйбәт булыр иде, һәр татар гаиләсе һәр яртыеллыкка безнең газетага язылып торса, кул сузып, акча сорап йөрергә дә туры килмәс иде.

Ярдәм итүчеләрнең исемлеген бастыру өчен исем-фамилиягезне күрсәтергә онытмагыз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100