Әтнә театрының Финляндиядә күргәннәре — «Идел»

«Гүзәлем Әсәл» спектаклен карарга мәхәллә йортын тутырып татарлар җыелды.

(Казан, 27 февраль, «Татар-информ», «Идел», Гөлүсә Батталова). Театрыбызның ерак сәфәрдә булып кайтканына да инде шактый вакыт узып бара. Өс-башлардан юл тузанын коеп, театрның үзе өчен гадәти «нон-стоп» режимына кереп китүенә дә әллә кайчан. Алда — яңа премьералар, яңа уй-ниятләр — кыскасы, иҗади тынгысызлык. Нигә әлегә кадәр Финляндия сәяхәтен язмадыммы? Театрыбызның аксакалы Таһир ага Габидуллинның аэропортта әйткән сүзләре күңелдә торды: «Чит илдә уңышка ирештек дип, кайткач артык шапырынмагыз. Мактану — акыллы кеше эше түгел ул, иң әүвәл үзегезне мактасыннар, аннан күз күрер», — диде ул без — «яшь-җилкенчәккә». Таһир абыйның ил агаларыдай зирәклегенә, төпле акылына аралашкан саен соклануым арта гына бара. Дөрес әйтте ләбаса ул! Кайтып, чит ил эйфориясе сүрелә башлаган бер мәлдә, Финляндия татарлары исеменнән республика җитәкчелеге, Әтнә районы хакимият башлыгы исеменә рәхмәт хатлары килде. Мактаганнар безне милләттәшләребез, рәхмәтләрен юллаганнар. Финляндия татарлары электрон почта аша сагыну тулы шәхси рәхмәтләрен дә җиткерергә өлгерделәр — димәк, каләмгә тотынсаң да була!

Ноябрьдәге сәяхәт… апрельдә башланды!

Әйе, әйе! Әтнә театрының ноябрь аендагы Финляндиягә иҗади сәфәре апрельдән — Хельсинкидан безне үзләренә кунакка чакырып юлланган хаттан башланды! Хәзер искә төшерергә генә ансат — безнең илдә чит ил паспортларын, Шенген визасын эшләтү эреле-ваклы матавыклардан башка гына буламы соң ул? Әмма ул мәшәкатьләр безнең күңел алгысынуына күләгә төшерә алмады. Шәхсән үземә килгәндә, бу сәфәргә барачагымны июнь азакларында белдем. Гаҗәпләнүемнең чиге булмады. Минме? Нигә? Нишләп? Артист түгел бит мин — ише сораулар белән үземне дә, театр җитәкчелеген дә аптыратып бетердем. Финляндиягә Әтнә театры Чыңгыз Айтматовның «Гүзәлем Әсәл» спектаклен һәм халык җырлары, биюләреннән торган милли концерт та алып барачак икән. Минем бурыч — шул концертны шигырьләр белән үзенчәлекле итеп алып бару. Ярый, хуш, Аллага тапшырдык.

Чит илләрдә гомер итүче милләттәшләребез белән очрашуга әзерлек әнә шулай шактый алдан башланды.

Барлык юллар да… Хельсинкига илтә!

Ниһаять, Х сәгате сукты. Хәерчегә җил каршы дигәндәй, сентябрь башында Хельсинкига Казаннан туры рейслар туктатылды. Әмма шуңа да карамастан, юлыбыз авыр булды дип әйтергә тел әйләнми. Казаннан Питерга кадәр самолетта, ә аннан Финляндия башкаласына тизйөрешле поездда бардык. Хельсинки безне сирәк була торган кояшлы көне, җылы һавасы һәм ихлас тынычлыгы белән каршы алды. Күнегелгән гадәт буенча (бездә күнегелгән!) чәк-чәк тоткан кызлар каршы алыр дип көтсәк, юк, ялгышканбыз. Безне Финляндия татарлары берлеге рәисе Варол Абдрахим үзе, кочагын җәеп, киң елмаеп каршы алды. Мондагы тормышның ясалмалылыкка түгел, чын ихласлыкка корылганлыгына иң беренче шунда төшендек без.

Кунакханәгә урнашуга театрыбыз артисты Гүзәл Гаффарова белән шәһәргә чыгып йөгердек. Ике-өч көнгә генә килгән кыска вакыт аралыгында бер минутны да бушка уздырасы килмәде! Хельсинки урамнарында бераз аптырабрак калдык: мондагы тормыш акрынайтылган режимга куеп караган видеофильмны хәтерләтте. Акрын гына, тәртип белән генә йөргән машиналар, җай гына атлаучы җәяүлеләр. Казаныбыздагы кебек ашкынулы мәңгелек хәрәкәт юк иде монда. Икенче көнне Варол әфәнде оештырган шәһәр буйлап экскурсиядә дә шуңа инандык: бу илдә гаҗәеп тәртип, тынычлык хөкем сөрә! Тыюны искәрткән юл билгесе 60 км/сәгатьне күрсәтсә, биредә машиналар сәгатенә 40 километр тизлек белән йөри икән. Әйтәм бит, светофорның кызыл төсе янмас борын бөтен автомобильләр туктап бетә. Мин, әллә бездән шүрлиләрме дип уйлаган идем, үзләре шундый тәртипле икән!

Казанның Бауман урамындагы кебек һәр урамына таш җәелгән Хельсинки безне бәйрәмчә киенгән урамнары, кибет витриналары белән каршы алды. Биредә Раштуа бәйрәменә сентябрь аеннан ук әзерләнә башлыйлар икән. Искиткеч матур, чиста шәһәр. Әмма! Хәзер язачак җөмләмнән, бәлки, кемнәрдер сөенеп тә куяр: Казан матурлыгы, төзеклеге ягыннан һич кенә дә Ауропа шәһәрләреннән калышмый. Миңа, хәтта вакыт-вакыт Хельсинкида Казанның борынгы үзәк урамнарыннан йөримдер кебек тоелды. Кибетләр, зур сәүдә үзәкләре дә бер үк типта салынган. Аерма товарларның сыйфаты һәм бәясендә генә. Хельсинкида бөтен әйбернең сыйфатлы һәм кыйммәт булуын безнең күзләр белән акча янчыгы шундук сизеп алды!

Күрәсе, карыйсы, танышасы урыннар бик күп калды Хельсинкида! Сүз дә юк, бер-ике тәүлектә генә таныш булмаган ил, шәһәрне белеп бетерергә дә, карап чыгарга да мөмкин түгел. Әмма без Фин култыгыннан искән аяктан егарлык җилгә серебезне пышылдадык: без бирегә тагын киләчәкбез әле! Тавышыбыз дөньякүләм танылган фин композиторы Ян Сибелиус һәйкәлендәге йөзләрчә торбаларда кайтаваз булып яңгырады: киләчәкбез әле! Әле… Әйе!..

Мәхәллә йорты күзебезне ачты

Спектаклебез һәм концерт булачак Мәхәллә йорты — Финляндия татарлары берлегенең төп нигезе безне бусагасыннан ук шаккаттырды! Бер гасыр элек ата-бабалары салып калдырган әлеге йортка Финляндия татарларының мәчете дә, мәктәбе дә, мәдәният йорты да, рәсми үзәкләре дә сыйган. Аларның үз милләтләрен, телләрен, гореф-гадәтләрен, динен саклау буенча алып барган колачлы хезмәтләренә баш иясе килде! Латин гимлясында китаплар, дәреслекләр бастыру, балаларны татар теленә укыту, дини йолаларны үткәрү — эшләнгән эшләрне, тормышка ашкан гамәлләрне санап кына бетерү мөмкинме соң? Бөтен Финляндиядә татарлар саны бер меңнән артмый. Шулай аз гына булып та, үз асылларын җуймыйча, чит кавем арасында эреп югалмыйча яшәр өчен никадәр рух ныклыгы кирәк бит! Мине гаҗәпләндергән һәм сокландырган тагын бер әйбер булды: Финляндиядәге кардәшләребез үзләренең сөйләмнәрендә һәрчак финнарны мактап телгә алалар. Гомер бакый бөтен бәлабездә русларны гаепләргә күнеккән йомшак холыклы дөньябыз өчен сәеррәк булды ул. Әмма уйлана торгач, төбенә төштем кебек! Тамырларында Сергач мишәрләре каны аккан Финляндия татарлары бик акыллы да, зирәк тә, яхшы мәгънәдә хәйләкәр дә икән бит!

Мәхәллә рәисе Гөлтан ханым Бәдретдин белән танышып, аралашканда, үзебезчә бераз мактаныбрак аласы килеп, Казан арты — Әтнә төбәгендә татарның каймагы яши, дип әйтеп җибәрдек. Әлеге сүзләребезне Финляндиядәге кардәшләр мизгел эчендә «бракка чыгарды»: «Татарның каймагы — ул без!» — диделәр елмаеп. Ошбу мизгелдә аларның күзләрендәге горурлык һәм ирекле рухны күреп, без тынсыз калдык. Аңыбызга кереп урнашып, буыннан-буынга күчеп килгән ниндидер мескенлек психологиясеннән арыныр өчен башка илдә, башка халык арасында яңадан туарга кирәктер ул, ахры…

Бәхетле тамашачы

«Гүзәлем Әсәл» спектакленә мәхәллә йортын тутырып татарлар җыелды. Тамашачы елый-елый Ильяс белән Әсәл мәхәббәтен карады. Антракт вакытында олы-олы апалар, яныма килеп: «Ул Ильяс нигә шулай эшләде инде? Нинди ямьле (Финляндия татарлары гүзәл, матур дигәнне „ямьле“ дип әйтәләр. — Авт.) Әсәлгә хыянәт итте бит! Алай ярамый бит!» — дип өзгәләнделәр. Сәхнәдәге спектакльнең уен гына икәнлеген оныткан бәхетле тамашачы иде алар…

Ә икенче көнне милли концерт, ничек дип әйтим, Финляндияне шартлатты! Татарның онытылып барган моңлы халык җырлары, ретро җырлар, Әтнә ягына гына хас фольклор биюләр, сәхнәдәге шаянлык-шуклык — фин тынычлыгына ия кардәшләребезне ут итте! Концерт номерлары арасында мин, алып баручы буларак, Казан арты — Әтнә төбәге, театрыбыз турында кызыклырак итеп сөйләргә тырыштым. Җир йөзендә бары тик татарлар гына яшәгән, халкы бары тик татарча гына аралашкан нәни генә бер почмак барлыгын белеп, Финляндия татарлары телсез калды. Аларның безгә мөнәсәбәте, гади генә әйткәндә, чит планета вәкилләрен күргән кешенеке кебегрәк иде. Башта ышанмадылар, инде ышангач, сөйләшеп, кочаклап, кадерләп туя алмадылар! «Казанга килгәндә халыкның русча аралашуын ишетеп, күңелебез төшеп кайта идек. Дөньяда, чыннан да, сез сөйләгән Әтнә җире бармы?» — ул кичтә безнең колаклар иң еш ишеткән җөмлә шул булгандыр.

Сүз дә юк, Финляндия татарлары Татарстан җиреннән килгән артистларны да, спектакльләрне дә, җыр-биюләрне дә моңа кадәр күп күргән. Аларны фонограммага язылган музыка, арзанлы юмор белән генә «алдый» алмыйсың. Кайсы ягыбыз белән шулкадәр ошадык соң без аларга? Мөгаен, ихласлыгыбыз, гадилегебез, татарлыгыбыз беләндер. Без аларга ярату тулы күңелебезен ачып салдык. Алар безгә нәкъ шулай җавап кайтарды!..

Шул кичне без Хельсинки — Питер поездына утырдык. Кайтырга кузгалганда бер нәрсәне анык белә идек: Финляндия илендә яшәүче милләттәшләребезнең һәркайсы Казан арты — Әтнә төбәген кайтып күрергә хыяллана! Чиккән сөлгеләр таккан, кыңгыраулы җигүле атлар белән башланган, мең еллар буена үз асылын, садәлеген югалтмаган Әтнә Сабан туена кайтабыз дип, вәгъдә биреп озатып калды алар безне. «Ай, әле бик еракта идек без, җитмеш чакрым жирдән килдек без; ак калфакнын тагылган чагы, ак калфакнын тагылган чагы, Туганнарнын сагынган чагы…» Финляндия татарларының безне озатканда җырлаган җырлары әле бик озак күңелдә яңгырап торыр… Кабат күрешкәнчегә кадәр. Ә күрешүләр, бирсен Ходай, булачак әле! Әтнәдә дә, Фин җирендә дә. Уртак хыяллар, ниятләп куйган эш-гамәлләр шуңа ишарәли. Хәер, монысы инде бөтенләй башка тарих булачак.