news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Наталья Ермолина: Җырларны аңлар өчен татар телен өйрәндем — «Шәһри Казан»

Наталья Ермолина «Асылъяр» татар җыр һәм бию ансамблендә рәссам-модельер булып эшли.

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», «Шәһри Казан», Дилбәр Гарифуллина). Ижевск шәһәрендә яшәүче Наталья Ермолина өч ел элек татар телен өйрәнә башлаган.

— Унбиш ел татар телен өйрәнәсем килеп йөргән иде. Өч ел элек Халыклар дуслыгы йортында Алсу Шәяхмәтова җитәкчелегендә татар теле курслары эшли башлады һәм шунда тел өйрәнергә язылдым. Нәрсә сөйләгәннәрен аңлыйм, әмма әле җөмлә төзеп сөйләргә авыррак. Социаль челтәрдәге «Әйдә! Online — Изучаем татарский» төркеменә дә кушылдым. Анда да үземә күп кенә мәгълүматлар алам, – ди ул.

Наталья Ермолина «Асылъяр» татар җыр һәм бию ансамблендә рәссам-модельер булып эшли. Балалар өчен татар милли костюмнарын тегә. Татар телен өйрәнү теләге дә татар милли культурасына гашыйк булудан барлыкка килгән.

— Чигү үрнәкләре, читекләрдәге бизәкләр аеруча ошый. Бер читек алу хыялым бар әле. Татар җырларына да мөкиббәнмен. Аларны тыңлаганда, җырчының нәрсә турында җырлавын аңлыйсы килә иде. Телне өйрәнү теләге татар җырларындагы моң белән дә бәйледер әле. Җырчы җырлаганда берьюлы йөзләгән кош сайрый, чишмәләр чылтырый кебек. Иң яраткан җырчыларым — Айдар Фәйзрахманов һәм Фәгыйлә Чумарова. Аның «Кумыслы күл» җырын тыңларга яратам, — ди модельер.

Аныңча, татар телен белү ансамбльдәге балалар белән аралашуны да җиңеләйтә. Татар ансамблендә эшләгәч бу бигрәк тә мөһим, ди ул. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100