news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Бердәмлек» газетасы: Мурат Сафин - туган ягыбызның татар тарихчысы

Мурат Сафин кинәт кенә үлгәч, аның архивы — дистәләгән борынгы китаплар, архив документлары күчермәләре һәм кулъязмалар юкка чыккан.

«Бердәмлек» газетасы: Мурат Сафин - туган ягыбызның татар тарихчысы
«Бердәмлек» газетасы

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). «Бердәмлек» газетасында Самара татарларының беренче тарихчысы Мурат Сафин турында Шамил Галимов язмасы чыкты.

20 октябрьдә Мурат абый Сафинга 90 яшь тулган булыр иде. Без аны һич тә шикләнмичә туган ягыбызның татар тарихчысы дип атыйбыз.

Сугыш чоры баласы артык кызыксынучан булып үсә. Тарих, география, әдәбият, археография буенча фәнни китаплар укып, үзлегеннән белемен тулыландыра. Балачагыннан иске татар имлясын үзләштерә, яшүсмер чагында шигырь язу, китаплар җыю белән мавыгып китә. Мурат Сафинның тикшеренүче сыйфатлары башта авыл китапханәсендә, аннан Совет Армиясендә хезмәт иткәндә китапханәче булып эшләгәндә барлыкка килә.

1968 елда Куйбышевка күчеп килгәч, Мурат абый каршында тагын да киңрәк мөмкинлекләр ачыла, һәм ул татарлар, Самара яклары тарихы белән ныклап шөгыльләнә башлый. Китапханәләрнең китап фондлары, архив саклагычлары аның өчен иң мөһим чыганак булып хезмәт итә. Бу үҗәтле кешене опера һәм балет театры китапханәсенең китап уку заллары, Молодогвардейский урамындагы дәүләт архивы диварлары бүген дә хәтерлиләрдер.

Мурат ага данлыклы татарларыбызның гаиләләре белән даими аралашып тора: Фатыйх Мортазинның кызы Әдибә апа, Ибраһим Ганиевның кызы Дания апа, Мәхмүт Баишевның кызы Наилә апа, шулай ук аның якташы, Куйбышев татарлары активисты Хәйрулла Гыйльманов аңа Самара татарлары тарихында булган хәлләрне, дин әһелләрен һәм гади халыкны эзәрлекләү елларын, сугышка кадәр һәм сугыштан соң дин торышын һәм башка вакыйгаларны түкми-чәчми сөйләп бирәләр. Сафин Казан галимнәре Мәсхүт Гайнетдинов, Ибраһим Нуруллин һәм Җәмил Гыйльманов белән дә элемтәдә тора. Гүя бу эксклюзив материалларны кайчан да булса бастырып булачагын алдан күреп, барысын да җентекләп язып һәм төпләп бара.

Үзгәртеп кору чоры башлангач һәм өлкәдә башта «Бердәмлек», аннан «Азан» газеталары ачылгач, татар милли хәрәкәте башында торучыларның берсе булган Мурат Исмәгыйль улының еллар буе тупланып килгән материаллары басылып чыга башлый. Чынында, ул газеталарыбызның штаттан тыш хәбәрчесе булып тора.

Хәтеремдә аның «Азан» газетасына китергән беренче язмасы калган. Тупли авылы кешесе Нурулла Гатауллинны революция һәм гражданнар сугышы җилләре Төркиягә илтеп җиткерә. Ул анда баш әйләндергеч карьера ясап, хөкүмәт чиновнигы дәрәҗәсенә ирешә һәм Төрек Республикасына нигез салган Мостафа Кемаль Ататюрк киңәшчесе булып эшли. Мурат аганың материаллары номер саен диярлек басылып чыга иде. Ул Сталин репрессияләре корбаннары турында күп язды. Укучылар өчен «Икътисад» журналында, «Урта Идел», «Колхозче», «Кызыл Идел», «Авыл» газеталарында гарәп яисә латин графикасында басылып чыккан һәм Мурат ага тәрҗемә иткән материаллар да кызыклы иде. Мәсәлән, Мәхмүт Баишевның биографиясе, аның 1910 елда депутат булып эшләгән чоры, эчүчелеккә каршы алып барган көрәше, Мельзетдиновлар ыруы, Спорт сарае урынында корылган мәчет тарихы, Урта Иделдә татар топонимикасы, биографик очерклар һәм тагын бик күп башка язмалары басылып чыкты.

Шулай ук Мурат Сафинның Бүкәй Урдасына, казах милли хәрәкәте башлыгы Алихан Бүкәйханга, Самара якларының калмык чорына багышланган очерклары да күрше милләт халыкларының тарихын ачып күрсәтә иде. Шунысы игътибарга лаек: Самара архивларында сакланган Бүкәй Урдасы турындагы материалны эшкәртеп, гамәлгә керткән кеше дә Мурат абый Сафин үзе иде. Ул язмалар казах тарихчылары өчен хәзинәгә тиң табылдык булды, минемчә.

Мурат Сафин төрле чараларда үз шигырьләрен укырга ярата иде. Аннары ул аларны «Бердәмлек» битләрендә бастырып чыгарды, ике шигырьләр җыентыгын бастырып чыгаруга иреште. Тарих һәм шигърият аның иҗатында бер калыпта бара иде.

Гомеренең соңгы елларында Мурат абый Сафин Җәмигъ мәчете китапханәчесе булып эшләде. 75 яшендә компьютерны үзләштерде, үз текстларын үзе җыеп, үзе төзәтеп, версткалый да белә иде.

Кызганычка, туган як тарихына багышланган материалларның күпчелеге һәм шигырьләре басылып чыкмыйча калды. 2013 елның 15 ноябрендә кинәт кенә булган үлеменнән соң тарихчының бай архивы — дистәләгән борынгы китаплар, архив документлары күчермәләре һәм кулъязмалар юкка чыкты.

Гомере буе Марат Сафин булып йөргән шәхесебез, картая башлагач, үзен Мурат дип атауны кулайрак күрә башлады. Мулла Әхмәтгәрәй Гыйльманов аңа нәкъ шулай — Мурат дип исем кушкан икән. Әхмәтгәрәй мулланың фаҗигале тормышы турында да Сафин, архив документларга таянып, зур гына мәкалә язган иде.

Самара өлкәсе милли-мәдәни автономиясе Мурат Сафинның 90 еллыгына карата тарихи-мәдәни конференция үткәрергә теләгән иде. Ләкин оештыру һәм техник проблемалар нәтиҗәсендә, чараны 24 ноябрьгә күчерергә туры килде. Күпчелегебез өчен Мурат Сафин энциклопедик белем иясе иде. Үзе дә белмәстән, ул укытучыбыз һәм остазыбыз иде. Аның язмалары башкаларны да үз авыллары тарихы белән кызыксына башлауга, сугыш һәм хезмәт батырларын барлауга, шәҗәрәләр төзүгә этәрде. Менә шундый тирән эз калдырды Самара татарлары тарихында тарихчы, җәмәгать эшлеклесе һәм шагыйрь Мурат Сафин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100