news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кызыл Байрак авылы: Швейцариядә яшибез! - «Татарстан»

Югары Ослан районының Кызыл Байрак әдәбият әһелләре, сәнгать кешеләренең яраткан урыны саналган.

Кызыл Байрак авылы: Швейцариядә яшибез! - «Татарстан»
Лилиана Вәлитова

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ», «Татарстан», Руфия Фазылова). Югары Ослан районының Кызыл Байрак авылына баргач, җирле халык шулай диде. Авыл Идел елгасының уң як ярына урнашкан. Тирә‑якта – нарат агачлары, таулар… Гаҗәеп матур җирләр. Шуңа да Кызыл Байрак әдәбият әһелләре, сәнгать кешеләренең яраткан урыны саналган: җәйләрен бирегә килеп, дача арендалап яшәгәннәр. Без дә, истәлекләрне яңартып, «Кечкенә Швейцария» буйлап сәяхәт кылдык.

КҮП БАЛАЛЫ ГАИЛӘ

Кызыл Байрак Шеланга авыл җирлегенә керә. Зур түгел ул, 110 кеше теркәлгән, ә ел әйләнәсе 80ләп кеше яши. Нигездә өлкән яшьтәгеләр гомер итә, яшь гаиләләр дә бар. Мисал өчен, алты ел элек, Казанда туып-үсеп, фатир алып яши башлаган ир белән хатын Кызыл Байракка күченеп кайткан. Иң беренче әлеге күп балалы гаилә янына юнәлдек.

Диләрә һәм Шамил Әхмәровларның олы кыз­лары Мияга ун яшь, уллары Камилгә – тугыз, төпчекләре Әминәгә ике яшь икән.

– Минем бала вакытым Кызыл Байракта узды, – диде гаилә башлыгы. – Башта без бу йортны дача урынына тоттык. Йортыбызның икенче катыннан Идел күренә, елга кул сузы­мында гына бит. Шәһәр һавасыннан соң биредә тән генә түгел, җан да ял итә. Шуңа да авылга кайтырга карар кылдык.

Шамил атаклы мәгърифәтче, «Мәктәп» журна­лын нәшер итүче Шиһап Әхмәровның нәселен дәвам итүче, дүртенче буын онык. (Мәгърифәтче 1882–1966 нчы елларда яшәгән.) Кызыл Байрак авылын оештыручыларның берсе нәкъ менә Шамилнең бабасы булган.

Тарихка күз салсак, 1920 нче елларда татар­ларга рәсми рәвештә яр буенда яшәргә рөхсәт ителә. Карар чыкканнан соң, Шиһап Әхмәров Кызыл Байракка кешеләр күченеп килсен өчен төрле хатлар яза. Һәм теләгенә ирешә – Арча якларыннан беренче биш гаилә Кызыл Байракка килеп урнаша. Шиһап Әхмәров үзе дә җәйләрен бирегә кайтып яши башлый. Авылның даны тиз тарала: соңрак Апас районының Шыгай авылыннан да берничә гаилә килеп төпләнә. Аннан соң мишәр ягы – Ульяновскидан ир белән хатын килә. Иң кызыгы – җирле халык телендә әлегә кадәр «Арчалар урамы», «Апаслар урамы», «Мишәрләр урамы» дигән атамалар сакланып калган. Гәрчә инде күптәннән һәр урамның үз рәсми исеме булса да.

Сүзне яшь гаилә белән башлаган идем… Ша­мил белән Диләрә икесе дә югары белемле белгечләр. Гаилә башлыгы – Казан авиация институтын, хуҗабикә Казан дәүләт финанс- икътисад институтын тәмамлаган. Без килгәндә гаилә тулы составта иде. Атна уртасында бала­ларның өйдә булуын күргәч:

– Авырып торалармы әллә? – дип сорап куй­дым.

– Балалар быел өйдә генә укыды, – диде Ша­мил. – Узган ел, март аенда онлайн укуга күчтек тә, шуннан мәктәпкә бармадылар. Дөрес, чирек азагында сыйныфташлары янында контроль эш эшләп кайталар. Март аеннан мәктәпкә йө­рерләр инде, укытучыларын, сыйныфташларын сагындылар.

 Мия Шеланга урта мәктәбенең өченче, Камил икенче сыйныфында белем ала икән. Үзләре әйтүенчә, «5» билгеләренә генә укыйлар.

– Мәктәп укытучылары турында бары яхшы фикер генә әйтә алабыз, – диде Диләрә. – Бездә бит ничектер авыл мәктәпләренә кимсетеп карау сизелә, янәсе, белем дәрәҗәсе түбән. Чын күңелдән әйтәм: Шеланга мәктәбенең укы­тучылары белемле дә, тәрбияле дә.

– Ә ни өчен бу уку елын балаларыгыз өйдә укыды? – дим.

– Пандемия башлангач, вирустан куркып кал­дык. Беренче сәбәп шул. Икенчесе – балаларны мөстәкыйль рәвештә белем алырга өйрәтәсе­без килде. Үзләре эзләнсен, укуның кадерен аңласыннар, дидек. Мөстәкыйльлеккә өйрән­деләр, без моңа шат. Хәзер тыныч күңел белән мәктәпкә җибәрсәк тә була.

БЕРДӘНБЕР УКЫТУЧЫ

Сания Борһанова – Кызыл Байракның бердән­бер укытучысы. Дөрес, башлангыч мәктәп 2008 елда ябылган инде. Бүгенге көндә авыл­ның өч баласы Шеланга мәктәбенә йөреп укый.

– Безнең мәктәп аз комплектлы иде, – дип сү­зен башлады мөгаллимә. – Башта балалар баш­лангычта дүрт ел укыдылар, аннан программаны өч еллыкка калдырдылар бит. Өч сыйныфка ундүрт бала иде. Барысын да үзем укыттым.

– Ә балалар бер-берсенә комачауламый идеме соң? – дим, аптырап.

– Юк, киресенчә, бер-берсенә булышалар иде. Зуррак укучылар, кечкенәләрне энеләре, сеңелләре кебек карап, ярдәм итеп тордылар.

– Мин КДУның рус филология факультетын 1978 елда тәмамлап кайттым, – дип сүзен дәвам итте Сания апа. – 1980 елдан Кызыл Байрак башлангыч мәктәбендә эшли башладым. Миңа кадәр мәктәп бар иде, шулай ук бер укытучы гына укыткан. 1962 елда ачылган ул. Егерме си­гез ел эшләгәч, яраткан эш урынымны ташларга туры килде – мәктәп яшендәге балалар бетте. Ике‑өч баланы өч чакрым ераклыктагы Шеланга белем бирү үзәгенә йөртеп укыта башладылар.

Сания апа Кызыл Байракта туып-үскән. Тор­мыш иптәше белән ике ул үстергән. Бүген төп нигезендә ялгызы яши. Авылның гөрләп торган чакларын бик яхшы хәтерли ул.

– Кызыл Байракта 1980 нче елларда совхоз бик көчле эшләде, шуңа да авылда яшьләр дә кала иде. 90 нчы еллардан соң авыл күзгә күренеп кечерәя башлады. Совхоз таркалды – эш урыннары бетте. Бу минем әби‑бабай нигезе. Алар 1925 елда Түбән Новгород якларыннан бирегә күченеп килгәннәр. Башта землянкада яшәгәннәр, аннан кечкенә генә өй салганнар. Заманасына күрә инде…

Сания апа үзе Шеланга мәктәбендә укыган, чөнки ул балачакта Кызыл Байракта белем үзәге булмаган. Казанга барып белем алгач та, туган ягына кайту ягын караган.

– Татарстанда бүтән мондый матур урын юк бит! – диде ул. – Кешеләргә шаккатам: ни­чек бу җәннәт почмагын ташлап китеп була?!

Мөгаллимә быел сиксән яшен тутырган. Тик һич кенә дә аңа үз яшен бирмисең! Яшь бу­лып калуының сере белән кызыксынгач, Сания апа болай дип җавап бирде:

– Актив тормыш рәвеше алып барам. Күңелсез уйларга урын калдырмыйм. Күп еллар кышын да Идел елгасында коендым. Дөрес, соңгы ел­ларда коенмыйм инде, аягыма операция ясат­тым. Табиблар кушмый. Шулай да өйдә салкын су белән юынам, үземне чыныктырам. Контраст душның файдасы бик зур, киңәш итәм!

МӘКТӘП УРЫНЫНА КЛУБ?

Сания Борһанова хезмәт куйган мәктәпне карап чыктык без. Ул бүген клуб буларак эшли икән. 1960 нчы елларда салынган бина ул. Шун­нан бирле бер тапкыр да ремонт күрмәгән. Әмма бүтән чара юк, клуб ярым җимерек хәлгә килгәч, бинасы әйбәтрәк дип, мәдәният үзәген бирегә күчергәннәр. Нәтиҗәдә, ярты гасыр элек салынган бина хәзер күз өстендәге каш кебек – китапханә дә, ФАП та биредә.

Юк, кимсетеп әйтүем түгел, киресенчә, проб­лемадан чыгу җаен тапканнар, диюем. Клуб мөдире Рафилә Ганиятова халыкның күңелен күрергә тырыша. Өлкәннәр өчен төрле кичәләр оештыра.

– Мин китапханә эшен дә алып барам, – диде Рафилә апа. – Ярты ставкада китапханәче, ярты ставкада клуб мөдире булып эшлим. Кеше саны күп түгел бит бездә. Шулай да китапханәгә йөрүчеләр шактый. Мәктәптә укучы балалар да килгәли, даими рәвештә газета-журналларны алып укучылар да бар.

Клубның хәзерге залы мәктәп сыйныфы булган. Хәтта ул чордан калган агач парталар да саклана. Алай гына да түгел, балаларның кай­бер кул эшләре дә тора. Ишек алдында да кай­чандыр мәктәп укучылары утырткан чыршылар үсеп утыра.

Клуб, китапханә бүлмәсеннән аермалы бу­ларак, фельдшер-акушерлык пункты ремонт­ланган. Әллә кайчангы буяулары кубып беткән, пленка кадакланган клуб тәрәзәләреннән соң, ФАПка кергәч, дөнья яктырып китте.

– Рәсми рәвештә минем карамакта 83 Кызыл Байрак авылы кешесе, – дип аңлатты фельдшер Светлана Матягина. – Ләкин җәй көннәрендә кеше саны бермә‑бер арта. Кем мөрәҗәгать итсә дә, беренче ярдәмне күрсәтәм.

Фельдшер ханым гаиләсе белән күрше Шелан­га авылында яши. 1991 елда Яшел Үзән медицина училищесын тәмамлап, юллама белән бу якларга килгән. Һәм биредә яшәп калган.

– Фельдшер булып эшли башлаганга, быел утыз ел була, – диде Светлана Владимировна. – Хезмәт юлымны Кызыл Байракта башладым. Күз алдына китерегез: бер авыз сүз татарча белмим. Ә мине чып‑чын татар авылына җибәр­деләр. Ул чорда русча бөтенләй белмәүче ке­шеләр дә бар иде. Хәер, хәзер дә минем белән бары татар телендә сөйләшүче әбиләрем бар.

– Аңлашасызмы? – дим.

– Әйе, акрынлап татар телен өйрәндем, тик сөйләшмим. Ничектер кыенсынам.

– Кызыл Байракта нинди халык яши? – дим.

– Бик тәрбияле кешеләр яши. Хәтерлим, училищены тәмамлагач та, Кызыл Байракка дип юллама бирделәр. «Бармыйм. Татар авылы, үзе кечкенә дә икән», – дим. Тик уку йортының җитәкчесе картага төртә‑төртә аңлатты: «Менә, кара, Идел елгасы ярында ук урнашкан бит. Кечкенә авылда халык бердәм була. Киреләнеп торсаң, хәзер берәр юлсыз, бик ерак авылга җибәрәм», – диде. Шуннан ризалаштым инде. Ул карарыма бер дә үкенмәдем. Халык белән аңлашып эшлибез. Монда хәзер күбрәк өлкәннәр яши. Өйләренә барып хезмәт күрсәтәм. Бөтен кешедә телефоным бар, кан басымын үлчәргә булса да чакыралар.

САЛИХ СӘЙДӘШЕВ ЭЗЕ…

Кызыл Байракта татар зыялылары ял итәргә яраткан, дигән идем. Алар арасында күренек­ле композитор Салих Сәйдәшев тә бар. Татар профессиональ музыка сәнгатенә нигез сал­ган бу шәхес кечкенәдән бирегә кайтып йөри торган булган. Соңрак Салих Сәйдәшев үзенең чордашлары, иҗатташлары – Шәриф Камал, Га­дел Кутуй, Галимҗан Ибраһимов, Һади Такташ, Кәрим Апанаевлар белән дә кайтып йөргән.

– Кызыл Байракта һәр йортка мемориаль такта эләргә була, чөнки авыл даһилар җыела торган урын булган, – дип сөйли Шамил Әхмәров. – Мәсәлән, беренче урамда композитор Рөстәм Яхин яшәгән. Роялендә уйнап, бөтен авыл ке­шеләрен ял иттергән ул. Кызыл Байрак кичен бер ял итү үзәге кебек гөрләп торган: компози­торлар, шагыйрьләр, табиблар, кыскасы, бөтен татар һәм рус интеллигенциясе биредә булган.

Салих Сәйдәшевне Кызыл Байрак белән бәйләүче җепләр хакында аерым язу кирәк­тер. Авылга нигез салучыларның берсе Шиһап Әхмәров турында алдарак әйтеп узган идем. (Габдулла Тукайның якын дусты да булган ул.) Мәгърифәтче Салих Сәйдәшевнең бертуган апасы Әминәгә өйләнә. Әти‑әнисе үлү сәбәп­ле, Салих кечкенәдән апасы гаиләсендә тәр­бияләнә. Шиһап Әхмәров аңа яхшы музыка белеме бирә, атаклы остазларда укыта. Кечкенә Сәйдәш җәйләрен апасы, җизнәсе белән Кызыл Байракта уздыра. Композитор булып өлгергәч тә, Иделнең уң як ярында урнашкан авылны онытмый. Авыл өлкәннәре әле дә аның, көймәгә утырып, көй иҗат итәргә берәр кечкенә утрауга китәргә яратуын искә алып сөйли.

Кызыл Байракта атаклы композитор хөрмә­тенә дистә еллардан бирле «Сәйдәш аланы» сәнгать бәйрәме үткәрелеп килә. Моны Рөстәм Әхмәров белән Галиәскәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры Ша­мил Закиров башлап җибәргән була. Шамил Зиннуровичның вафатыннан соң да, «Сәйдәш аланы» яшәүдән туктамый. (Дөрес, соңгы еллар­да ул аның кадәр масштаблы узмый.) Шамилнең әтисе, танылган табиб Рөстәм Әхмәров, Салих Сәйдәшев исемендәге Фонд булдырган, шуның җитәкчесе булып тора. Биш ел элек компози­торга багышланган китап чыгарган. Хәзерге вакытта Салих Сәйдәшевнең фотоларыннан торган зур фотоальбом эшләргә ниятлиләр.

…Кызыл Байрак авылы табигатен язып, сөйләп бетерү мөмкин түгел. Аның бөтен гүзәллеген күрү өчен җәй көне килергә кирәктер, мөгаен. Хәер, кышын да сихри бер матурлык бар би­редә. Һәр йорт тәрәзәсеннән, ишек алдыннан җәйрәп яткан Идел елгасы күренә… Чыннан да, иҗат итәр өчен, илһам алыр өчен бик матур урыннар монда.

Кызыл Байрактан киткәндә бер фикер туды: татарның зыялылары белән бәйләп, ни өчен биредә туристлык маршруты оештырмаска? Шәһәргә якын, табигате – искиткеч. Шул рә­вешле авыл да яшәрер иде. Берәр меценат яки эшкуарны эзләп карыйкмы әллә?!

ТАРИХ БИТЛӘРЕННӘН

Рафилә Хәмидуллина, Кызыл Байрак авылы китапханәчесе:

– 1920 нче елларда татарларга рәсми рәвештә елга яр буйларында яшәргә рөхсәт ителә. Безнең авылга да 1924 елда нигез салына. Бу эштә Татар Үзәк башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Гали Ганиевнең роле зур була. Революциягә кадәр Идел елгасының уң як яры итальян алпавыты җирләре булган. Алар игелгән, уңдырышлы туфрак саналган.

Кызыл Байрак белән бергә, Идел буенда Берек, Нариман, Бакчасарай кебек татар авыллары да оеша. (Тарихтан беләбез: Иван Грозный гаскәре Казан ханлыгын басып алганнан соң, су буенда урнашкан авыллардан татарлар куыла. Татарларга су буйларында яшәргә рөхсәт ителми. – Авт.) Шул рәвешле татарлар да янәдән Идел елгасы яр буйларында яши башлый. Авылның исеме исә Совет хакимияте хөрмәтенә бирелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100