news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Укытучыга мөнәсәбәтне штраф белән генә үзгәртеп булырмы? — «Ватаным Татарстан»

Киләчәктә укытучыларны мыскыл иткән балаларның әти-әниләренә 5 мең сумга кадәр штраф түләргә туры килмәгәе.

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан», Сәрия Мифтахова). Гомумроссия мәгариф хезмәткәрләренең һөнәри берлеге әнә шундый катгый закон проекты әзерләгән.

Соңгы вакытта Россия мәктәпләрендә укытучыларга һөҗүм итү очраклары ешайды. Екатеринбургта югары сыйныф укучысы өлкән укытучыга һөҗүм иткән, Псков өлкәсендә укучы укытучысына суккан. Профсоюз белгечләре мондый тәкъдимне җәмгыять хуплаячак, ул педагогларның дәрәҗәсен күтәрергә, хокукый яктан якларга булышачак дип саный.

Әгәр әти-әни үз бурычларын үтәмәсә, штраф күләме 500дән 3 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин. Моннан тыш, укытучыны мыскыл иткән өчен гражданнарга — 5 мең, җитәкчеләргә — 40 мең, юридик затларга 150 мең сумга кадәр штраф салу тәкъдим ителә. Укучыга карата көч куллану буенча Жинаять кодексына үзгәрешләр кертү — өч елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү мәсьәләсе дә карала. Проект Дәүләт Думасының Мәгариф һәм фән комитетына карауга тапшырылган.

Бу яңалыкка карата Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең һөнәр берлеге рәисе Юрий Прохоровның фикерен белештек.

— Штраф белән генә мөнәсәбәтне үзгәртеп булмаячак дип уйлыйм. Бүген әти-әниләр белән эшне дөрес итеп оештырырга, аларны укытырга һәм тәрбияләргә кирәк. Без әти-әни, укучы, укытучы арасында мөнәсәбәтләрне җайга салу буенча өч яклы документ әзерләгән идек. Аны Россия мәгърифәт министры Ольга Васильевага тәкъдим итеп караган идек, тик ул нигәдер соңарды. Хәзер кабат тәкъдим итәргә җыенабыз. Миңа калса, монысы күпкә отышлырак булачак. Әйтик, укытучының дәресенә әти-әниләр кысыла алмый, әйтик, ул химияне ничек укытасын яхшырак белә. Анда һәр төркем өчен кагыйдәләр, таләпләр булдырылган, — ди белгеч.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100