Зөлфирә Шәйдуллина: Бөтенләй кияүгә чыкмыйм дип йөргән идем — «Ватаным Татарстан»

Башкортстанда гастрольдә чакта гашыйклар көненә Алмаз чәчәкләр җибәргән һәм эченә «Елмай, Мирзаянова!» дип язу куйган.

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан», Гөлгенә Шиһапова). Яшь җырчы Зөлфирә Шәйдуллинаның матур тавышына, моңлы җырларына сокланмаган кеше юктыр. Матур җырлау белән генә түгел, ул үзен сәхнә тотуы, киенүе белән дә аерылып тора. Күпләрнең йөрәгенә үзенең матур тавышы белән юл алган Алмаз Мирзаяновның хатыны Зөлфирә. Яшь гаилә ни хәлләрдә яшәп ята соң? Шул хакта Зөлфирәдән белештек.

— Март аеннан карантинга киткән идегез. Әле дә ялдамы сез?

— Концертлар куелмый башлагач, Алмаз белән минем туган якка — Теләчегә кайтып киттек. Кайттык та эшкә тотындык. Әнием 80 чеби алып җибәргән иде. Май аенда ике бозау алдык. Эш белән вакыт узганын да сизми калдык. Ир-ат эшен Алмаз башкарса да, без өйдә тик ята торган кеше түгел. Элек-электән әти хөкүмәт эшендә йөргәндә, без барлык эшне эшләп үстек. Бакчада хәзер дә эш бетми. Алмаз да эштән куркып тора торган кеше түгел, бар эшне булдыра. Авылны бик яратам, үз өем белән яшәр идем.

— Иҗат турында онытмадыгызмы?

— Барысына да өлгерергә тырыштык. Әле менә күптән түгел «Әйләнәбез гомер бакчасында» дигән җырга клип төшердек. Тиздән тагын бер «Шәптән түгел» дигән җырга клип әзер була. Без икебез дә алдан нидер планлаштырып эшли торган кеше түгел. Уйламаганда гына әллә ниләр майтарып атабыз. Алмаз белән ияләшеп беттек инде. Бер-беребезне ярты сүздән аңларга өйрәндек, хәтта кайчак ул әйткән сүзне, бер минут элек мин әйтермен дип уйлаган булам. Шунысы рәхәт: без бер дулкында.

 — Кияүгә чыгу үзгәрттеме?

— Әлбәттә. Ни уйласа, шуны бәреп әйтә торган, үзенекен тукып торучы Зөлфирә башка хәзер. Сабыр булырга, кайчак дәшми калырга өйрәндем. 12-13 яшьләремдә, бөтенләй кияүгә чыкмыйм, дип йөргән идем мин. Ул чакта җырчы да буласым түгел иде әле. Табиб булам дип хыялландым. Тик бар да башкача булып чыкты.

— Алмаз белән күптән очраша идегезме?

— Без үзебез дә белми калдык. Хәер, танышкан елны Башкортстанда гастрольдә чакта гашыйклар көненә Алмаз миңа чәчәкләр җибәргән иде. Эчендә язуы да бар. «Елмай, Мирзаянова!» Шаяра дип уйлап килдем. Йөреп киткәнебезне сизми дә калдым. Мин бит әле аның белән концертлар куеп йөри башладым. Шул чакта скрипкачы Динә Закирова: «Менә өйләнешерсез әле», — дип гел әйтә иде. Шунда да башыма килмәде. Язмыштыр инде бу.

— Алмазның әнисенә дә, апасына охшагансыз. Тикмәгә генә килен каенана туфрагыннан димиләр шул…

— Охшашлык бар. Кешеләр Алинә апа белән ошата. Әнкәйгә дә охшаганмын. Ул үзе дә: «Кеше баласы бит инде. Ничекләр миңа охшый алдың икән?! — ди. Миңа әнкәй белән рәхәт. Бер-беребезне аңлыйбыз. Алмаз белән өйләнешкәнче үк мин аның үз кешем икәненә инандым. Уртак тел дә таптык. Әнкәй әле ул чакта: «Алмаз белән генә йөр», –дигән иде. Димәк, мине ул да ошаткан.

— Мөслимдә түгел, Теләчедә ятасыз димиләрме?

— Нинди әйтмәгән. Әллә ниләр ишетәсең. Тик аңлаган кеше аңлый. Әти артыннан әбиебез китте. Әбигә ышанырлык та булмады. Үләренә бер атна элек кенә миңа утын ярып күрсәткән иде. Шуңа да якыннарымны сагынып йөрәк әрни. Әни ялгыз калды. Иң мөһим: гаилә хәлләрен без үзебез беләбез. Ике кодагый бер-берсен аңлый. Әткәй белән әнкәйгә рәхмәт. Алар миңа бик кадерле. Вакыт булган саен кайтырга тырышабыз. Матур яшәр өчен үз әти-әниемнең гомер юлы, үрнәк алырлык Алмазымның әти-әнисе бар. Безгә дә нәкъ аларча тигезлектә, бер-береңне аңлап яшәргә язсын иде.

— Күпләр кияүгә чыгуга бәби «таптыра» башлый. Сездән дә сорыйлармы? Сәхнәне гаиләгә алыштырыр идеңме?

— Туйдан соң, бәби кайчан алып кайтасыз, дип яза башладылар инде. Һәр нәрсәнең үз вакыты. Минем өчен гаилә беренче урында. Карьера, дәрәҗәләр дип яшәргә тырышмыйм. Матур гаиләм булуын телим. Планда — бер-бер артлы бәбиләр алып кайту. Апам белән без шулай үстек. Сөйләшеп сүзләр бетмәде. Әле дә шулай. Берәр борчу яки шатлыгыбыз булса, бергә уртаклашабыз.