news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов — милли үзаң, киләчәккә ышаныч турында - «Ватаным Татарстан»

Балаларыбыз язмышы өчен без җаваплы. Аларны халкыбызның һәм Ватаныбызның лаеклы уллары һәм кызлары итеп тәрбияләү – безнең бурыч.

Рөстәм Миңнеханов — милли үзаң, киләчәккә ышаныч турында - «Ватаным Татарстан»
tatarstan.ru

(Казан, 25 июль, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан»). Кешелек тарихында күп кенә дәүләтләрнең гөрләп үсеп тә, тора-бара юкка чыгуы, югары казанышларга ирешкән бөтен бер халыкның югалу мисаллары мәгълүм. Бүген, гомуми глобальләшү, биләмә чикләре җуелу һәм күчеш агымнары көчәю, тоташ бердәйлек һәм цифрлаштыру шартларында халыкның милли тәңгәллеген саклау мәсьәләсе кискенләшә бара. Ел саен дистәләгән тел бөтенләйгә югала. Бу проблемалар иҗат интеллигенциясен генә түгел, гади кешеләрне дә борчый.

Татарлар — күпгасырлык бай тарихлы халык, моны Татарстан, Россия һәм бөтендөнья галимнәре язган җитди хезмәтләр дәлилли. Татарлар гомер-гомергә Көнчыгышта — Көнбатыш дөньяның, ә Көнбатышта Көнчыгышның бер өлеше булып торганнар. Евразия төрендәге мәдәният вәкилләре буларак, алар зур-зур тел гаиләләренең һәм бөтендөнья диннәренең үзара актив багланышлары тирәлегендә яшәгәннәр. Татарлар, төрки-мөселман дөньясының көнбатыш өлешен тәшкил итеп, мәдәни этәргечләр чылбырында мөһим элементка әйләнгәннәр. Канатлы гыйбарәгә әверелгән «Көнбатыш белән Көнчыгыш арасында» дигән сүз географиягә генә кагылмый, ул татар халкының бу ике цивилизациянең һәркайсының табигый өлеше дә, аларның үзара диалогында тоташтыручы буын да була алу сәләте турында да. «Татарга тылмач кирәкми» дигән мәкальдә бу үзенчәлек бик ачык чагыла.

Шул ук вакытта татарлар күп гасырлар дәвамында башка халыклар эчендә эреп югалмаган, үз мәдәниятен һәм үзенчәлекләрен саклап калган.

Татар мәдәниятенең җайлашуга һәм үзара хезмәттәшлеккә югары сәләте Төньяк Евразиянең байтак җирләре Россия дәүләте составына кергәч күренгән. Бүген көн кебек ачык: Россиядәге күп кенә гореф-гадәтләрнең һәм мәдәни гамәлиятләрнең тамырлары, дәүләтчелек традицияләре кебек үк, Евразиягә барып тоташа.

Шуңа күрә, тиңдәшсез социаль-мәдәни күренеш — дөнья цивилизациясенең аерылгысыз бер өлеше булган татар халкын саклау һәм үстерү стратегиясен язу — бер дә гади эш түгел.

Өстәвенә бу — зур җаваплылык: безгә бай мирас, бөек вакыйгалар һәм казанышлар турында истәлекләр калдырган ата-бабаларыбыз алдында да, шулай ук киләчәк буыннар каршында да. Татарлар «милләт» графасында елдан-ел кими барачак статистика берәмлеге булып кына калырга тиеш түгел — моңа һәммәбезнең иманы камил.

1992 елда энтузиастлар төркеме әзерләгән Татар мәдәниятен үстерү концепциясе тәүге кат басылып чыкты. Ул заманда бу гамәл кичектергесез бурычларны билгеләү омтылышы иде, чөнки социализм җиңүенә юнәлгән озын юлда без халыкның йөзе, асылы һәм рухияте булган мирасыбызның шактый өлешен югалткан идек.

Проектның нечкәлекләренә тукталмыйча гына шуны әйтергә була: узган дистә еллар дәвамында гуманитар фәннәрне, сынлы сәнгатьне, музыка сәнгатен, милли кинематографияне, театрны, әдәбиятны, китап нәшер итүне, массакүләм мәгълүмат чараларын, халык иҗатын үстерү юнәлешендә шактый эш башкарылды. Рухи һәм матди мирасны өйрәнү татарларның тарихтагы һәм хәзерге замандагы роленең мәгънәсенә тирәнрәк төшенүгә яңа этәргеч бирде.

2012 елда Бөтендөнья татар конгрессы корылтаенда Татар халкының милли тәңгәллеген саклау концепциясе кабул ителде, ул башкарылган эшләргә үзенә күрә бер нәтиҗә һәм киләчәккә план иде. Бу план дәүләт программасында чагылыш тапты, ул программага хәзер заман рухында төзәтмәләр кертү таләп ителә.

Үткәннәргә күзәтү ясавымның сәбәбе нидә соң?

Стратегияне эшләгән вакытта Россиядә һәм дөнья буйлап яшәүче милләттәшләребез белән күп очрашулар уздырылды. Татарлар — булдыклы халык, нәкъ мәкальдәгечә: «Бер яхшы эш мең яхшы сүздән артык». Фикер алышулар нәтиҗәсендә бик күп көнүзәк, яшәргә сәләтле һәм ярдәмгә лаек тәкъдимнәр әйтелде. Алар, гомумиләштерелеп, тагын да колачлырак яңа дәүләт программасы нигезенә салынды. Әмма, минем карашка, моның иң мөһим нәтиҗәсе шул: татарларның халык буларак сакланып калу теләге уртак икәнлеге расланды.

Бу теләк гамәлләребезгә ни дәрәҗәдә йогынты ясый? Шушы хакта кайбер фикерләрем белән уртаклашасым килә.

Соңгы вакытта «дошман»ны күбрәк читтән эзләү гадәткә керде — глобальләшү, интернет, массакүләм культура, хокукый чикләүләр һәм башкалар. Сүз дә юк, тирә-якта хәвеф-хәтәр җитәрлек. Ә үз күңелеңдә ничек сакларга милли хисләрне? Бу көн саен кылынырга тиешле эчке батырлыкка әйләнеп бара түгелме? Кылыргамы-юкмы — һәркем үзе хәл итә.

Шул ук вакытта без беләбез: Россия халыкларына ясин чыгарга әзер торучылар аз түгел. Милли үзенчәлекләрне ниндидер ясалма нәрсәләр дип санап, аларны сәяси ихтыяр белән оештырып куярга була дип уйлаучылар да бар. Әгәр туган телебезне, динебезне, кабатланмас милли моңыбызны күз карасыдай саклаган, кадерен белгән әбиләребезгә һәм бабаларыбызга боларның барысы да җиңел генә алыштырыла торган декорация дип әйтсәләр, нишләр иде икән алар?

Татар халкының бердәмлеге турында сөйләгәндә, без бертөрлелекне күздә тотмыйбыз. Әстерхан, Касыйм, Себер, Казан татарларының, мишәрләрнең, керәшеннәрнең, типтәрләрнең булуы күңелебезгә хуш килә. Татарларның зур гаиләсендәге һәр әгъзаның үзенчәлеге кадерле безгә. Бертуганнар кебек: һәрберсе — аерым бер шәхес, әмма бергә — бербөтен, бер гаилә.

Стратегия проектын әзерләүне кайберәүләр барлык проблемаларны хәл итү чарасы, һәркемгә туры килерлек универсаль күрсәтмә бирү нияте дип кабул итте. Әмма Татарстандагы татарлар, Россия төбәкләрендә яшәүче татарлар бар, чит илләрдә көн итеп, мәдәниятне, телне, традицияләрне саклап калырга тырышучы татарлар да бар. Алар өчен бу бигрәк тә катлаулы. Аңлашыла ки: шартлар һәм мөмкинлекләр төрле җирдә төрлечә.

Тарихтан шулай килеп чыккан: татарларның берләшүе өчен җаваплылык хәзерге Татарстанга йөкләнгән. Кайда яшәвебезгә карамастан, һәрберебез өчен аның кайгыртуын тоеп яшәү гаять мөһим. Шуңа күрә Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлегенә ярдәм күрсәтелә, ана телен, мәдәниятне, милли тәңгәллекне саклау программалары төзелә, грантлар гамәлгә куела — болар бүгенге көн бурычларын хәл итүнең сизгер ысуллары. Бу эшне без һичшиксез дәвам итәчәкбез.

Татар халкының һәм Татарстанның аерым юлы турында сөйләгәндә, кайбер кайнар башлар моны аерылып чыгу сәясәте дип күрсәтергә маташа. Кемнәрдер, үзләренә сәяси дәрәҗә өстәргә тырышып, Татарстаннан уен картасы ясамакчы, илнең үзәгендә тарткалашу утравы дигән уйдырма таратмакчы булалар. Россиядә татарлар — саннары буенча икенче урында торучы халык, шуңа да карамастан, хәтта үз илебездә безнең тарихыбызны һәм мәдәниятебезне белеп бетермиләр. Еш кына аңлатып бирергә туры килә: гаять катлаулы үзгәртеп кору елларында Татарстан үзенең хокукларын һәм вәкаләтләрен үз социаль-икътисади мөмкинлекләренә, илнең үсешенә керткән өлешенә тәңгәл рәвештә киңәйтүгә омтылды, бары шул гына. Киресенчә, безнең республика, үз эчендә милләтара һәм динара татулыкны саклап калып, Россия дәүләтчелеген ныгытуга зур өлеш кертте.

Татарлар – һәр заманда иҗтиһадка, җәмгыятьне берләштерүгә хезмәт итүче халык. Менә ни өчен безнең мәдәният, ватанпәрвәрлек һәм дөньяны күзаллау үзенчәлекләре, татарлар өчен туган телнең зур әһәмияткә ия булуы турында сөйләү бик мөһим. Боларга татарларның мәгънә коды салынган, ул милләтебезнең дөньяга карашын һәм әхлакый хәзинәләрен тирәнрәк аңлау мөмкинлеге бирә.

Әйтик, «азатлык» — нәрсә ул? Аның чикләрен билгеләп буламы? Әйе, безнең өчен үзәккә, мәдәни мәркәзгә әверелгән Татарстан бар, әмма Россия Федерациясе — тарихи Ватаныбыз, ата-бабаларыбыз җире дә бар бит әле. Татарларны сыендырып, алар өчен икенче Ватанга әверелгән башка җирләр турында да онытырга ярамый.

Татарлар өчен азатлык — күпкырлы төшенчә: ирек, азатлык, хөррият дибез — барысы да Азатлык хакында. Үз сәләтләреңне гамәлгә ашыру иреге, үз фикереңне белдерү иреге, үз тарихыңны, үз язмышыңны үзең язу иреге. Һәм, әлбәттә, сәяси ирек тә. Ул хәзер бездә юкмыни? Без сабыйлар түгел, безгә кулыбыздан җитәкләп, карап-кайгыртып йөртүчеләр кирәкми. Кулыбызга бәхеткә ирешүнең әзер әмәлен китереп тоттыруны да көтеп утырмыйбыз. Телебезне, традицияләребезне саклау өчен дә, халкыбыз өчен кадерле нәрсәләрне киләсе буыннарга тапшыру өчен дә җаваплылыкны үз өстебезгә алырга әзер без. Нинди генә катлаулы тарихи вакыйгалар булса да, без бирешмәдек, нык тордык. Алга таба да шулай булачак.

Алга таба юлыбызны без нидә күрәбез?

Без аны мәгърифәттә күрәбез. Татарлар һәрвакыт белем алуга, гыйлемле булуга омтылыш, яшәешкә фәнни караш белән аерылып торган. Зыялылар үз көчен халыкның аң-белемен арттыруга, мәдәниятне таратуга һәм алгарышка куйган. Без кайчак үзебезнең фән ягыннан көчебезне һәм каршыбызда ачылып килүче яңа мөмкинлекләрне тиешенчә бәяләп бетермибез. Фән-гыйлемнең өметле өлкәләрен һәм юнәлешләрен үстерергә, белем бирү ресурсларының зур мөмкинлекләреннән файдаланырга кирәк. Югары дәрәҗәдәге белем, һөнәрләр, күнекмәләр — хәзерге дөньяда конкурентлыкка сәләтле булуның нигезе.

Без киләчәгебезне балаларга традицияләребезне тапшыруда күрәбез. Хәдисләрнең берсендә: «Бер генә ата да үзенең баласына яхшы тәрбиядән дә кыйммәтлерәк нәрсә бирә алмый» дигән фикер әйтелә. Мин моның, диненә һәм милләтенә карамастан, һәр кеше өчен әһәмияткә ия әхлакый күрсәтмә булуына ышанам. Балаларыбыз язмышы өчен без җаваплы. Аларны халкыбызның һәм Ватаныбызның лаеклы уллары һәм кызлары итеп тәрбияләү — безнең бурыч.

Укытучыга карата олы ихтирам татарларга гомер-гомергә хас. Бүгенге көндә татар телен һәм мәдәниятен үз җилкәләрендә алып баручы тәрбиячеләргә һәм укытучыларга рәхмәт сүзләребезне җиткерәбез. Без укытучыларга, аларның иҗади хезмәтенә ярдәм итәбез һәм итәчәкбез, чөнки иҗади башлангычтан һәм илһамлы халәттән башка алар үзләренең мөһим вазыйфаларын үти алмыйлар. Балалар өчен, балалар катнаша торган иҗади проектлар идеяләренең барлыкка килүенә дә, аларны гамәлләштерүгә дә булышачакбыз. Чөнки газиз тел-сүзебезне, газиз җыр-моңнарыбызны саклау — рәсми күрсәтмә дә, һөнәри вазыйфа яки дәрес биреме дә түгел, ул — үз халкыңа мәхәббәт, ата-бабаларга ихтирам һәм әхлакый бурыч.

Без үз киләчәгебезне туган телне, мәдәниятебезне, милли рухи һәм әхлакый юнәлешебезне, динебезне саклауда күрәбез. Татарча әйбәт сөйләшәсеңме, дини йолаларны үтисеңме – болар ул кадәр үк әһәмиятле түгел. Татар булу – үз халкың белән тыгыз бәйләнеш тою дигән сүз. Әгәр дә син ата-бабаларың сөйләшкән телне өйрәнергә теләсәң, без ярдәм кулы сузарга һәрчак әзер. Без туган телне саклау өчен барысын да эшләячәкбез, бәлки киләчәктә синең дә бу эшкә катнашасың килер.

Чагыштырмача күптән түгел Зиннур Мансуровның даһи татар шагыйре иҗатына нигезләнгән «Тукайча татар кодексы» дигән хезмәте дөнья күрде. Анда бик дөрес әйтелә: уку — үз халкыңа хезмәт итү ул. Белем алу үз-үзеңне туктаусыз камилләштерүне, үстерүне, тырышып эшләүне таләп итә. Без ышанычлы киләчәгебезне чит фикерләргә таянмыйча, үзебезнең тирән белемебезгә һәм тупланган тәҗрибәбезгә нигезләнеп үзебез төзергә сәләтле.

Без үз киләчәгебезне үткәнебезгә ихтирамлы мөнәсәбәттә күрәбез. Безнең тарих — архив документлары һәм истәлекле даталар җыелмасы түгел, ул — күтәрелешләрдән һәм түбән төшүләрдән торган, лаеклы үтелгән олы юл, һәм ул халык хәтерендә сакланырга тиеш. Безнең тарих — бөтендөнья һәм илебез фәненә, мәгарифенә, мәдәниятенә, сәнгатенә һәм башка иҗтимагый әһәмиятле өлкәләренә өлеш керткән һәм кертәчәк күренекле шәхесләр ул.

Без үз киләчәгебезне халкыбызның иҗади башлангычларын үстерүдә күрәбез. Йөрәктән агылучы татар моңы, сәнгатьнең төрле төрләрендәге традицион татар үзенчәлекләре модага һәм заманга бәйле түгел. Халыкның мәдәнияте аның белән бергә яши, үсә һәм үзгәрә. Ул — аның көзгесе.

Без үз киләчәгебезне халкыбызның мәдәни мирасын саклауда һәм баетуда күрәбез. Татарлар — күпмилләтле Россиянең һәм күпмилләтле дөньяның бер өлеше. Халыклар бер-берсеннән көчле үзенчәлекләре белән аерылып торуга карамастан, әхлакый нигезләр һәм рухи хәзинәләр уртак: Ватанга мәхәббәт, якыннарыңны, туганнарыңны ярату, ярдәмчеллек, игелек, миһербанлык, намуслылык, ихласлык, үзеңне һәм башкаларны хөрмәт итү. Һәм бу идеяләр җанга якын газиз мәдәниятебез, милли образлар һәм үрнәкләр аша табигый рәвештә күңелгә сеңә, дөнья мирасын баета.

Без үз киләчәгебезне энтузиастларда — иҗтимагый оешмаларда һәм татар халкының актив улларында һәм кызларында күрәбез. Теләсә нинди, хәтта бик кечкенә генә ярдәм дә — зур бурычларны хәл итүгә өлеш кертү ул.

Без үз киләчәгебезне күрәбез. Без — тарихи әһәмияткә ия бербөтен халык, без — үзенчәлекле, безнең үз орбитабыз бар, әмма ул күпмилләтле уртак йолдызлыкта урнашкан.

Без үз киләчәгебезне нәрсәдә күрмибез? «Сувенир халык» булуда. Шуны онытмаска кирәк: милләт тиз генә юкка чыга алмый, ә юкка чыкса, аны беркайчан да кайтарып булмаячак.

Без ата-бабаларыбызның бөек казанышлары рухына төрелгән газиз җиребездә дөньяга килү, яшәү һәм үз халкыбызга файда китерү бәхетенә ия. Татарстан бүген — киләчәккә омтылучы республика, бездә яшәү һәм эшләү өметле һәм уңайлы. Татарстан — безнең горурлыгыбыз һәм иртәгәге көнгә ышанычыбыз. Без, татарлар, кайда гына гомер итсәк тә, һәрвакыт ата-бабаларыбыздан килгән рухи бердәмлек көчен, халкыбыз көчен тоеп яшибез.

Без киләчәктә дә үз тарихыбызны үзебез язарга, үз киләчәгебезне үзебез төзергә телибез! Киләчәгебез якты һәм бик күп, бик күп буыннар өчен уңышлы булсын иде!

Рөстәм Миңнеханов

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100