«Бердәмлек» газетасы: Самараның «Ак аю»лары морж булып чыкты

Утыз еллап эшләп килә торган «Ак аю» моржлар клубы белән Рәшит Хәмитов җитәкчелек итә.

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). «Бердәмлек» газетасында Эльмира Шәвәлиеваның моржлар турында язмасы чыкты.

2008 елда Кыргый табигатьне саклау буенча бөтендөнья фонды инициативасы буенча 24 ноябрь морж көне дип игълан ителгән иде. Арктика якларында яшәүче моржлар, табигать җылыну сәбәпле, яклауга бик тә мохтаҗ, әлбәттә. Ләкин безнең якларда моржлар әлегә күренгәне юк. Ә менә салкын суда коенырга яратучы кешеләр байтак. Аларны да халык «морж”лар дип атый һәм алар да, үзләрен моржга санап, ноябрь ахырында бәйрәм уздыралар.

Кыш көне Идел буена Полевой урамы буйлап төшкән кеше еш кына вагончык һәм аның өстеннән күтәрелә торган төтен яисә пар күреп хәйран кала. Битараф кешеләр ни булганын аңламыйча узып китәргә дә мөмкин. Ә менә кызыксынучанраклары бозда бәке, ә анда кеше башлары күреп якынрак килә. Әйе, нәкъ менә шул башларның хуҗалары Урта Идел моржлары була да инде. Ә җитәкчеләре — татар кешесе, Рәшит Зәкәрия улы Хәмитов.

«Ак аю» моржлар клубы утыз елдан артык эшләп килә инде, — дип сөйли Рәшит әфәнде. — Башта аның башлап йөрүчесе Вячеслав Спиридонов иде. Аннан җитәкчелек миңа күчте. Дүрт еллар чамасы бәкедә су керергә теләүчеләргә ярдәм итәм, судан чыккач, вагончыкка алып кереп җылытам. Аны да, мичен дә Вячеслав әфәнде ясаткан иде.

Кемнәр йөри соң кышын су керергә?

Төрле халык бар: пенсионерлар һәм эшләүчеләр, балалар һәм студентлар, җырчылар һәм биючеләр, шагыйрь, Россиянең атказанган артисты һәм хәтта берничә депутат та. Актив моржлар атнасына 3 — 4 мәртәбә киләләр. Шулай ук сирәк килеп йөрүчеләр дә бар. Алар белән бергә йөзләп кеше җыелыр. Элек күбрәк иде.

Чумып-чумып йөзәләрме?

Юк-юк. Чумарга да, су өстендә ятарга да рөхсәт ителми. Чумдың, чыктың һәм җылыга… Исән булыйм дисәң, кагыйдәләрдән тайпылмаска кирәк.

Ничә яшьтән йөри башларга мөмкин?

Кайчан телисең, шунда. Монда 85 яшьтәгеләр дә, 5 яшьтәгеләр дә бар. Тик беренче мәртәбә салкын суга чуму өчен әзерлек кирәк. Ансыз булмый.

Беренчедән, суга керү алдыннан аракы-мазар кабарга ярамый. Берничә мәртәбә өйдә салкын душ астында чыныгу алырга кирәк. Ә су буена килгәч, җиңелчә күнегүләр ясап җылынырга, тик анда да артыгын кыланмаска, тирләп салкын суга керергә ярамый. Судан чыккач, коры сөлгегә уранып, коры кием киеп, үлән чәе эчеп җылынасың да, яңа туган кеше кебек өеңа кайтып китәсең.

Моржлауны бер дә күрмәгән кешеләр килгәне бармы?

Булды бер заман. Самара турында кино төшерүче итальяннар килгән иде. Ә тышта 32 градус — котыптагы кебек салкын. Без чыгабыз да чумабыз, чыгабыз да чумабыз. Ә туннарга төренгән операторлар керәләр дә җылыналар, керәрләр дә җылыналар. Ахырда берсе әйтә: «Әле дә ярый без Россия белән сугышмыйбыз, Мәңге җиңә алмас идек”- ди.

Ә Сез үзегез ничек килеп эләктегез бирегә?

Егерме биш еллар чамасы элек бик нык авырып киткән идем. Шул чакта кемдер киңәш итте һәм мин йөри башладым. Чиремне салкын су юып алды, дисәм дә була. Сау-сәламәт мин хәзер.

Кемгәдер ияреп килеп, беренче мәртәбә суга чумган кеше дә шундук ниндидер көч-куәт ала, тагын-тагын чумасы килә башлый, һәм шулай итеп клубта озакка кала. Бәке бит ул, белеп эшләгәндә, сәламәтлек чыганагы, организмның бөтен иммунитетын эшкә җигә торган көч.

Хөкүмәттән нинди дә булса ярдәм бармы?

Әйе. Әлеге вагончыгыбыз рөхсәтсез биредә тора алмый бит инде. Шәһәрнең физкультура һәм спорт департаменты һәм «Самара парклары» учреждениесе ышыгында яшибез.

Алай булгач, соңгы соравыма да җавап бирегез инде. Сезнең клубташларыгызга һәм Сезнең үзегезгә коронавирус куркыныч түгелдер инде? Әллә прививканы ясаттыгызмы?

Ясаттым, әлбәттә. Ул вируслар салкын судан әллә куркә, әллә юк, белмәссең. Аннары, кешеләр белән эшләргә туры килә бит. Шуңа күрә бер-беребезгә зыян китермичә генә, сәламәтлегебезне саклап кына озак яшәргә насыйп булсын!