Җиләк, гөмбә җыйган өчен штраф салалармы? - «Ватаным Татарстан»

Сәнәгать оешмалары урман байлыкларын сату өчен куллана икән, бу очракта алар урманның үзенә кирәкле өлешен арендага алып түләргә тиеш.

(Казан, 24 май, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан», Гөлгенә Шиһапова).  Май башында бакчаларында тузганак һәм бөтнек үстергән кешеләргә штраф салырга мөмкиннәр дигән хәбәр таралды. Урманда каен суы, җиләк һәм гөмбә җыю тыелачак, дигән яңалык та телдән төшмәде. Борчылып редакциягә дә шалтыратучылар булды. «ВТ» хәбәрчесе әлеге яңалыкларның кемгә кагылачагын ачыклады.

Кәрҗин белән ярый, күпләп юк

Җиләк, гөмбә җыйган өчен штраф салалармы? Ватсаптагы төркемнәрдә таралган хәбәр Мамадыш районына да барып җиткән. Инде ничә еллар буе укып беләсез: биредә җиләк, гөмбә сатып тормыш көтәләр. Әлеге яңалыкны алар да авыр кабул иткән.

– Урман эчендә җиләкнең иң тәмлесе пешә. Каен җиләген гел шуннан җыя идек. Хәзер инде аны тыярлармы? Гөмбәне дә бик яратабыз, – ди Мамадыш районының Түбән Яке авылында яшәүче Лилия Мусина. – Халык – аптырашта. Ел саен җәйне түземсезлек белән көтеп торабыз. Шәһәрдән балалар кайтып, җиләк җыеп сата. Акча эшләп китәләр. Җиләк сатып, кредитларын ябып бетерүчеләр бар. Быел нәрсә, урманга барырга да ярамаячакмыни?

Әлеге яңалык үз мәнфәгатьләре өчен җиләк, гөмбә җыярга теләгән кешеләргә кагылмый. Сүз – зур бизнес турында.

– Кәрҗингә генә җыючыларга сүз әйтүче юк. Кешеләргә урманда каен суы, җиләк һәм гөмбә җыюны тыймыйлар, – диде Казан шәһәр яны урманчылыгы җитәкчесе Илнур Кәшәфиев. – Сәнәгать оешмалары урман байлыкларын сату өчен куллана икән, бу очракта алар урманның үзенә кирәкле өлешен арендага алып түләргә тиеш. Арендага алган очракта да, картайган, киселүенә 5 ел калган урманнан гына җыярга рөхсәт ителәчәк. Гөмбәләрне җыйганда исә аерым таләпләрне үтәргә туры киләчәк. Әтәч, майлы, ал, баллы гөмбәләрнең эшләпә диаметрлары 1,5 см, гөреҗдә, ак гөмбә, әтәч гөмбәсе, каен гөмбәсе, усак гөмбәләренең эшләпә диаметры 2,5 сантиметрдан артмаска тиеш. Составында токсин һәм наркотик матдәләр булган гөмбәләрне бөтенләй җыярга ярамый. Аның өчен хәтта җинаять җаваплылыгы каралган. Кабатлыйм: болар барысы да сәнәгать оешмаларына кагыла. Үзең өчен генә җыйганда, табигатькә зыян салмаган очракта әлегә бернинди таләпләр дә куелмый. Килешү дә кирәкми.

Белгечләр тагын бер әйбергә басым ясый: бездә бу яңалыкларны кертерлек урман җирлекләре дә юк. Чөнки Татарстанда сәнәгать оешмалары ихтыяҗларын канәгатьләндерерлек урман байлыгы да, моның белән шөгыльләнергә теләк белдергән оешмалар да юк. Алай да Татарстанда урман байлыкларыннан файдалану турындагы закон 2008 елда ук кабул ителгән. Урман эчендәге җиләк, гөмбә, себерке, чикләвекне сату өчен рөхсәтсез җыярга шул чордан ук ярамый.

– Бу яңалык безнең республикага кагылмый. Татарстанда әлегә кадәр урманнардан нәрсәдер җыяр өчен бер генә килешү төзегән оешма да юк, – ди Урман хуҗалыгы министрлыгының аренда мөнәсәбәтләре бүлеге җитәкчесе Фәнил Әхмәдуллин. – Безнең урманнарда җиләк, гөмбә, чикләвек тә күп түгел. Каен суын сатуга күпләп әзерләүчеләр дә юк. Болын һәм тау битләреннән җиләк җыючыларга исә беркем бер сүз әйтми. Җир кайсыдыр фермерныкы икән, ул гына халыкка ниндидер тыюлар куя ала.

 Эшләмәсәң, тәртип булмый

Чүп үләннәре өчен штраф салачаклар дигән хәбәр дә авыл хуҗалыгына караган, тик яткан җирләргә кагыла. Андый участокларда нинди үләннәр үсмәскә тиеш? Болар – Сосновский балтырганы, кыр бөтнеге, билчән, дару тузганагы, ромашка, төрле төрдәге шайтан таяклары, амброзия. Авыл хуҗалыгы карамагындагы җирләр кулланылмыйча ятарга, анда чүп үләннәре үсәргә тиеш түгел. Бу берьеллык та, күпьеллык үсемлекләргә дә кагыла.

Арча районы хакимияте авыл хуҗалыгы идарәсенең баш агрономы Раил Шакирҗанов исә, тузганак, ромашка зыянлы чүп үләне түгел, ди. Исемлектәге кыр бөтнеге исә Арча районында бөтенләй үсми икән.

– Юл буенда, урман аланында үсеп утырган тузганакларны берни эшләтеп булмый. Безнең авыл хуҗалыгы җирләренең 97–98 процентында чүп юк. Әмма тик торган җирләр бар. Алар һәр районда бардыр инде ул. Әгәр тик торган, чүп үләне баскан җирнең хуҗасы табыла икән, аңлату эшләре алып барыла. Аңламасалар, штраф та саласы була инде, – ди ул.

Белгечләрнең барысы да җирнең хуҗасы булырга тиеш дигән фикердә. Авылларда яшәүчеләр исә, штраф сала башласалар, ташландык җирләр кимер иде, дип өметләнә. Сүз уңаеннан, Татарстанда бакчада, юл буенда, ишегалдында, капка төбендә чүп үскән, хәтта чирәм озынрак үскән очракта да штраф түләттерүче җирлекләр бар.

Апас районының Чирмешән авылында һәр урам өчен җаваплы кеше бар икән. Язга чыгуга алар авылдашларын кисәтеп йөри.

– Йорт тирәсен, урамнарны тәртиптә тоту буенча бездә проблема юк. Кайчак сүзне тыңламаган кешеләр генә бар. Андыйларга беркетмә төзибез. Беренче тапкырдан штраф салынмый. Аларны районның тирә-якны тәртиптә тоту буенча махсус комиссиясенә чакырталар. Сөйләшүнең файдасы бар. Бер тапкыр беркетмә төзегәч, халык игътибарлырак була башлый. Артыннан чүбен җыя, үләнен чаба, – ди Чирмешән авылы җирлеге башлыгы Айрат Зиннәтуллин. – Үләннәрне чаптыра башлау – күктән төшкән яңалык түгел.

Саба районында да инде берничә ел капка төбендә, бакча буйларында үлән 15 сантиметрдан артык үскән очракта штраф салалар. Шул район кешесе Нурсил Хисамов, чүп үләннәренә каршы көрәш кертелгәч, районда тәртип урнашты, тирә-як чистарды, ди.

– Тикшерү чыгарга атна-ун көн алдан авыл җирлеге башлыгы үлән чабарга, капка төпләрен җыештырырга кирәклеге турында кисәтеп чыга. Шушы вакыт эчендә үтәмәсәң, районнан тикшерү килә. Алай да башта штраф салынмый, кисәтү генә була. Инде шуннан соң да тәртип салмасаң, штраф килә, – ди Нурсил. – Бездә авыллар чиста. Бар җирдә тәртип. Чүпне график буенча җыеп алып китәләр. Урамнар гөлбакчага тиң. Районнан килеп тикшерүчеләрнең максаты – акча җыю түгел, халыкны тәртипкә өйрәтү. Үз артыңнан кемдер кушмаса да җыярга тиешсең юкса.

Балтач районының Түнтәр авылында гомер итүче Энҗе Якупова, безнең якларда чүп үсеп утырган җирләр аз, ди.

– Буш торган нигезне, аның бакчасын да кемдер карый бездә. Йә туганнары ташламый, йә күршеләре печән чәчә. Шунлыктан алабута үсеп яткан бакчалар да юк. Гаиләдә ир кешесе булганнар үләнен дә чаба, өй янын да тәртиптә тота. Әгәр инде моны таләп рәвешендә кертсәләр, ялгыз яшәүчеләр, пенсионерларга бераз кыенгарак туры килер. Чүп үләнен чаптыру өчен дә кеше табасы, акчасын түлисе була бит, – ди ул.

Татарстан Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев эшләмичә тәртип булмый дигән фикердә.

– Күп очракта ут чүптән башлана. Бакчадагы корыган үлән, чүп-чар тиз яна. Әгәр йорт янәшәсендә чисталык икән, әлбәттә, бу уттан саклануның да бер чарасы. Икенчедән, чүп үләне берничә ел буе таралып үсә. Тузганакны гына алыйк. Орлыгы очып китеп, бакчаларны баса. Матурлык дибез, чит илләргә барып хәйран калабыз. Анда чүпләмиләр, җыештыралар. Мин үзем, мәсәлән, бакчамда чүп үләне үстермим.  Ә бит бу эш һәркемнең кулыннан килерлек, – ди ул.

Авылларда яшәүчеләр ничек тә тирә-якны чиста тотарга тырышалар. Ә менә бакча ширкәтендә чүп үләне баскан җирләр дә бар икән. «Казансу» бакчачылык ширкәтендә озак еллар дача тоткан Мөхәммәт Гатауллин, күп еллар буе бер дә килеп карамаган күршеләр бар, ди. Шуларга карата нинди дә булса чара күрелсен иде, дип телиләр. Һәм ул булуы да ихтимал. Кайбер чыганаклар әйтүенчә, шәхси кулланылышта булган, әмма каралмаган җирләрнең хуҗасын эзли башлаячаклар. Тапмасалар, әлеге җирләр җирлек карамагына күчә. Мөхәммәт абый да шундый тәртип кертелүенә бик өметләнә.