news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тубыл телеканалы патша хезмәтенә күчкән татар морзалары турында фильм төшергән

Йомышлы татарлар дип аталган катлау турында фильм Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте белән бергәләп эшләнгән, Тубыл дәүләт архивы фондларыннан уникаль документлар һәм Тубыл тарих-архитектура музей-тыюлыгы фондларыннан экспонатлар кулланылган.

Тубыл телеканалы патша хезмәтенә күчкән татар морзалары турында фильм төшергән

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Төмән татарларының «Яңарыш» сайтында Гөлнур Вәлиева яңа документаль фильм турында яза.

«Тобольское время» телеканалы Төмән өлкәсе мөселманнары диния нәзарәте теләктәшлегендә Себер тарихында бик билгеле булмаган йомышлы татарлар турында яңа документаль фильм төшергән.

Кемнәр соң алар — йомышлы татарлар? Аерым татар феодаллары Алтын Урда, Казан ханлыгы чорларында үзләренең хакимият башлыклары белән каршылыкка килеп, күрше урыс кенәзләренә хезмәткә китәләр. Мәскәү хөкүмәте аларны зурлап каршы алган. Чөнки затлы токымнардан буларак, алар күп телләр белгәннәр һәм укымышлы булганнар. Патша хезмәтенә күчкән морзаларны йомышлы татарлар (служивые татары) дип атаганнар.

Фильмның төп эксперты — Россия фәннәр академиясенең Тубыл комплекслы фәнни станциясенең өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты, Себер татарлары тарихы һәм мәдәнияте буенча күп санлы тикшеренүләр авторы Зәйтүнә Тычинских. Йомышлылар — аның өйрәнгән темаларының берсе.

Фильм турында фикерен сорап, Зәйтүнә ханымның үзенә дә сорау биргән идек. Ул болай диде:

— Әле күптән түгел генә дә йомышлы татарлар темасы Ватан тарихында аз өйрәнелгән иде. Шул ук вакытта бу Алтын Урдадан соңгы дәүләтләрнең — Казан, Әстерхан, Себер, Кырым һ.б. татар халкының бик мөһим төркеме иде. Ә 2007 елда «Йомышлы татарлар һәм аларның Себер татарларының этник җәмәгатьчелеген формалаштырудагы роле (XVII–XIX гасырлар)» темасына диссертация якладым. Күрәсең, шуңа күрә фильм авторлары анда катнашу өчен мине чакырганнар.

Бу катлаулы темага мөрәҗәгать итүләре бик мөһим. Мин тарихи вакыйгаларны һәм биографияләрне аңлатуларына тулысынча риза булмасам да, фильмда мөһим тема — Себер җирләрен Мәскәү дәүләтенә кушуда һәм үзләштерүдә йомышлы татарларның роле күрсәтелде. Себер ханлыгының элеккеге феодаль өслегенә таянмыйча, тиз арада Себер киңлекләрен яуларга мөмкин булмас иде. Мәскәү Себер ханлыгының хәрби-йомышлы катлавыннан оста файдалана, аны үз ягына көч һәм бүләкләр белән җәлеп итә. Әмма, аларга сатлыкҗан ярлыгын ябыштырырга ашыкмаска кирәк. Мәскәү яулаган башка татар дәүләтләрендә дә шундый ук хәл була. Бу хәлне икенче яктан да карарга мөмкин. Эш шунда ки, күп кенә тарихчылар тарафыннан Мәскәү дәүләте элеккеге Алтын Урдадан үскән буларак карала. Татарларның теге яки бу ханлыкта хезмәт итүе XV–XVI гасырларда гадәти эш исәпләнә.

Бу, чыннан да, бик драматик чор була. Ул Себер ханлыгының феодаль элитасы язмышында да драматик санала. Мин фильмның «читләр арасында үз, үземнекеләр арасында чит» дигән икенче исеме белән килешмим. Алар үзләренекеләр арасында чит булмаган, чөнки алар да, башка татарлар да гаепсез, хәзер инде яңа дәүләттә — берсе хәрби хезмәттә, икенчеләре ясак түли. Себердә йомышлы татарлар гомер буе мөселман булып калганнар һәм мөселманнарның хокукларын яклаганнар. Ясаклы татарлар да алар белән бергә яшәгән, авыллар, барыннан да элек, Искер — Себер ханлыгының элекке башкаласы тирәсендә урнашканнар: Ханавыл, Хуҗайлан, Шамша, Сабанак, Күбәк, Әремзән, Кызылбай, Сатылган һ.б.

Шулай ук, татарларның тарихын өйрәнү XVI гасырдагы Себер ханлыгы чорын һәм дәүләтчелеген югалтуны өйрәнү мөмкинлеген ачуын да билгеләп үтәсе килә. Алардан башка Себер тарихын күз алдына китерү дә кыен.

Светлана Голякова, фильм авторы: «Йомышлы татарлар темасына чумган вакытта, аның ни дәрәҗәдә кызык икәнен тагын бер кат аңлыйсың. Чөнки сине архив документының һәр баскычында гаҗәеп тарихи ачышлар көтә. Мәсәлән, йомышлыларның иң танылган вәкиле Сабанак Колмәмәтов язмышы — аерым тарихи детективның сюжеты: монда халыкара дипломатия дә, бөек географик ачышлар чоры да, бүгенге көнгә кадәр актуаль булган мәсьәләләр дә бар. Мәсәлән, Курил утраулары белән бәйле безнең ил һәм Япония арасындагы мөнәсәбәтләр мәсьәләсе. Һәм кинәт болар барысы да монда, Себердә, синең яныңда», — дип гаҗәпләнә.

Фильмда сүз Төмән-Ханты-Мансийск юлы тирәсендә урнашкан авылларның исемнәре татар кенәзләре исемнәре белән бәйле булуы турында сөйләүдән башлана. Мәсәлән, Матмас, Сабанак, Каскара.

Сабанак авылында күрсәтмә такта куелган, анда Сабанак авылына XVII гасырда нигез салынуы язылган. Колмәмәт морза нәселе утары булган ул. Сабанак Авазбакый углы исеме белән аталган. Ул берничә тел белә. Дипломатия белән шөгыльләнә. Япония белән килешү төзүдә катнаша. Аның тырышлыгы, осталыгы нәтиҗәсендә шул вакытта Курил утраулары Россиягә беркетелә. Колмәмәтовка шуның өчен 1796 елда Екатерина II указы белән дворянлык дәрәҗәсе бирелгән. Ул Галицыннар, Романовлар, Шереметьевлар дәрәҗәсенә күтәрелә.

Фильмда Тубыл дәүләт архивы фондларыннан уникаль документлар һәм Тубыл тарих-архитектура музей-тыюлыгы фондларыннан экспонатлар күрсәтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100