news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шагыйрьләрнең беренче мәхәббәт тарихы: Адәм баласының бәхетле чаклары - «Сөембикә»

«Сөйгән ярлар белән ай нурында коенган кичләрдә дөнья әдәбияты исебезгә дә төшеп карамады шул», - дип язган булган шагыйрь Зөлфәт.

Шагыйрьләрнең беренче мәхәббәт тарихы: Адәм баласының бәхетле чаклары -  «Сөембикә»
http://syuyumbike.ru

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ», «Сөембикә»). Шагыйрь Зөлфәтнең дусты — шагыйрь Наис Гамбәр турында язган хатирәсе «Сөембикә» журналында чыкты.

Шагыйрь Наис Гамбәрнең беренче мәхәббәте хакындагы хатирәләрен укуга ук йөрәгем дертләп куйды. Анда бер генә уйдырма сүз дә юк. Һәммәсе хак. Мин үзем шаһит моңа!

Наис исемен әйтергә теләмәгән сөйгән яры минем мәхәббәтем белән бер тирә сыйныфта укыды. Тәнәфес вакытында «почтальоннарга» хатларны тоттырырга өлгерәбез. Гаять тә зур сер иясенә хуҗа булып алган хат ташучылар, безнең гыйшык хатларын фуфайка (безнеңчә — күфәйке) кесәсенең төбенә үк яшереп, арлы-бирле йөгерешәләр… 

— Кызык, — ди иде безнең ул чактагы хәлфәбез шагыйрь Рәдиф Гатауллин, — тыңлап торасы иде — ни хакында гына сөйләшәсез икән сез анда? Дөнья әдәбиятын да белмисез бит сез, надан күсәкләр! 

Чынлап та, сөйгән ярлар белән ай нурында коенган кичләрдә дөнья әдәбияты исебезгә дә төшеп карамады шул… Бөтенләй бүтән хисләр җанны актарды. 

Беренче сөйгән ярының исемен Наис тә яшергән. Мин дә яшерәм. Әмма бер ачкыч бирәм. Гарәп телен чамалаган кеше аңлар. Икебезнең дә чибәркәйләребезнең исеме «Гөл» дип башлана. Наиснең серен ачарга хакым юк, әмма үзем сөйгән гүзәл исеменең икенче яртысы татарчага «министр» диебрәк тәрҗемә ителә. Гөлләр министры була инде, ягъни мәсәлән. Бигайбә, шуннан артыгын сорамагыз. 

Беренче мәхәббәтнең язмышы тоташ маҗараларга чорналган була. Ә маҗара дигәнең авырлыкка, фаҗигагә юлыгу белән бәйле. Кайберләрен сөйләп үтмичә дә булмас. 

Алдан ук әйтеп куйыйм, мин барып йөргән ул авыл егермеләп йортлы гына, һәр йорты сирень һәм шомыртка күмелеп утырган авыл хәзер юк инде. Түбәсенә алтын ай кунаклаган йорт ышыгында без сер сөйләшкән урыннарда җәен игеннәр тирбәлеп утыра, кышларын ак кар бураннары дулый. 

Аның авылына безнең Яңа Сәеттән элгәшү өчен иң элек Иске Үрәзмәткә җитәргә, аннары Наис Гамбәр яшәгән Бүләккә юл тотарга, шуннан соң гына сулга каерып, М. авылына җилдертергә була. 

Билләһи, бармый калмаган бер генә кичем дә булмады! 

Күз алдыгызга китерегез: әллә кайлардагы авылларның урам баганаларында лампочкалар яна — һәркайсы бер күк җисеме шикелле… Дөнья йоклый… Шушы йокыга сеңгән дөнья уртасында ике «билчәкәй»нең (велосипедның) чылбырлары шыгырдаганы ишетелә. Бу төн кошлары — ике гашыйк — Наис белән Зөлфәт… 

И шул очрашкан чакларда утырып сөйләшүләр! Бар бит адәм баласының бәхетле чаклары… 

Иске Үрәзмәттә Фәрит Хуҗагалиев дигән дустым бар иде. Икенче дустым Фәриткә — булачак язучы Фәрит Гыйльмигә «билчәкәемне» калдырдым да (без ул «билчәкәйдә» җәен дә, кышын да җилдерә идек), Хуҗагалиевтән «Иж» мотоциклын сорап алып, элдерттем М. авылына. Шулкадәр авыр юлга чыгасымны белмәгән идем, әлбәттә. 

Иң әүвәле, минем саксызлык аркасында кызның әтисенә юлыгып, сыртыбызга ат өстеннән камчы эләкте. Хәер, Х. абзый болай гына, тәртип өчен генә сыдырды бугай. Авырттырмады. 

Гөлкәй белән шул рәвешле аерылышып, сирень куагы артында яшереп куйган «матай»ны кабыздым да юлга ыргылдым. Үрне төшүгә үк — тар гына инеш. «Матай» белән түгел, «билчәкәй» белән дә җилдертеп үтә идем мин аны. Ә бу юлы… Йа Хода! Боз кузгалган лабаса! Нишләргә? Атлап та, йөгереп тә чыгышлы түгел. Шул рәвешле шактый гына торганнан соң, зур бер бозның агып килгәнен күрдем. Ә мин барасы юлда инешнең иң тар урыны. Димәк, йөзеп килгәнче уалып бетмәсә, боз шушында туктап, ике ярга терәлеп калачак. Һәм… Нәрсә — «Һәм»? Боз килеп җиткәнче тизрәк «матай»ны кабызырга кирәк. Тибәм-тибәм стартерга — юк, кабынмый! 

Ходайның биргәне, бозның килеп ике ярга терәлүе булды, тибеп җибәрүем булды — кабынды «матай»! Ажгырып боз өстенә кереп киттем. Инде чыгып җиттем дигәндә генә, боз чите кителеп төшеп, утыргычка кадәр ташкын суы эчендә калдым. Әмма бусы минем өчен куркыныч түгел иде инде. Өстерәп чыгарып, яңадан кабыздым. Фара эшләми. Дөм караңгы. Чама белән такыррак урыннан җилдерәм. Һәм тезгә кадәр җиткән ләмгә кереп чумганымны сизмичә дә калдым. Юл дип уйлап, басу өстеннән аккан ташу эзеннән кереп киткәнмен икән… Мотоциклны ташлап, берәр эскерт-фәлән эзләп киттем. Ләм билгә кадәр суыра… Бетүләрем шушы икән. Бәхил бул, якты дөнья! 

Һәм эскерткә юлыктым. Чокып кереп, башны тышка куеп, йокыга чумдым. Ни гаҗәптер, һичбер төш күрмәдем. 

Уянып чыгып карасам — эскертнең теге ягында тап-такыр юл! 

Хәзер бу хәлләр үзләре үк бер якты, тылсымлы төш кенә икән инде. 

Әмма ул кызның сулышы кагылмаган бер генә шигырем дә юктыр, мөгаен. 

Беренче мәхәббәт — бәхетле сагыну, дөресрәге, сагыну бәхете. 

Ходай Тәгалә беркемне дә ул бәхеттән мәхрүм итмәсен! 

Мәңгелек 

Иңнәреңдә уйный икән 

Һаман шул ук пар толым. 

Шул ук оялчан елмаю… 

Шул ук сәер тартыну… 

Һаман җырлар яратасың, 

Җырларың миңа таныш, 

Җырлаган саен аларга 

Өстәлә бара сагыш. 

Җырлама син ул җырларны, 

Тын гына Ыкка кара, 

Ык төбеннән яшьлек сыман 

Болытлар агып бара. 

Аяк астында болытлар — 

Көзге Ык көзге сыман… 

Болытларга тиеп булмый: 

Яшьлектәй изге сыман! 

Без дә шул болыт шикелле 

Агабыз да агабыз, 

Бер көн килгәч, җир өстенә 

Тамчы булып тамабыз. 

Беребез тама гөлләргә, 

Беребез тама ташка… 

…Ак болытка әверелеп 

Очабыз яңабаштан. 

Бөтенесе кабатлана! 

Кабаттан тетрәнерләр 

Нәкъ синекедәй толымнар 

Кемнеңдер иңнәрендә. 

Аерылырбыз без галәмнең 

Ниндидер почмагында — 

Мин, бәлки, төтен булырмын 

Кемнеңдер учагында… 

Син сагышлы бер җыр булып 

Җаннарга кагылганда, 

Таратырлар мине җилләр, 

Таң нуры кабынганда. 

Учак янындагы егет 

Сөйгәнен читкә сөйрәр: 

— Күзеңә төтен керә бит, 

Күзләреңне йом, юләр!.. 

…Син исә читкә китмәссең. 

Танырсың, бәлки, мине, 

Әйтерсең: 

— Ул бит шулкадәр 

Мине яраткан иде… 

      ул бит шулкадәр 

        …мине яраткан иде!.. 

…Шул ук оялчан елмаю, 

Шул ук сәер тартыну. 

Иңнәреңдә уйный икән 

Һаман шул ук пар толым. 

                           25 июль, 1994 ел.

Наис Гамбәр (Наис Гыймран улы Гамбәров) — шагыйрь, журналист, әдәби тәнкыйтьче, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2000). 1992 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. 1947 елның 25 августында ТАССРның Мөслим районы Бүләк авылында туа. 2005 елның 4 маенда 57 яшендә Казанда вафат була.

Зөлфәт (Зөлфәт Госман улы Маликов) — шагыйрь, СССР Язучылар берлеге әгъзасы, Муса Җәлил, Шәйхи Маннур премиясе лауреаты. 1947 елның 3 гыйнварында Татарстан АССРның Мөслим районы Яңа Сәет авылында туа. 2007 елның 16 апрелендә 60 яшендә Казанда вафат була.

Зөлфәтнең күп кенә лирик шигырьләре музыкага салынган, «һаман яратам» (Ф. Хатыйпов музыкасы), «Төнге утлар», «Каратолым» (С. Шәмсина музыкасы), «Сагынуга дәва юк» (3. Гыйбадуллин музыкасы). Ул «Мәкерле песи» беренче татар балалар операсының (композиторы — Л. Хәйретдинова) либреттосы авторы буларак та билгеле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100