Ульяновск татарлары: Җанисәптә сынатмыйк, бердәмлекне күрсәтик

«Болгарларга, мишәрләргә, керәшеннәргә, себер, нократ татарларына бүленеп бетмик, аерылышмыйк, туганнар. Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар, дигән халкыбыз мәкален һәрчак исебездә тотыйк», - ди педагогик хезмәт ветераны Роза Ильясова.

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Ульяновск татарларының «Өмет» газетасында Кәшә авылында яшәүче педагогик хезмәт ветераны Роза Ильясова язмасы чыкты.

Шушы көннәрдә генә илебездә халык санын исәпкә алу кампаниясе башланды. Минемчә, эчендә җаны булган һәр татар кешесе бу чарада актив катнашырга бурычлы. Үзебезнең татар булуыбызны, әйдәгез, ачык итеп, горурланып күрсәтик.

Горурланырлыгыбыз бар, әлбәттә. Безнең татарлар арасында атаклы, мәшһүр, мактауга лаеклы академиклар, профессорлар, генераллар, табиблар, укытучылар, артистлар, җырчылар, сугыш һәм хезмәт ветераннары, спортчылар, сәясәтчеләр бихисап. Ельцинның йөрәгенә катлаулы операция ясаган кардиохурург Ренат Акчурин, исеме гасырларда сакланачак рәссам Бакый Урманче, Россиянең Дәүләт премиясе лауреаты, шагыйрь Ренат Харис, Россиянең халык артисты Венера Ганиева, Советлар Союзы Герое, патриот-шагыйрь Муса Җәлил, мәшһүр шагыйребез Габдулла Тукай, данлыклы композиторлар Салих Сәйдәшев белән Сара Садыйкова, дөньякүләм танылган биючебез Рудольф Нуриев, үзебезнең профессорыбыз Азат абый Курчаков, Кәшә кырларын иңләгән хезмәт батыры, Социалистик Хезмәт Герое Сәлихҗан Фаизов, әнә, шундыйлардан.

Без — татарлар бердәм һәм бергә булыйк, перепись көннәрендә сынатмыйча, бердәмлегебезне күрсәтик. Җанисәп нәтиҗәләре буенча Россиядә татарлар саны кимемәсен өчен барыбызга да уйлап эш итәргә, бу көннәрдә мөмкин кадәр актив булырга, милләтебезне — татар, татар телен ана теле дип күрсәтергә кирәк.

Без — Ульяновск өлкәсе татарлары ут күршебез Татарстан белән тыгыз бәйләнештә яшибез, нәтиҗәле хезмәттәшлек итәбез. Мәркәзебез Казан безгә милли мәгариф һәм мәдәният үсеше мәсьәләләрен чишүдә бик нык булыша. Аларның ярдәме безгә көч бирә, киләчәккә ышаныч тудыра. Кайда гына яшәсәк тә, без татарлар бит. Ә татарларның дус, тату һәм бердәм булуы бик мөһим.

Соңгы тапкыр үткәрелгән халык санын исәпкә алу нәтиҗәләренә караганда, без — татарлар сан буенча руслардан соң икенче урында. Газиз милләттәшләрем, бу юлы да шулай булып калыйк, икенче урынны беркемгә дә бирмик!

Безнең өлкәдә татарлар башка милләт вәкилләре белән дус-тату яши. Соңгы елларда катнаш никахлар саны да күбәеп китте. Мәхәббәт белән кавышучы гаиләләрдә татар милләтеннән булган ир яки хатын татар булып калсын, ә алардан туган балалар ике милләтнең дә телен, мәдәниятен һәм йолаларын белеп, өйрәнеп, хөрмәт итеп үссеннәр иде. Бу мәсьәләдә әти-әниләр белән әби-бабайларның роле әйтеп бетергесез зур. Алар милләтебез язмышына битарафлык күрсәтмәсләр дип ышанасы килә. Әле бит керәшен татарлары, себер татарлары, мишәрләр, ногай татарлары, типтәрләр дә бар. Алар үзләрен шулай дип йөртәләр. Әгәр татарча сөйләшәләр, нәсел тамырлары татарга барып тоташа икән, әлбәттә инде, һәммәсе дә татар дип язылырга тиеш.

Туганнар, милләттәшләр! Бу мәсьәләгә аек акыл белән һәм бик тә җаваплы карыйк. Россиянең күп төбәкләрендә татар телендә газеталар чыга, мәдәният үзәкләре, милли-мәдәни автономияләр эшли. Алар милләттәшләребезнең милли үзаңын үстерү, белемен арттыру, гореф-гадәтләрен саклап калу юнәлешендә зур хезмәт куялар. Эшләгән эшләрен тавык та чүпләп бетерерлек түгел. Безнең өлкәдә генә дә өч тапкыр федераль Сабан туе узды һәм киләсе елда дүртенчесе узачак.

«Өмет» газетасы — безнең иң якын дустыбыз, сердәшебез, киңәшчебез, терәгебез һәм таянычыбыз. Әгәр яраткан «Өмет”ебез булмаса, ничек яшәр идек икән?! Бүген моны күз алдына китерүе дә мөмкин түгел. Өлкәбездәге бөтен яңалыклар белән танышып барабыз, медицина киңәшләрен файдаланабыз, үрнәк гаиләләр, хезмәт алдынгылары, сугыш ветераннары турында укып сөенәбез, сокланабыз. Ә ай саен чыгып килүче «Без — бергә» кушымтасы Татарстан һәм татар дөньясы яңалыклары белән таныштыра. Дини эчтәлекле киңәшләр, җомга вәгазьләре, намаз вакытлары календаре атна саен өйләребезгә килеп тора.

Өлкәбез шагыйрьләре үзләренең яңа гына табадан төшкән иҗат җимешләрен «Өмет» аша безгә җиткерәләр. Әдәби әсәрләрне дә бик куанып укыйбыз, алар буенча фикер алышабыз, бәхәсләшәбез. Әдәбият безгә тормышның төрле якларын ачып биреп, дөрес итеп яшәргә, холык-фигылебезне тәрбияләргә өйрәтә. Зифа Кадырова әсәрләрен газетада бастырган өчен редакция хезмәткәрләренә бик зур рәхмәт! Киләчәктә дә бу эшне дәвам итәрсез дип өметләнәбез.

Аллага шөкер, менә шундый газетабыз, милли автономиябез бар. Аларны әйдәп баручыларга исәнлек-саулык, иҗат уңышлары телибез. Мактауга һәм олы хөрмәткә лаек менә шушы фидакарь кешеләр милләтебез, телебез, мәдәниятебез һәм динебез сагында торалар. Горурлыгыбыз чиксез: татар халкы үсеш юлыннан барсын өчен бик күп эшләр эшләнә. Ә без татарлыгыбызны онытмыйк, без бит татарлар, дип горурланып яшик!

Безнең татар халкы элек-электән тырыш, бердәм, зирәк булган. Һәрвакытта да милләтнең киләчәк язмышы турында кайгырган, аның өчен утка һәм суга кергән, геройлык үрнәкләре күрсәткән. Безнең ана телебез — асыл һәм затлы тел, ул дөнья күләмендә иң күп таралган ундүрт тел исәбенә керә. Утлар-сулар кичкән, бик күп сынаулар узган, динен саклаган, кыйбласын югалтмаган татар халкы без.

Халкыбызның саны киләчәктә дә кимемәсен иде. Без — бөек татар халкының уллары һәм кызлары, бердәмлек күрсәтеп, башкаларны көнләштереп, татар дип язылыйк та, башыбызны күтәреп, тыныч күңел белән яшәвебезне дәвам итик. Татар милләте вәкилләре булуыбыз белән горурланыйк һәм лаеклы урыныбызны югалтмыйк. Болгарларга, мишәрләргә, керәшеннәргә, себер, нократ татарларына бүленеп бетмик, аерылышмыйк, туганнар. Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар, дигән халкыбыз мәкален һәрчак исебездә тотыйк.

Кадерле милләттәшләрем, бердәм һәм бергә булыйк, шунда гына без барысын да булдырырбыз. Тыныч күңел белән яшәр өчен без барыбыз да халык санын алу документларында татар (татарин, татарка) дип язылырга тиеш.