news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Новгород өлкәсендәге татар авылына керү юлында ярымайлы стела урнаштырганнар

Стеланы яктырту өчен 300 метр озынлыкта электр чыбыклары сузганнар.

Түбән Новгород өлкәсендәге татар авылына керү юлында ярымайлы стела урнаштырганнар
«Туган як» газетасы

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Түбән Новгород өлкәсенең «Туган як» газетасында Краснай (Красный Остров) авылына стела кую турында язма чыкты. Авыл башлыгы Максут Алимов барча авылдашлары исеменнән хәйриячеләргә рәхмәт белдерә.

Безнең милләт вәкилләренә туган нигезләрен һәрьяклап кайгырту хас. Авылда туып-үсеп, чит җирләргә китеп урнашкан, югары үрләргә ирешкән якташларыбыз кече ватаннарын онытмыйлар.

Шундый мәрхәмәтле кешеләр бездә дә бар. Быел алар мөһим гамәл башкарды. Өлкәбезнең барлык татар авылларының күптәннән инде үз стелалары бар, ә безнеке юк иде. Мәскәүдә яшәүче Әмир Мөхәммәтҗанов һәм Рафек Фаттахетдинов шуны истә тотып, авылыбызның символын булдыру инициативасы белән чыктылар һәм бөтен чыгымнарны үз исәпләренә каплап, ниятләрен тиз арада тормышка ашырдылар.

Краснай стеласы (фотода) авылга Сечен ягыннан килгәндә, уң якта урын алды. Күргәнегезчә, аның дизайны кызыклы ясалган, ярым ае кичке төштә балкып тора, чөнки караңгы төшкәч ул матур итеп яктыртыла. Моның өчен хөрмәтле спонсорларыбыз авылдан стела янына 300 метр озынлыкта электроэнергия челтәре суздылар. Хәйриячеләребез ышандырганча, киләсе елга аның нигезе плитка белән төзекләндереләчәк.

Авыл халкы стелага бик шат, яше-карты шунда туктап, истәлеккә фотога төшә, туган җирләре өчен горурлык хисе белән аларны шәһәрләрдә яшәүче туганнарына юллый, аны булдыручыларны җылы сүз белән телгә ала.

Юл уңаеннан, мин дә Әмир һәм Рафек әфәнделәргә шушы бүләкләре өчен ихластан рәхмәт белдерәм. Башкарган гамәлләре исәбенә Ходай Тәгалә әҗер-савабын үзләренә меңләп кайтарсын. Шундый якташларыбыз булганда авылыбыз яшәячәк дип ышанасы килә.

Барча краснайлылар исеменнән авыл башлыгы Максут Алимов, Красный Остров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100