Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ульяновск өлкәсе Чардаклы районы авыллары татар теле һәм мәдәнияте көнендә катнашты
Үрән авылында ачылачак китапханәгә Габдулла Шамуков исемен бирергә җыеналар.
(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Ульяновск татарларының «Өмет» газетасында Рузия Хәлимова Чардаклы районындагы милли тормыә белән таныштыра.
Чардаклы район культура йортында хәзер инде традициягә кергән Татар теле һәм мәдәнияте көне гөрләп узды. Район администрациясе һәм җирле татар автономиясе тырышлыгы белән әзерләнгән бәйрәмдә барлык татар авыллары вәкилләре дә катнашты.
Шәрәфле кунаклар мәдәният йорты фойесында җәелеп киткән күргәзмә белән таныштылар. Ә күргәзмә бик тә бай эчтәлекле, соклану тудырырлык иде. Анда татар халык ашлары, милли киемнәр, тормыш-көнкүреш әйберләре, кул эшләре, татарча китаплар урын алган.
Үрән авылында яшәп иҗат итүче каләм остасы Фазылҗан Алиуллов китапларыннан әзерләнгән күргәзмә дә милләттәшләребезне битараф калдырмады. Күргәзмәләрне караганнан соң, район җитәкчеләре һәм өлкә татар автономиясе вәкилләре Чардаклы татарларын борчыган мәсьәләләр турында «түгәрәк өстәл» артында фикер алыштылар.
Татар мәдәнияте ни хәлдә?
Өлкәнең кайсы гына районына барып чыксаң да, милли җыр-биюләребез белән каршы алалар. Район үзәкләрендә дә, авылларда да татар мәдәнияте яши әле, талантлы милләттәшләребез дә шактый. Культура бүлеге җитәкчесе Эльмира Сатдинова районда татар мәдәниятенең бүгенге хәле белән таныштырып үтте.
«Яңа Кызылсу һәм Үрән авыллары мәдәният йортларына капиталь ремонт ясалды. Әлеге культура учаклары карамагында өлкәннәр өчен актив озак яшәү үзәкләре ачылды һәм тиз арада сәнгать коллективлары оештырып, төрле чаралар да үткәрелде. Татар Колмаеры авылыннан танылган җырчы Фәнил Хасәнов өлкә күләмендә үткәрелгән һәр чарада катнаша. Район мәдәният йорты канаты астында Лилия Хузеева җитәкчелек иткән ике ансамбль эшләп килә. „Ак чәчәкләр“ төркеме кыска гына вакыт эчендә күптөрле фестиваль-конкурсларда җиңү яуларга өлгерде», — диде Эльмира Шәүкәт кызы.
Өлкә татар автономиясе рәисе Рамис Сафин Чардаклы районында татар театр коллективы булмавына борчылуын белдерде. Район җитәкчеләре бу мәсьәләне уңай хәл итәргә ышандырдылар.
Үрәндә — модельле китапханә
Бай тарихлы Үрән авылы һәрвакыт үсештә, гел алга атлый. Киләсе елда биредә заманча модельле китапханә ачарга җыеналар. Район үзәк китапханәсе җитәкчесе Венера Залялетдинова белдерүенчә, китапханә танылган якташыбыз — СССРның һәм РСФСРның халык артисты Габдулла Шамуков исемен йөртәчәк.
«Әлеге китапханәдә төрле буын вәкилләре очрашып, рәхәтләнеп аралашырлар иде. „Әби — бала“ дип аталган проектны эшләтеп җибәрергә җыенабыз. Шулай ук ел саен мәктәп укучылары арасында „Шамуков укулары“ үткәрүне планга керттек», — диде Венера Рифкать кызы.
Утырышта Үрән авылы җәмәгатьчелегенең үтенечен канәгатьләндерү юллары да билгеләнде. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Ольга Задериголова хәбәр итүенчә, Үрән авылы урта мәктәбенә данлыклы авылдашлары — Россиянең атказанган укытучысы Миһербану Хөснуллина исемен бирү күздә тотыла.
Милләт язмышы — мәктәптә
Район мәктәпләрендә татар теленең торышы турында Ольга Задериголова сөйләде. Аның чыгышы саннар һәм процентлардан гыйбарәт иде. Бераз күпертелгән саннарны ишеткәч, район мәктәпләрендә ана телен укыту бик тә уңышлы бара, дип уйлап куясың. Ә чынлыкта исә эшләр мактанырлык түгел икән.
Чардаклы районы территориясендә урнашкан 21 мәктәптә 3 мең 800 бала белем ала, шуларның 682се — татар милләте вәкилләре. Ун белем учагында татар теле төрле формаларда өйрәнелә. Үрән һәм Абдулла мәктәпләрендә ана теле аерым фән буларак атнасына 1-2 сәгать укытылса, калган белем бирү оешмаларында бары тик факультатив һәм түгәрәкләрдә генә өйрәнелә.
Әлбәттә инде, атнага 0,5 яисә 1 сәгать түгәрәккә йөргән баланың телне укый һәм язарлык итеп өйрәнүе шикле. Төрле законнарга сылтап сөйләүче җитәкчеләр мәктәпләрдә ана телен фән буларак 3 сәгать укытырга мөмкинлек бирүче федераль канун турында онытып җибәрәләр. Бу, билгеле, мәктәп директорлары белән ата-аналарның теләгеннән тора.
Милли бәйрәмнең рәсми өлешен район администрациясе башлыгы Юрий Нестеров ачып җибәрде һәм татар халкының дус-тату, бердәм, бай мираслы, тирән тарихлы булуын билгеләп үтте. Районыбызның күпмилләтле халкы — иң зур байлыгыбыз, диде ул.
Ә өлкә татар автономиясе рәисе Рамис Сафин районда ел саен Сабантуй бәйрәмен, Татар теле һәм мәдәнияте көннәрен югары дәрәҗәдә үткәргән өчен хакимият җитәкчеләренә һәм җирле автономия вәкилләренә рәхмәтләрен ирештерде.
Татар автономиясенең район бүлекчәсе рәисе Җәүдәт Мубинов мәдәният йорты хезмәткәрләре, укытучылар һәм, әлбәттә инде, юмарт спонсорлар белән кулга-кул тотышып эшләүләре турында сөенеп сөйләде.
«Өмет» редакциясенең җаваплы секретаре Рузия Хәлимова өлкә татар газетасы белән тыгыз элемтәдә торулары өчен «Ак калфак» оешмасы рәисе Гөлсинә Герасимовага, шулай ук Наилә Забихуллова, Наилә Потеева, Ирек Фиргалиев, Рәхиб Гареев белән Фазылҗан Алиулловка рәхмәт сүзләрен юллады.
Өлкә татар язучылары берләшмәсе рәисе Шәфикъ Иматдинов тамашачыны яңа гына табадан төшкән шигырьләре белән шатландырды.
Татар теле һәм мәдәнияте көненең концерт программасы бай эчтәлекле итеп төзелгән иде. Район татар сәхнәсе йолдызлары милләттәшләребезгә моңлы җырларын һәм дәртле биюләрен бүләк иттеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз