Лилия Гадел: Мәскәү татарлары штабы проектларын башка төрки халыклар да хуплый

«Кешенең бөтенләй башка өлкәгә кагылышлы кызыксынуы татар телен саклап калуга китерә», - ди Мәскәү татарлары штабының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Гадел.

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). 13 сентябрьдә Самараның Халыклар дуслыгы йортында Мәскәү татарлары штабының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Гадел белән очрашу турында Эльмира Шәвәлиева язмасы «Бердәмлек» газетасында чыкты.

Самаралылар, Мәскәү татарлары штабы эшчәнлеге белән кызыксынып, күпсанлы сорауларын яудырдылар. Кунак башкала татарлары тормышын төсмерләргә бай һәм кызыклы итеп тасвирлады. Үрнәк алырлык эшләре байтак булып чыкты.

— Мәскәү татарлары штабын егерме дүрт елдан артык Рөстәм абый Ямалиев җитәкли, — дип сөйләп китте Лилия ханым. — Бүген Штаб бөтен Россиягә дә танылган зур оешма. Аның максаты — яшь татарларны берләштерү, күңелләрендә үз милләте, гореф-гадәтләре һәм тарихы, туган теле белән горурлану хисләре уяту. Хәзерге интернет заманында цифра технологияләреннән актив куллануны кулай күрәбез — социаль челтәрләрдә табышу, дуслар белән аралашу, кавышу, конкурсларда катнашып җиңүләргә ирешү, авыр чакта бер-береңә терәк булу…

Рөстәм Фәез улы үзенең эшчәнлеген башлап кына җибәргән елларда да алдына куелган максаттан чигенүне күз алдына да китермәгән. Кул кушырып, Ходай биргәнне көтеп утырып кына эш барып чыкмый, дип саный ул. Үзеңнең көчеңә, якты идеалларыңа таянып, фикердәшләр табып һәм бергә эшләп кенә зур уңышларга ирешеп була.

Нинди генә чара булмасын — Сабан туемы, искә алу кичәсеме, остаханәләр яисә китап чыгару эшләреме, танылган милләттәшләр белән очрашу кичәсеме — аларны яхшы нияттә, милләтең, яшь буын татарларын милләт эшләренә тарту нияте белән янып башкарырга кирәк.

«Хәрәкәттә — бәрәкәт» дигән сүзләрне истә тотып, 24 ел буе оешма эшчәнлеге бер генә көнгә дә туктап тормаган. Хәтта үткән елгы пандемия вакытында да Ютуб каналында һәм социаль челтәрләрдә төрле елларда һәм пандемия вакытында төшерелгән фильмнар, лекцияләр, түгәрәк өстәлләр, галимнәрнең татар милләтенә багышланган хезмәтләрен эфирга чыгарып тордык. Яшьләрнең кү-бесе әлеге роликларны карап, телләрен чарладылар, татар тарихы һәм мәдәнияте белән танышып тордылар.

Пандемия чорында да, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына, ТАССРның 100 еллыгына, җанисәпкә багышланган видеотасмалар урнаштырып, халыкны үз тирәбездә тота алдык. Мәсәлән, ТАССРның 100 еллыгына татарлар турында 100 фильм һәм атаклы татар галимнәре, артистлар, укытучылар, сәясәтчеләр белән яздырып алынган видеолар күрсәтеп бардык.

Штаб активистлары башында мәдәниятебезне, телебезне алга этәрү буенча әле тагын бик күп идеяләр бар, һәм алар барысы да тормышка ашырылачак. Алар, вакыт һәм көч белән санлашмыйча, син эшлә дә мин эшлә дип тормыйлар, кайда булса барырга, кемгә дә булса ярдәм итәргә, нәрсә дә булса оештырыга кирәк дисәң, шундук килеп җитәләр.

Мәскәү татарларының күбесе үз бизнесын алып баралар, шуңа штаб оештырган проектларга матди ярдәм күрсәтеп торырга мөмкинлек табалар. Иң мөһиме — безнең проектлар татарлар арасында гына түгел, башка төрки халыклар арасында да аңлау таба. Ул гына да түгел, күпчелек проектлар төрки телле халыклар белән бергә башкару өчен языла.

Оешма Мәскәүдә һәм регионнарда яшәүче 2500 рәсми әгъзаны берләштерә, без бөтен социаль челтәрләрдә дә бар.

Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, Мәскәү татарлары штабы каршында берничә аерым клуб эшли. Мәсәлән, «Гиппократ» клубы табибларны һәм студентларны, медицина хезмәте ветераннарын берләштерә. Шулай ук Офицерлар җыелышы, Төбәкне өйрәнүчеләр, «Деловой», яшьләрнең «Мафия» интеллектуаль клублары эшләп килә.

Без штабка килүчеләрнең нәрсә белән кызыксынуларына карап, шул теманы яхшы белгән кешеләр белән таныштырырга, уртак тел, уртак эш белән дуслаштырырга тырышабыз. Шундый бер җыелышта бер хатын торып басты да: «Минем Бөрйән умарталарын саклап калу белән шөгыльләнәсем килә», — дип әйтеп салды. Шунда ук берничә умартачы кул күтәрде һәм алар, җыелышып, үз темалары буенча татарча аралаша башладылар.

Шулай итеп, кешенең бөтенләй башка өлкәгә кагылышлы кызыксынуы татар телен саклап калуга китерә. Дөресен генә әйткәндә, безне үзебезне дә Бөрйән умарталары кебек бетеп баручы милләт дип атарга була. Тик өстән төшерелгән фәрман буенча, яисә берничә активистның тырышлыгы белән генә Бөрйән умартасын да, татарны да саклап калып булмый. Бөтен күчебез белән ябырылсак кына нәтиҗәгә ирешә алачакбыз.

Бу юлда бигрәк тә Хәйрия акцияләре уздыру отышлы. Без Мәскәү һәм Мәскәү регионы мохтаҗларына, Татарстанның балалар йортларына, Анжела Вавилова исемендәге фондка һәм хосписка, олы яшьтәге кешеләргә, күп балалы гаиләләргә ризык белән һәм акчалата ярдәм күрсәтеп торабыз. Ел саен штаб Мәскәүдә, Сергачта, Ижауда, Түбән Камада, Казанда чыгып килүче татар газета-журналларына язылып, халыкка бушлай тарата.

Ә мәгърифәтчелек, аң-белем тарату эшчәнлеген әйдәп баручы галимнәр, академиклар, дин әһелләре алып баралар. Сүз уңаеннан, тик безнең штабта гына Аксакаллар шурасы бардыр, дип уйлыйм. Ул 150ләп тәҗрибәле һәм күренекле милләттәшләребезне берләштерә.