news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновск татарлары фаҗигале үлгән көрәшче, эшмәкәр, меценат Рәмис Садиевны искә алды

Рәмис Садиев озак еллар көрәш белән шөгыльләнә. Ул балалар һәм үсмерләрне спорт секцияләренә тарту өчен күп көч һәм тырышлык куя, дип искә ала якыннары.

Ульяновск татарлары фаҗигале үлгән көрәшче, эшмәкәр, меценат Рәмис Садиевны искә алды
emetul73.ru

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). Ульяновск татарларының «Өмет» газетасында И.Хасибов танылган көрәшче Рәмис Садиевны искә алучы кичәсе турыда яза.

Танылган спортчы һәм көрәшче, эшмәкәр һәм меценат Рәмис Сәит улы Садиевның фаҗигале рәвештә безнең арабыздан китүенә быел тугыз ел була. Игелекле эшләре белән үзеннән соң якты эз, кешеләр күңелендә матур истәлекләр калдырган шәхесне якыннары һәм тугрылыклы дуслары онытмыйлар. Шушы көннәрдә генә алар шәһәребезнең «Корона» хәләл ризыклар ресторанында бергәләп корбан мәҗлесе үткәрделәр.

Рәмис Садиев озак еллар көрәш белән шөгыльләнә. Ул балалар һәм үсмерләрне спорт секцияләренә тарту максатында бик күп көч һәм тырышлык куя. Яшь буын вәкилләре өчен һәрдаим бәйге һәм ярышлар оештырып, затлы призлары белән шатландыра. Юмарт меценат буларак мохтаҗларга ярдәм кулы суза, милли һәм дини эшләргә дә малыннан үз өлешен кертә.

Бүген аның шушы изге эшләрен тугрылыклы дуслары һәм иптәшләре лаеклы рәвештә дәвам итәләр. Алар Рәмис Сәит улы истәлегенә ел саен грек-рим көрәше буенча Бөтенроссия турниры һәм шәһәребезнең татар-мөселман җәмәгатьчелеге катнашында «Корона» ресторанында корбан мәҗлесе үткәрәләр. Ә Тимерьюл районы татар автономиясе «Винновская роща”да оештырылган Сабан туенда милли көрәштә җиңүчегә Рәмис Садиев исемендәге махсус призны тапшыра.

Сембер-Ульяновскиның 2 нче Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Рәсүл хәзрәт Фаткуллов корбан мәҗлесен Коръәни-Кәримнең «Ясин» һәм «Тәбарәк» сүрәләрен уку белән башлап җибәрде. Ул Мәүлид ае хөрмәтенә дә аятьләр укыды һәм Рәмис Сәит улының, барча әрвахларның рухлары шат, чалган корбанның кабул булуын теләп дога кылдырды.

Мөхтәрәм хәзрәт җир йөзендә яшәү дәверендә дусларны малына, байлыгына һәм дәрәҗәсенә карап сайлаучыларның бик нык ялгышулары турында вәгазь дә сөйләде.

Менә Рәмис Сәит улы чын дусларны сайлый белгән, алар бүген дә аны онытмыйлар, догалары, әти-әнисенә ярдәм күрсәтүләре белән рухын шатландырып торалар, диде ул. Рәсүл хәзрәт сөекле Пәйгамбәребезнең туган ае — Мәүлид аеның фазыйләтләре турында да вәгазен җиткерде һәм Рәсүлебезнең тормыш юлыннан үрнәк алып яшәргә өндәде. Ә Ульяновск шәһәр Думасы депутаты, татар автономиясенең Тимерьюл район советы җитәкчесе Рамил Абитов Рәмис Садиевның әти-әнисенә — Сәит абый белән Рауза апага соклануын белдерде.

Шушы гаҗәеп дәрәҗәдә сабыр, түземле, ярдәмчел кешеләр улларын да игелекле, киң күңелле итеп тәрбияләп үстергәннәр, аңарда спортка, көрәшкә карата мәхәббәт уятканнар, хәзер хәрби булырга хыялланучы оныклары өчен җан атып яшиләр, диде Рамил Загит улы.

Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин безнең арабыздан бик иртә киткән меценат Садиев истәлегенә һәр елны турнир һәм корбан мәҗлесе уздыру чарасын күрүче булдыклы, иманлы татар ир-егетләренә рәхмәт сүзләрен ирештерде. Шундый актив, тынгысыз йөрәкле милләттәшләребез булганда Рәмис дустыбызның исеме яшәячәк, игелекле эшләре күңелләрдә сакланачак, диде төбәгебез татарларының лидеры.

Газиз баласын югалту хәсрәтен кичергән Рауза апа Садиева да рәхмәт сүзләрен җиткерергә ашыкты. Улыбызның якын дуслары Марат белән Айрат гел ярдәм итәләр, көн саен телефоннан хәлебезне белешеп торалар, картлык көннәребезне җиңеләйтергә тырышалар, диде ул.

Күңел хатирәләре белән бүлешкәннән соң, мәҗлестә катнашучы мөселман кардәшләребез күмәкләшеп тәкбир әйтеп, шифалы корбан шулпасы һәм татар халык ашлары белән тәгамләнделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100