Төмәндә 45 ел табиб булып эшләүче Әхтәм Сәйтчабаровка истәлек тактасына акча җыялар

Авыл халкы бүгенге көнгә кадәр «Үзебезнең Әхтәм»не искә ала.

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). Төмәннең «Яңарыш» сайтында Рәүфә Кангазина табиб истәлегенә мемориаль такта кую өчен акча җыю турында хәбәр итә.

Вагай авылының 9 нчы өлкә хастаханәсе хезмәткәрләре һәм якташлары теләге буенча Юрмы авылы фельдшер-акушер пунктында 45 ел фельдшер-акушер вазифасын башкарган Әхтәм Рәхмәтулла улы Сәйтчабаров истәлегенә мемориаль такта куйдыру өчен счет ачылды.

Билгеле, кеше тормышын, сәламәтлеген, иминлеген кайгыртып яшәүче кешеләр аз түгел дөньяда. Алар турында көн саен диярлек ишетәбез, укып беләбез, алар белән горурланабыз. Ә янәшәбездә яшәүче яки яшәгән чын батырларыбызга да тиешле игътибар бирәбезме соң? Аларның да исемнәрен, күрсәткән батырлыкларын киләчәк буынга җиткерсәк, яшәешкә бераз булса да җылылык өстәлмәсме ни?!

1962-2004 елларда Әхтәм Рәхмәтулла улы Вагай, Тубыл районнарында оста терапевт, педиатр, гинеколог, хирург, хәтта психолог буларак билгеле. Ул куйган диагноз беркайчан да ялгыш булмаган, шулай ул күпме кеше гомерен саклап калган. Бәлане вакытында юк итә алу осталыгы Әхтәм абыйга Ходайдан бирелгән диярсең.

Фельдшер эше, бигрәк тә авыл җирендә, һөнәреңә бөтен күңелең белән бирелүне, зур җаваплылык таләп итә. Ул авыруның хәлен күрә белергә һәм тиз вакыт эчендә ярдәмгә килергә тиеш. Чөнки бу һөнәрдә очраклы кешеләр тоткарланмыйлар, бары кешегә сәламәтлек бүләк итү мөмкинлеге булган кешеләр генә кала.

Әхтәм Рәхмәтулла улын медицинада «очраклы» кеше дип атап булмый. Үзе беркайчан да арыганын, эчке кичерешләрен, куркуын пациентларына күрсәтмәде. Теләсә кем белән аралашырга җаен таба белде, алар белән сөйләшеп, югары квалификацияле ярдәм күрсәтте. Ә бит аның гаиләсе, уллары, хуҗалыклары да булган, әмма кеше гомерен ул һәрвакыт беренче урынга куйды.

Һава торышына карамыйча, көндез яки төнлә, барлык шәхси эш-мәшәкатьләрен кичектереп, авыру янына ашыкты. Һәрвакыт шат күңелле Әхтәм Рәхмәтулла улы кешеләрне магнит кебек үзенә тартып торды. Һәм кешеләр дә аңа тартылдылар. Берәүләре киңәш сорап, икенчеләре — ярдәм көтеп, ә өченчеләре — сөйләшер өчен.

Авыл халкы бүгенге көнгә кадәр «Үзебезнең Әхтәм»не искә ала һәм эшне оста итеп куя белгәне, югары профессиональлеге, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булганы өчен чын күңелдән рәхмәтләрен белдерә. Гомереңне саклап калган, газапларыңны җиңеләйткән табибны онытып буламы ни соң?!

Кешеләргә хезмәт итү — бөек эш, ә кешене физик һәм рухи газаплардан арындыруга бәйле хезмәтне бер нәрсә белән дә чагыштырып булмый. Әхтәм Рәхмәтулла улы «Коммунистик хезмәт ударнигы», «Ленинның 100 еллыгына багышланган медаль» белән бүләкләнгән хезмәт ветераны.

Гомерен бушка уздырмаган бу искиткеч кешене якташлары онытмыйлар. Ихтирамлы һәм кирәкле кеше булудан да зуррак бәхет була аламы ни соң бу дөньяда?!