news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Новгород өлкәсенең Уразавылында Кави Нәҗми һәйкәленә нигез ташы салдылар

Булачак һәйкәл ташын Кызыл Октябрь районы башлыгы Ринат Жалялов, Гаяр Хәсәнов һәм Кави Нәҗминең оныгы Фәридә Нәҗметдинова салды.

Түбән Новгород өлкәсенең Уразавылында Кави Нәҗми һәйкәленә нигез ташы салдылар
Илнар Садеков фотолары

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). Түбән Новгород татарларының «Туган як» газетасы Кави Нәҗмигә һәйкәленә нигез салу турында яза.

Ринат Сөннәтова хәбәр иткәнчә, 14 октябрьдә Уразавылда тарихи әһәмияткә ия булган мөһим вакыйга булды — якташыбыз (Сечен районы Красный Остров авылы), язучы, шагыйрь, тәрҗемәче, Сталин премиясе лауреаты Кави Нәҗми һәйкәленә нигез ташы салынды. Тантанада Татарстан язучылар берлеге рәисе, Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдуллин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков, Татарстан «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең Ульян филиалы директоры, Ульян өлкәсе татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафин, Казан дәүләт аграр университетының философия кафедрасы мөдире, Кави Нәҗминең оныгы Фәридә ханым Нәҗметдинова, танылган шагыйрьләр Рифат Җамалов белән Хәбир Ибраһимов, Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, фәлсәфә фәннәре кандидаты, якташыбыз, Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар мәдәнияте фонды директоры, Казандагы Нижгар якташлыгы рәисе, әлеге идеянең авторы Рифат Фаттахов, Нижгар татарлары конгрессы рәисе Гаяр Хәсәнов, өлкә татарлары автономиясе рәисе Рамил Салихҗанов һәм башка иҗтимагый оешма вәкилләре катнашты.

Күркәм традиция буенча, районның мәдәният бүлеге хезмәткәрләре кунакларны Кызыл Октябрь җирендә сәламләп, чәк-чәк белән каршы алды.

Беренче булып дәрәҗәле делегация төбәгебездә туып-үскән бөек җырчылар, Татарстанның халык артистлары, Рәшит Ваһапов һәм Хайдәр Бигичев һәйкәлләренә чәчәкләр куйдылар, ә булачак һәйкәл ташын Кызыл Октябрь районы башлыгы Ринат Жалялов, Гаяр Хәсәнов һәм Фәридә Тансык кызы салдылар.

— Бүген безнең район үзәгендә барлык Нижгар төбәген данлаган зур бәйрәм — бөек якташыбыз Кави Нәҗми һәйкәленә нигез салына. Әлбәттә, бу мөһим проект данлы җырчыларыбыз Рәшит Ваһапов һәм Хайдәр Бигичев һәйкәлләре кебек үк милләтебезне саклап калуда, яшь буынны милләтпәрвәр рухта тәрбияләүдә зур роль уйный. Шушы юнәлештә эшчәнлегебезне киләчәктә дә алып барырга әзербез, — диде Ринат Равил улы.

Сечен районы башлыгы Евгений Наборнов та чараның мөһимлеген ассызыклап үтте. «Кави Нәҗми Сечен районын ил күләмендә таныткан шәхес, аның истәлеген мәңгеләште-рү — безнең изге бурыч», — диде ул.

Чара район мәдәният йортында дәвам итте. Зур Рбишча мәктәбе укучылары Кави Нәҗминең шигырьләрен укып, бәйрәмне ачып җибәрде, ә алып баручылар Гөлнара Ганиева белән Заһирә Абдулхалекова аның биографиясе һәм иҗаты белән таныштырдылар.

— Бүген, чын мәгънәсендә, тарихи көн, мөһим вакыйга. Безнең бөек шәхесебез Кави ага тарихта зур урын алып тора. Ул тормыш юлында бик катлаулы выкыйгалар кичергән. Әлбәттә, репрессия еллары сәламәтлегенә зур зыян китергән, әмма, шуңа да карамастан, кыска гына гомер эчендә Кави Нәҗми татар милләте горурланырлык иҗат җимешләрен калдырды.

Татар шәхесләре исемнәрен мәңгеләштерүгә юнәлтелгән эшегез өчен Кызыл Октябрь һәм Сечен районнары җитәкчелегенә чын күңелдән рәхмәт әйтәсем килә. Сезнең эшчәнлегегез ярдәмендә без бүген мәшһүр җырчыларыбыз мемориалына чәчәкләр сала алдык һәм булачак һәйкәлгә беренче таш куйдык. Җирле шәхесләрне истә тоту, аларның исемнәрен мәңгеләштерү өлкәсендә кылган гамәлләре белән аерыла да Нижгар татарлары башкалардан. Чит җирләрдәге татар, гадәттә, Муса Җәлил, Габдула Тукай кебек бөек милләттәшләре турында сөйли, ә менә нижгарлылар үз язучылары, җырчылары, спортчылары белән горурлана. Бу өлкәдә эшләнгән мөһим эшләрегез дәвамлы булсын иде. Нижгар ягына барышлый, юлдашларым белән фикер алышып, Кави Нәҗми укулары яки аның исемендәге әдәби премия булдырырга кирәк дигән фикергә килдек. Әлбәттә, без сезгә бу эштә ярдәм итәргә әзер һәм шушы тәкъдимнәр киләчәктә тормышка ашсын дигән теләктә калабыз, — диде Илгиз Халиков.

Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен Илгиз Илдар улы Гаяр Абдрахмановичны Бөтендөнья татар конгрессының Халыкара Берлеге медале белән бүләкләде, ә район башлыклары Ринат Жалялов, Евгений Наборнов, эшмәкәр Шамил Айсин, Чүмбәли аграр хуҗалыгы җитәкчесе Рушан Сибгатуллин, Семочки администрациясе җитәкчесе Равил Бедретдинов Рәхмәт хатларына лаек булдылар.

Әйтергә кирәк, Кави Нәҗми исемендәге әдәби-публицистик премия «Туган як» газетасы редакциясе тарафыннан әле 1991 елда гамәлгә куела һәм бүгенгә кадәр тапшырыла. Аны беренче елларда Красный Остров колхозы рәисе Заһит ага Айсин финанслый.

Кави Нәҗминең оныгы Фәридә Тансык кызы да үз чыгышында бу чараны оештыручыларга зур рәхмәтләрен белдерде, дәү әтисенең дәү әнисенә язган хатлар җыентыгыннан өзекләр укыды. «Бүгенге көн безнең гаилә өчен изге, ләкин бу бәйрәм Кызыл Октябрь һәм Сечен районнары башлыклары, гаиләбезнең күптәнге дусты Рифат Фаттаховтан башка тормышка ашмас иде. Шуңа да Ринат Равилевичка, Евгений Геннадьевичка һәм Рифат Әхмәтовичка зур рәхмәтемне белдерәм», — диде ул.

— Бүген милләтебез өчен, Нижгар татарлары өчен зур вакыйга — татарны милләт итеп саклап калырга ярдәм иткән чара бу. Нәкъ менә милли горурлык татарны татар итә һәм Нижгар төбәгендә бу сыйфат аеруча зур. Бөек якташларыбызның исемнәрен кадерләп саклау чаралары да моңа уңай йогынты ясый. Биш ел элек бөек җырчыларыбызга һәйкәлләр салынды һәм бүген бу мемориал туган ягыбызда иң популяр урынга әверелде. Хәтта яшь парлар бирегә килеп чәчәкләр сала, гашыйклар һәйкәл янында очраша. Уразавылда Кави Нәҗмигә һәйкәл кую урынлы, чөнки бу авыл электән-элек Нижгар татарлары үзәге булып тора. Һәм, тулаем алганда, биредә танылган якташларыбызга һәйкәлләр комплексын булдыру — безнең күптәнге хыял, — диде Рифат әфәнде.

Танылган Татарстан шагыйрьләре бөек язучының иҗаты турында сөйләделәр, ә аларның берсе Нижгар ягына багышлап язган «Салмыш» (Пьяна) дигән шигырен дә укыды.

— Кави Нәҗми — татар халкының бөек улы. Аның авылдашы булуым белән бик горур мин, ә якташымның исемен туган ягында мәңгеләштерергә юнәлтелгән чарага чын күңелдән шатланам. Кави аганың иҗаты күпкырлы: язучы да ул, шагыйрь дә, тәрҗемәче дә. «Язгы җилләр» романы өчен Сталин премиясенә лаек булган шәхес тә ул, ә Муса Җәлил шигырьләрен рус теленә тәрҗемә итүе — бөек шагыйрьне «халык дошманы» тамгасыннан аклап, Советлар союзы герое исеме бирелүгә юл ача, — диде Җәфәр хаҗи Фәйзрахманов.

«Татарча диктант» Бөтендөнья белем бирү акциясе Нижгар төбәгендә дә актив үтә. Быел, мәсәлән, бу максатка 19 мәйданчык булдырылган иде һәм аларны оештыручыларның кайберләрен Илгиз Халиков, Ринат Жалялов һәм Гаяр Хәсәнов Бөтендөнья татар яшьләре форумының Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр.

Чара ахырында төбәктә эшчәнлек алып барган башка иҗтимагый оешмалар җитәкчеләренә дә сүз бирелде. Өлкә татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамил Салихҗанов өлкә татарлары конгрессы рәисе урынбасары Гөлнара Абдуллинаны, ә өлкә «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасының районара кураторы, «Туган як» газетасы хезмәткәре Наилә Жиһаншина Гөлнара Ганиеваны бүләкләделәр.

Шуның белән Кави Нәҗмигә багышланган чараның Уразавылдагы өлеше тәмамланды һәм кунаклар язучының туган авылы Красный Островка юл тотты.

Биредә дә делегацияне милли ризык — чәк-чәк белән каршы алдылар, җирле мәдәният йорты фойесындагы бөек авылдашлары Кави Нәҗмигә багышланган экспозиция белән таныштырдылар, ә сәхнәдән беренче булып кунакларны район башлыгы сәламләде.

— Красный Остров — Сечен районында бердәнбер татар авылы. Биредә танылган шагыйрь һәм язучы Кави Нәҗми, икенче Дәүләт Думасы депутаты Габдулла Нәҗметдинов, РСФСР Югары Советының беренче чакырылыш депутаты Хәлил Сөләйманов, танылган галимнәр, табиблар, педагоглар һәм журналистлар туган. Спортчылардан Кавиның туганы, оста шахматчы Рәшит Нәҗметдинов, футболчы, Россия җыелма командасы ярымсакчысы Динияр Билалетдинов тамырлары белән бу авылдан.

Бүген Уразавылда бөек якташыбыз Кави Нәҗми һәйкәленә беренче таш салынды. Безнең районда да күренекле якташларыбыз исеме онытылмый, мәсәлән, хәзер клуб фойесында танылган язучының тормыш юлын, иҗатын чагылдырган бай экспозиция белән таныштык. Шулай ук даими рәвештә Рәшит Нәҗметдинов истәлегенә районара шахмат турнирлары үткәреп киләбез, — диде Евгений Геннадьевич.

Кунаклар, авылдашлары өчен җирле клуб үзешчәннәре матур концерт программасы әзерләгән иде. Әйтергә кирәк, шул ук көнне краснайлылар җирле мәчетнең 120 еллыгын да билгеләп үтте. Югары кунаклар шушы бәйрәмдә катнашып, гыйбадәт йортының кунакханәсендә оештырылган мәҗлестә дә булдылар.

Тулаем алганда, бик матур, кирәкле, әһәмиятле чаралар булып узды бу көнне, ә Татарстан кунакларының катнашуы аларның дәрәҗәсен тагы да арттыра төште. Иң мөһиме — бөек якташыбыз Кави Нәҗминең хәтерен мәңгеләштерүдә зур адым ясалды һәм бу эшнең тиз арада уңай төгәлләнүенә шигебез юк, хәерле сәгатьтә булсын!

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100