news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самара татарлары танылган якташларын - гармунчы Рөстәм Вәлиевне искә ала

«Безнең өчен ул мәңге сүнмәс йолдыз. Сәнгать йолдызлыгында аның урыны хәзер буш. Чөнки баянчылар күп, ә Рөстәм Вәлиев кебек уйнаучы юк», - дип яза «Идел» халык ансамбле җитәкчесе Мидхәт Әминов.

Самара татарлары танылган якташларын - гармунчы Рөстәм Вәлиевне искә ала
«Бердәмлек» газетасы

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). Самараның «Бердәмлек» газетасында «Идел» халык ансамбле җитәкчесе Мидхәт Әминов язмасы чыкты.

Виртуоз музыкант, атаклы баянчы һәм гармунчы Рөстәм Вәлиев исән булса, быел октябрь аенда аңа 60 яшь тулган булыр иде.

Мин үзем Куйбышев өлкәсе, Кошки районының Иске Җүрәй авылында туып-үстем. Авыл мәктәбендә 8 сыйныфны тәмамлаганнан соң, 1976 елда, Куйбышевка укырга килдем. Бераздан шәһәрнең «Металлурглар» мәдәният сараенда «Ялкынлы яшьлек» татар җыр һәм бию ансамбле эшләп килүен белеп алгач, бию төркеменә барып кушылдым. Ул вакытта ансамбльдә дүрт баянчы иде. Бөдрә чәчле егетнең искиткеч моңлы итеп уйнавы минем игътибарымны җәлеп итте, күңелемнең иң түренә кереп урнашты. Ул егетнең уйнавын ишетү өчен репетиция көннәрен түземсезлек белән көтә идем.

1979 елда мине армиягә алдылар. Өч елдан соң, хезмәт итеп кайткач, мин кабат «Ялкынлы яшьлек» ансамбленә бардым. Үзем биюче булсам да, уен кораллары мине һәрвакыт үзләренә тартып торалар иде. Кечкенәдән гармун моңына мөкиббән киткән кеше буларак, бераз уйный да белә идем. Шулай, бер репетиция вакытында теге егетнең баянда уйнавын сокланып тыңлап тордым, соңыннан түзмәдем — барып танышырга булдым. «Мин — Рөстәм», — дип, кул сузды миңа бу егет, киң итеп елмаеп. «Мин дә бераз гармунда уйный беләм, әмма баянда уйнап караганым юк», — дидем мин, оялып кына. Шуннан соң мин һәр репетициядә, гастрольләр вакытында буш вакытымны Рөстәм янында уздырырга тырыштым.

Ул вакытларда татар яшьләре Куйбышевның «Дружба» паркына «Пятачок»ка җыела иделәр. Кичләрен шунда бергәләп җырлап-биеп күңел ача идек. Үзенең зәңгәр велосипедына атланып, аркасына тальянын асып Рөстәм дә килә иде. Без аны көтеп ала идек. Тальян гармунын сыздырып уйнап җибәргәч, биемичә түзеп торып булмый иде. Ул сәгатьләр буе бертуктамый уйный, ә биючеләр хәлдән тайганчы бииләр иде. Шул вакытларда мин Рөстәм белән якынрак таныштым. Аның Куйбышевта туып-үскән егет булуын белгәч, нык гаҗәпләндем. Рус халкы арасында үсеп, татар көйләрен шулкадәр оста уйнавы мине таң калдырды. Мин аның сәләтенә тагын да ныграк гашыйк булдым, дуслыгыбыз да ныгый барды.

Ул елларда Рөстәм әти-әнисе белән ипподром янындагы шәхси йортта яшиләр иде, мин дә алардан әллә ни ерак түгел генә — АТП тулай торагында. Репетицияләрдән соң йә аларга, йә минем бүлмәгә кайта идек. Кайвакыт Рөстәм мин йөрткән автобус тукталышына килеп көтеп тора. Мин аны күрү белән пассажирларга: «Автобус ватылды, башка машинага күчеп утырыгыз», — дип игълан итәм дә дустым белән «Пятачок»ка китәбез. Эх, яшь чаклар, тәвәккәл, курку белмәс чаклар…

Бераздан Рөстәм Казанга, консерваториягә укырга китәргә булды. Бу яңалыкны мин бик авыр кичердем. Үземне яраткан уенчыгын югалткан сабый бала сыман хис иттем. Дустым минем өчен яшәү көче, дәрт бирүче бер талисман булган икән. Рөстәм, әниләрен күрергә дип, Куйбышевка кайткан вакытлар минем өчен зур бәйрәмгә тиң булдылар.

Шулай бервакыт без дә «Ялкынлы яшьлек» ансамбле белән Казанга гастрольләргә бардык. Әлбәттә инде, киң күңелле дустым Рөстәм безне үзенә кунакка чакырды. Ул бәләкәй генә шәхси йортта бер бүлмә арендалый иде ул вакытта. Аның да яртысы диярлек төрледән-төрле гармуннар, уен кораллары белән тулган. Кая нинди гармун, курай, кубыз күрә — барысын да шушы бүлмәгә ташый икән. Ватыкларын төзәтеп, чистартып үзлегеннән шул уен коралларында уйнарга өйрәнеп яткан Рөстәм. Аның бу шөгыльләре миндә тагын да ныграк кызыксыну уяттылар. Җай чыккан саен мин Казанга, дустым янына бара башладым. Рөстәм белән Казан буйлап йөргәннәрне аерым бер китап итеп язарга буладыр, мөгаен. Дустым янына чираттагы баруымда Колхозный рынок ягына юл тоттык. Базар янында бер аяксыз абзый, алдына бүреген куйган да гармунда русча көйләр уйнап утыра. Халыкның аңа бик исе китми, тукталып тыңлап торучы юк, кыскасы.

— Әйдә, бабайга берне уйнап күрсәт әле, — дим дустыма. Бабай белән таныштык та, рөхсәт алып, Рөстәм аның гармунында сыздырып уйнап җибәрде. Бабайның җиргә куйган бүрегенә акча җыела башлады. Әй, ул картның шатланганын күрсәгез! Аңа карап без куанабыз. Менә шундый иде ул минем йөрәк дустым Рөстәм. Ачык йөзле, киң күңелле, сабыр…

Ул кешеләр яныннан беркайчан да исәнләшмичә, хәл сорашмыйча үтеп китми, һәркем белән уртак тел таба белә иде, татар һәм рус телләреннән тыш, бераз чувашчаны да, башка телләр дә белә иде. Шуңа күрә кая гына барса да, аны танымаган, сәлам бирмәгән кеше бик сирәк иде.

Казанда берникадәр вакыт яшәгәннән соң, Рөстәм Илһам ага Шакиров белән таныша. Дустымның төрле уен коралларында виртуозларча уйнавы танылган җырчыны таң калдыра, ә киң күңелле, сабыр булуы ике талант иясен ныклы дуслык җепләре белән бәйли. Рөстәм озак еллар Илһам аганың алыштыргысыз баянчысы булды. Шулай ук, зур концертларда ул Әлфия апа Авзалованың, Гөлзада апа Сафиуллинаның да аккомпаниаторы иде. Әлеге данлыклы артистлар белән мин үзем дә төрле гастрольләрдә булганым бар. Моның өчен дустыма мин бик рәхмәтлемен. Курайда, кубызда, баянда, тальян гармунында уйнарга да мине Рөстәм өйрәтте. Үзенә берәр яңа уен коралы ала икән — искесен миңа бирә, мин аны үзләштерә башлыйм.

Тормыш юлымда Рөстәмне очратканым өчен мин язмышыма бик рәхмәтле. Без аның белән 35 ел дәвамында бик якын дуслар гына түгел, туганнар сыман булдык. Мин аны үземнең остазым дип саныйм. Рөстәм дустым белән аралашу мине Хәмдүнә Тимергалиева, Хәния Фәрхи, Салават Фәтхетдинов һәм башка танылган сәхнә йолдызлары белән таныштырды.

Рөстәм Вәлиев — Самара татарларының горурлыгы, талисманы. Безнең өчен ул мәңге сүнмәс йолдыз. Сәнгать йолдызлыгында аның урыны хәзер буш. Чөнки баянчылар күп, ә Рөстәм Вәлиев кебек уйнаучы юк. Шундый шәхес белән таныш һәм дус булуыма мин бик шат. Кызганыч, безнең арабыздан бик яшьли китеп барды шул. Бу бөтен татар халкы өчен генә түгел, сәнгать сөюче башка милләт халыклары өчен дә бик зур югалту булды, минемчә. Рөстәмнең әтисе Шәрифулла абзый белән әнисе Әдия апага шундый талантлы бала үстергәннәре өчен бөтен Самара халкы исеменнән чиксез рәхмәт җиткерәсем килә. Ә дустымның ышанычлы таянычы, тугры, сабырлыгы белән күпләрне таң калдырган тормыш иптәше Диләрә алдында баш иям.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100