news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Закиров: Улым укуын ташлап армиягә китте — «Шәһри Казан»

Айрат Закиров саксофонда уйный, ул популяр җырчы Рифат Зарипов төркемендә эшләде.

Рөстәм Закиров: Улым укуын ташлап армиягә китте — «Шәһри Казан»
Рамил Гали

(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ», «Шәһри Казан»). Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров белән җырчы Люция Мусинаның уллары Айрат Закиров быел июнь аенда армиягә китте. Айратның хәлләре белән кызыксынып, Рөстәм абыйга шалтыраттык.

«Айрат И.В.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенең өченче курсын тәмамлап, армиягә китәргә булды. Бу — үзе кабул иткән карар. Дөрес, диплом алгач, болай да хезмәт итеп кайтыр дип уйлаган идек. Армиядән кайткач, укуын тәмамлап бетерәчәк, Аллаһы боерса. Айрат Мәскәү өлкәсендәге Мытищи шәһәрендә һава-космик көчләрендә хезмәт итә. Көнаралаш телефоннан сөйләшеп торабыз. Бар да яхшы, Аллага шөкер», — дип сөйләде безгә Рөстәм Закиров.

Билгеле булганча, Айрат Закиров саксофонда уйный, ул популяр җырчы Рифат Зарипов төркемендә эшләде. Тамашачы сикереп, биеп уйнаучы Айратны яхшы хәтерлидер. Бу хакта Рөстәм абый: «Миңа аның сикерүе түгел, ә уйнавы мөһим», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100