news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәгариф министры яңа уку елы ничек башланачагына ачыклык кертте - "Ватаным Татарстан"

Без карарны мөстәкыйль кабул итә алмыйбыз. Роспотребнадзор, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы, штаблар бар. Мәсьәләне алар бергәләп хәл итә, - диде Рафис Борһанов.

(Казан, 22 июль, "Татар-информ", "Ватаным Татарстан"). Яңа уку елы ничек башланыр? Татарстанның мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов бу сорауга җавап бирде.

"Без карарны мөстәкыйль кабул итә алмыйбыз. Роспотребнадзор, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы, штаблар бар. Мәсьәләне алар бергәләп хәл итә. Минемчә, бүген вазгыять яхшыра бара. Без дә үзебезне бу ситуациядә тотарга өйрәндек. Укучыларны мәктәптә укыту яклы. Тулысынча дистант – бу мәҗбүри чара, электрон укытуның кайбер элементларын алга таба да кулланачакбыз. Яңа уку елында интернет сыйфаты да яхшырачак. Яңа уку елын мәктәптә башларбыз дип өметләнәм", – диде Рафис Борһанов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100