news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмән өлкәсендә «Әни-эшмәкәр» гранты иясе умарталар тота, атлар һәм кәҗәләр үрчетә

Альбина Тулякова ире Тимур белән биш бала үстерә, алтынчысын тәрбиягә алганнар.

Төмән өлкәсендә «Әни-эшмәкәр» гранты иясе умарталар тота, атлар һәм кәҗәләр үрчетә
http://yanarish72.ru

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ»). Төмән өлкәсенең «Яңарыш» сайтында Гөлнур Вәлиева «Әни-эшмәкәр» гранты иясе Альбина Тулякова белән таныштырды.

Никадәр тормышның авырлыгы турында зарлансак та, кайбер кешеләрнең үз тырышлыклары белән матур яшәүләре турында ишетүгә, бу уйлар тирәнтен фикерләүгә этәрә. Чынлап та, еламаган балага сөт эчермиләр (халык мәкале) бит.

Альбина Тулякованың менә авырлык турында уйларга бөтенләй вакыты юк. Ире Тимур белән алар 5 бала үстерәләр, 6нчысын тәрбияләргә алганнар. «Кочевник» этнофермалары бар. Умартачылык, атлар һәм кәҗәләр үрчетү белән шөгыльләнәләр.

Фермада атта йөрергә, мал-туар белән танышырга, бал, чәй һәм үзләре җитештергән ит сатып алырга мөмкин. Җирле халык балык һәм җиләк-җимеш тәкъдим итә. Тәҗрибә күрсәткәнчә, кунакларның ял көннәрендә килү теләкләрен искә алып, ул мөмкинлекне дә булдырырга хыялланалар.

Декрет ялында да Альбина тик утырырга тырышмый. Гел эзләнә, укый, яңаны өйрәнә. Үткән ел ул өлкәнең инвестицион агентлыгы оештырган фермерлар мәктәбендә белем ала. Авыл туризмы буенча информацион турда катнаша. Шунда ял көне туры турындагы идея дә ныгый гына төшә.

Быел «Әни-эшмәкәр» федераль белем бирү программасы кысаларында бизнес-проектларны тәкъдим итү-яклауда үзен сынап карый. Анда бизнес нигезләре белән таныша, юридик яктан киңәшләр ала, үзенең бизнес-проектын төзи. Альбинаның «Бурбар» мәдәни-этнографик туристлык объекты проекты иң яхшы идея дип табыла һәм аны тормышка ашыру өчен җиңүче грант сыйфатында 100 мең сум акча белән бүләкләнә.

Ял көнендә табигатькә якын килеп, авыл тормышы белән якыннан танышырга, атта йөрергә, хайваннар белән аралашырга, умартачылык серләрен белергә теләүчеләр өчен төрки стильдә тирмәләр төзергә Туляковлар гаиләсе Башкортстаннан оста Газинур Зариповны чакырырга планлаштыра.

«Әле бу эшкә аз керемле гаилә буларак социаль хезмәтләр биргән акча да кереп китәчәк», — диләр. Гаиләнең бу юнәлештә азмы-күпме тәҗрибәсе бар инде. Алар 40 гектар җирләрендә кунакларны атларда йөрткәннәр, уеннар, мастер-класслар оештырганнар, милли ашлар белән сыйлаганнар. Кәҗә фермасында да булганнар.

— Мин фермада аттан ук атуны үстерергә телим, инде уклар сатып алдык, теләүчеләрне ук белән эш итәргә өйрәтә дә алабыз. Киләсе елга иппотерапия белән шөгыльләнмәкче булам, — дип уртаклаша Альбина. — Авылда татар йортын булдырырга фикердәшләр табасым килә. Без бергәләшеп кунаклар өчен тарихи Бурбарга «мини-сәяхәт» оештыра алыр идек.

«Әни-эшмәкәр» программасында без үз эшеңне башлап, аны гаилә турында кайгырту белән бергә алып барырга өйрәтәбез. Беренче карашка катлаулы һәм куркыныч тоелырга мөмкин. Асылда, без старт өчен гамәлләр алгоритмын бирәбез, бизнес дөньясының серләрен ачабыз, алга барырга мөмкинлек күрсәтәбез», — диләр белем бирүне оештыручылар. Туляковлар гаиләсе кебек тырышлар, алга карап эш итүчеләр әлеге мөмкинлекне файдалана беләләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100