news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самараның Халыклар дуслыгы паркында татар йорты ясап куйганнар

Бәйрәм көнне татар өенә кергән һәрбер кунак чәй һәм татлы бәлеш, кош теле һәм бавырсак белән сыйланды.

Самараның Халыклар дуслыгы паркында татар йорты ясап куйганнар
http://samtatnews.ru

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ»). «Бердәмлек» газетасы Самара шәһәрендә ачылган «Халыклар дуслыгы паркы» белән таныштыра.

12 сентябрьдә, җиденче мәртәбә уздырылучы Халыклар дуслыгы көнендә, Куйбышев районы-ның Волгарь бистәсендә «Халыклар дуслыгы паркы» ачылды. Чара Самара шәһәренең 435 юбилейлы туган көненә туры китерелгән иде.

Милли авылдагы төзелеш барышы белән «Бердәмлек» газетасы укучыларыбызны 6 — 7 ел буена даими таныштырып барды. Шулай да кабатлап әйтәсе килә: милли авылны төзү идеясе авторы һәм башкаручысы — «Самара өлкәсе халыклары Союзы» иҗтимагый оешмасы рәисе, «Амонд» төзү компаниясенә нигез салган Россиянең Мактаулы төзүчесе Ростислав Ераст улы Хугаев. Ул үз алдына куелган бурычны төгәл үтәде — түп-түгәрәк мәйдан читендә урнашкан 20 өйнең дә үз йөзе, үз милләте бар, дип әйтергә була.

Проектлар өстендә архитекторлар, тарихчылар, этнографлар, милли-мәдәни оешмалар эшләде, һәм милли парк үткән якшәмбедә халык хозурына тәкъдим ителде. Менә бу бай таш өй, әлбәттә, яһүд милләтенеке, кечкенә тәрәзәле ап-ак хата — украиннарныкы, челтәрле тәрәзә капкачлары — чувашларныкы булса кирәк, ә Кавказ халыкларының өйләре ике катлы, осетиннарның таш кирмәне артыннан хәтта каланча да күренеп тора.

Дала халыклары тирмә сыман өйләрдә яшиләр, өй җиһазлары юк диярлек, тик келәмнәр генә бизи аны. Ә шулай да чаршау артында ирләр бүлмәсе — аерым, хатыннар һәм балалар бүлмәсе — аерым. Ә менә бусы, өй кыеклары, тәрәзә капкачлары яшел челтәр белән бизәлгәне, ерактан ук татарларны үзенә тартып тора торганы — безнеке.

Тыштан ук матур һәм җыйнак булып күренгән йорт эченә өй, кое, мунча, сарай, гөлбакча, хәтта Әхтәм абый Ногманов китереп куйган арба да сыйган. Ә өенә керсәң — шушында яшәп каласы килә: бүген олы яшькә кергән татарларның бала чагында тәгәрәшеп уйнап үскән сәкесе, акшарланган миче, аш-су почмагындагы кирәк-яраклар — тәпән һәм иләкләр, чуен һәм чүлмәкләр, самавыр һәм чәйнекләр, мәтрүшкәле чәй һәм өчпочмак исләре һәрберебезне үткән гасырга алып кереп китә сыман.

Ә инде ир белән хатын бүлмәсендәге бишек һәм сандыклар, чиккән мендәр-сөлгеләр, суккан палас-келәмнәр, агачтан ясалган көзге-буфетлар бу картинаны тулыландырып җибәрә. Могҗиза инде, әле бер ай элек кенә буш булган өебез бүген тулы тормыш белән яши башлаган. Монда күп милли-мәдәни оешмалар активистларының, дин әһелләренең эше кергән.

Бәйрәм көнне татар өенә кергән һәрбер кунак чәй һәм татлы бәлеш, кош теле һәм бавырсак белән сыйланып чыга алды. Шуны да әйтеп үтәсе килә: бу көнне тик татар өе генә кунаклар кабул итеп, чәйләр эчереп, сыйлап җибәрде. Башка өйләрдә өстәлгә ризык куелган булса да, тик экспонат өчен генә иде.

Бигрәк тә 1991 — 2007 елларда өлкә губернаторы булып эшләгән Константин Титов һәм аның хатыны Наталья белән очрашу күңелле узды. Алар татарларны сагынып килгәннәр иде һәм, озак итеп чәйләп, бергә-бергә Җәмигъ мәчетен төзегән, Тарихи мәчетне татарларга кайтарган, «Яктылык» мәктәбен ачкан, Сабантуйларында бергәләп ял иткән чак-ларын сагынып, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, Тарихи мәчет рәисе Усман хәзрәт Илингин, «Туган тел» җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров, өлкә милли мохтарияте рәисе Әнвәр Горланов һәм башка активистларыбыз истәлекләргә бирелеп утырдылар.

Ахырда Константин Алексеевич хөрмәтле кунакларны терки торган дәфтәргә матур теләкләрен язып калдырды, ә тарихчы Шамил Галимов «Татарские села Самарского края» дип аталган китабын бүләк итте.

Хәзерге губернаторыбыз Дмитрий Азаров һәм бәйрәмгә килгән мөхтәрәм кунаклар да татар өенә сугылдылар. Аларны өйнең хуҗабикәләре — «Яктылык» мәктәбе укытучысы һәм музей хезмәткәре Асия Сәйфетдинова, «Алтын инә» ательесы хуҗабикәсе, милли күлмәкләр тегү һәм чигү остасы Гөлнара Насыйрова һәм өй җиһазлары, чисталык һәм төзеклек өчен җавап бирүче Әлфия Хуҗанова, мөфти һәм милли оешмалар җитәкчеләре һәм вәкилләре каршы алдылар. Асия Госман кызы татар туенда киленне каршы алу йоласы турында сөйләде, өебезне күрсәтеп чыкты.

Кунаклар бавырсактан авыз иттеләр һәм башка өйләрне карарга киттеләр. Ә татарлар көне буе үз өйләрендә җырлашып та биешеп, сөйләшеп тә киңәшеп утыруларын дәвам иттеләр. Рәхмәт хуҗабикәләргә, чын татарча каршы алып, чәй эчереп, өчпочмаклар ашатып, һәр кунакны зурлап озатып торганнары өчен!

Ә мәйданда тамаша дәвам итә. Бу көнне, әлбәттә, игътибарның олысы шушы авылны төзегән Ростислав Хугаевка иде. Хәтта Россия Президенты Владимир Путин да этнопаркыбыз турында хәбәрдар булып чыкты. Ул өй туйлары белән котларга президент администрациясе җитәкчесе урынбасары Магомедсәлам Магомедовны җибәргән, дәүләт Думасы депутатлары вәкилләре дә читтә калмаган.

Ростислав Хугаевка теләктәшлек белдерү өчен Осетиядән зур гына делегация килгән. Көньяк Осетия президенты Анатолий Бибилов, Төньяк Осетия башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Сергей Меняйло, Аланиянең Б.Галаев исе-мендәге «Симд» җыр һәм бию ансамбле милли авылны ачу бәйрәмен бермә-бер бизәделәр.

Президент котлавында «Халыклар дуслыгы паркы» күләмле, кызыклы һәм белем бирүгә юнәлдерелгән проект дип аталган булса, Магомедсәлам Магомедов, аның әһәмиятен тагын да тирәнәйтеп, Самара өлкәсендә төрле милләт халыклары арасында дуслык һәм аңлашучанлык булдыру өчен бик күп эшләр эшләнүен һәм бу гамәлнең бөтен ил халкы өчен үрнәк булып торуын әйтеп үтте. Россия Федерациясенең мәдәният министры Ольга Любимова исә әлеге архитектура ансамбленең Идел буйлап сәяхәткә чыккан туристлар маршрутына да кертеләчәгенә ышаныч белдерде.

Анатолий Бибилов, төзүчеләргә рәхмәтләрен әйтеп, әлегә кадәр беркайда да мондый милли авыл күргәне булмавы турында искәртеп үтте. «Бу проект төбәк кысаларында гына түгел, бөтен ил, хәтта чит илләр дәрәҗәсендә дә тормышка ашырылырга тиешле мөһим эш», — диде Көньяк Осетия президенты.

Сайлаулар алдыннан Дәүләт Думасы депутатлары Александр Хинштейн, Леонид Симановский, Виктор Казаков та Самараның төзекләнә, чистара, матурая баруына игътибар иттеләр, «Дуслык паркы», уникаль объект буларак, мил-ләтләр дуслыгын ныгытуга үз өлешен кертер, дигән ышаныч белдерделәр.

Алардан соң сәхнәгә кабат милли коллективлар чыктылар, кайберләре профессиональ дәрәҗәдә чыгыш ясадылар. Ә безнең «Яктылык» татар мәктәбе каршында эшләп килүче «Йолдыз» бию ансамбле «Ярмәк вагы”н биеп тамашачыларны таң калдырды.

Татар өе тәрәзәсеннән бөтен мәйдан да күренеп, сәхнәдә чыгыш ясаучылар да күренеп-ишетелеп торды. Балалар, вакка бии-бии арыгач, үз өебезнең сәкесенә кереп аудылар, аяк киемнәрен салып, чәй эчеп, кош теле ашап, хәл җыйдылар. Нинди рәхәт икән бит ул милли чаралар узган авылда үз өең булу!

Сез дә, милләттәшләрем, барып карагыз әле шушы уртак өебезне. Кызганыч, Безымянка, Красная Глинка, Новая Самара кебек районнардан ераграк ул. Ә менә шәһәр үзәгеннән күпер аша гына, дисәң дә була. Этнопарк каршында гына Тимер юл вокзалыннан килүче 80 санлы автобус тукталышы. Дөрес, әлегә Этнопаркның эш сәгатьләре билгеле түгел, газетаны карап барыгыз, билгеле булгач та, бастырып чыгарырбыз, дип яза Эльмира Шәвәлиева.

Әнәс Мингалиев фотосурәтләре.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100